123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 17.10.2020

Әлки районында сарымсак плантациясе булачак

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 17 октябрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Әлки районының Борискино авылында яшәүче Вячеслав Тутеров 12 гектар җиргә сарымсак утырта. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Моның өчен ул күрше Спас районыннан җиде капчык югары сортлы сарымсак орлыгы сатып алган. Әлеге культураның чәчкечен Вячеслав арендага алып торган. Махсус ашламалар да сатып алган. Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина Вячеславның авыл тормышы өчен янып-көеп йөрүен, кышларын үзенең тракторы белән урамнарны кардан чистартырга булышуын сөйләде. Читать дальше...

Актанышның Татар Ямалы мәктәбендә сугыш ветераны истәлегенә Хәтер тактасы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 17 октябрь, «Татар-информ», « Актаныш таңнары »). Актаныш районының Татар Ямалы мәктәбендә сугыш ветераны Илнур Ирек улы Нургалиев истәлегенә хәтер тактасы урынаштырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Ильнур Нургалиев 2006 елның декабреннән 2007 елга кадәр тынычлык урнаштыру өчен кораллы Грузия-Абхазия конфликты зонасына китә. Кызганычка, Актаныш егете 2007 елның 13 гыйнварында хәрби бирем үтәгәндә һәлак була. Тантанада  хәрби ветераннар, мәктәп укучылары, авыл халкы һәм Илнурның туганнары катнашты.

Аксубай егетләре хәрби хезмәткә Мәңгелек ут яныннан китте

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 17 октябрь, «Татар-информ», « Авыл таңнары »). Аксубай районында хәрби хезмәткә чакырылучыларны Татарстан Хәрби комиссариатының җыелу пунктына Мәңгелек ут яныннан озаттылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Егетләрне традиция буенча хөрмәт белән, хәер-фатиха биреп озаттылар. Озату урыны гына үзгәрде — тантана Дан монументы территориясендә Мәңгелек ут алдында узды. Озату хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында куркыныч вирус авыруы таралуга юл куймау шартларында узды. Бу көнне Татарстан... Читать дальше...



Әгерҗе районы башлыгы «Йолдызлык 2020» фестивалендә катнашучылар белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 17 октябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» , Дания Абзалиева). Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев «Созвездие–Йолдызлык-2020» телевизион фестиваленең суперфиналында катнашучылар белән очрашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Созвездие — Йолдызлык 2020» фестиваленең суперфиналына барып җиткәнче, аларга катлаулы да, кызыклы да юл узарга туры килгән. Болар — репертуар сайлау, костюмнар әзерләү, дистәләгән репетицияләр. Аннан район күләмендә сайлап алуда катнашу, зона этабында чыгыш ясау һәм, ниһаять, Казанга барып җитү. Читать дальше...

Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 октябрьдә, Татарстан буенча урыны белән көчле җил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республика территориясендә иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә җилнең тизлеге вакыты белән секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

Татарстанда коронавирустан вакцина эшләү өчен финанслау көтәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда коронавирустан вакцина эшләүне дәвам итү өчен финанслау көтәләр. Бу турыда Казан федераль университетының прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. «Хәзер безнең аденоассоцияләнгән вируска нигезләнгән препаратның икенче версиясе бар. Әлегә ул туктатылган. Бездә лаборатория үрнәге бар, әмма җәнлекләрдә тикшеренү уздыру өчен өстәмә акча кирәк, әлегә без көтәбез», — диде Альберт Ризванов. Читать дальше...

Вируслар буенча белгеч: ХХ гасыр башындагы грипп пандемиясе кабатланырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Дөнья грипп пандемиясенең кабатлануын көтә ала, XX гасыр башында 100 миллионга якын кеше гомерен алып киткән авыру «испанка» дип аталган. Казан федераль университетының прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шундый фикер белән уртаклашты. «Испанка» кабатлануы (узган гасыр башында грипп пандемиясе) мөмкин вариант», — диде биология фәннәре докторы. Даими рәвештә, һәр берничә ел саен... Читать дальше...

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 1,3 тапкыр арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар 7770 кешегә җиткән (яки 100 мең кешегә 208,1 авыру). Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова республика Министрлар Кабинетында киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. «Сентябрь белән чагыштырганда... Читать дальше...



Чаллыда «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 25 миллион сумнан артык акча җыелган

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 17 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). «Җәмигъ» мәчетен төзи башлауга 28 ел үткәч, җәмәгатьчелекнең актив ярдәме белән төзелеш тулы көченә бара. Бүген төзелеш мәйданчыгында дини комплексның диварлары күтәрелә. Бу елга планлаштырылган эш күләме үтәлгән, түбәне ябасы һәм гөмбәз урнаштырасы гына калган. Быелдан башлап, Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм итү фонды сайтында онлайн-режимда теләге булган һәркем төзелешнең ничек баруын күзәтә ала. Коронавируска кадәр беренчел исәпләүләр буенча... Читать дальше...

Чаллыда аягын сындырып, өенә кайта алмаган ир-атка ярдәм иткәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда аягын сындырып, өенә кайта алмаган ир-атка ярдәм иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә 13.05 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына ЗЯБ бистәсендә Саначин яр буенда ир-ат ятуы турында хәбәр ителгән. 6нчы зональ янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре урында 62 яшьлек ир-атның аягы сынуын ачыклаган. Ир-атны ашыгыч ярдәм машинасына алып барганнар. Читать дальше...

Viber мессенджерында Татарстанда коронавирус турында хәбәрләр каналы барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Viber мессенджерында «COVID-19 Татарстан» яңа каналы барлыкка килде. Анда республикада коронавирус вазгыяте үсеше турында хәбәрләр чыгачак. Төбәктә Viber кулланучылар мессенджерда Covid-19 турында актуаль һәм дөрес мәгълүмат алачак.  «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлүе турында хәбәр иткән иде.

«Поле чудес»та җиңгән Руслан Әмиров: Җиңү турында уйламадым да - «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Гөлгенә Шиһапова). Кичә Беренче каналның «Поле чудес» тапшыруы ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Җомга кичебез тапшыру карап кына түгел, үз якташларыбыз, Татарстаныбыз өчен горурланып узды. Уенда җиңү яулаган Түбән Кама егете Руслан Әмиров өчен дә бик куандык. «ВТ» хәбәрчесе Руслан белән элемтәгә кереп, аның хис-кичерешләре, тормышы турында кызыксынды. Җырга-моңга мәхәббәтне әти тәрбияләде — Шәһәр баласы булсам да, мин үземне Актанышныкы итеп саныйм. Читать дальше...

Татарстан кешесе биржада акча эшләргә теләп миллион сум акчасын югалткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан кешесе биржада акча эшләргә теләп миллион сум акчасын югалткан. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлмәттә яшәүче 43 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул интернетта тиз акча эшләү рекламасын күргән, сылтама буенча кереп, анкета тутырган һәм телефон номерын калдырган. Бер атнадан аңа ир-ат шалтыраткан һәм үзен брокер дип таныштырган. Ул хатын-кызга фонд биржасында акча эшләргә тәкъдим иткән. Читать дальше...

Татарстанда бер елда 56 км юл төзелгән һәм 372 км юл ремонтланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда быел 56 км юл төзелгән һәм 372 км төбәк юллары ремонтланган. Мондый мәгълүматларны Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан котлауда әйтте. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Фәрит Хәнифов сүзләренчә, Татарстанда юл тармагында проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла. «Без федераль юлларны төзүне һәм ремонтлауны дәвам итәбез. Чувашия чигеннән алып Иннополис чишелешенә кадәр М7 реконструкцияләнә.

Вирусолог коронавируска иммунитетның ничек барлыкка килүе турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Коронавируска иммунитет авырганнан соң берничә ел дәвамында сакланырга мөмкин. Бу турыда Казан федераль университетының прецизион һәм регенератив медицина фәннни-клиник үзәгенең директоры Альберт Ризванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. «Иммунитет ныграк булыр дип уйлыйм. 2000 ел башында таралган коронавирусның SARS-CoV-1 төре берничә елга антитәнчек барлыкка китерде. Хәзерге коронавирус белән дә шул вазгыять булыр дип уйлыйм», — диде биология фәннәре докторы. Читать дальше...

Бүген ислам дөньясы Рабигыль-әүвәл аена керәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген кояш баегач, ахшам намазыннан соң бөтен ислам дөньясы рабигыль-әүвәл аена керәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте. «Бу ай бер кешелек өчен генә түгел, барча галәмнәргә иң соңгы һәм иң өстен Илче буларак җибәрелгән, Аллаһының рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көнен билгеләүче Мәүлид ән-Нәби белән истәлекле булганга, башкача аны Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Читать дальше...

Татарстанның Нурлат районында ир-ат йорты белән бергә янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Нурлат районында ир-ат йорты белән бергә янган.  Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 5.00 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Петровский бистәсендә Ленин урамында йорт һәм ишегалды корылмалары януы турында хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләр бары тик 7.00 сәгатьтә генә янгынны тулысынча сүндерә алган. Корылмаларны тикшергәндә ир-ат мәете табылган. Читать дальше...

Татарстанда барлык мәйданның 88 процентыннан көнбагыш җыеп алганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан кырларында 105 мең гектардан көнбагыш җыеп алынган, ягъни бу культураның гомуми мәйданының 88 проценты дигән сүз. 172 мең тонна уңышны җыеп алганнар, бер гектардан уртача уңыш 16,5 центнер тәшкил итә. Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмәне барлык муниципаль... Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Аларның берсе читтән кергән, 38 кеше авыру белән элемтәдә булган. Биш кеше - хастаханәдә, 34 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән хәбәрдә. Иң күп авыручылар (18 кеше) — 30 яшьтән алып 50 яшьтәгеләр. 16 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча Covid-19 белән авыруның 7770 очрагы теркәлгән. Республикада коронавирус пандемиясе таралганнан бирле... Читать дальше...


Музыкальные новости
Певец

Певец Григорий Лепс откроет караоке-бар Leps Bar в Петербурге





Персональные новости
Сбер

Единственный на Алтае аэропорт полностью выкупил Сбер





Татарстанда ташламалы ипотека программасы буенча 16,5 миллиард сум бирелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Ел башыннан алып Татарстанда 16 млрд 562,97 млн сумлык 6671 ташламалы ипотека кредиты бирелгән. Бу турыда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Соңгы атнада республикада яшәүчеләргә 925 миллион сумлык 345 ипотека кредиты бирелгән», диделәр ведомствода. Агымдагы елның апрелендә 6,5 процентлы ставка белән ташламалы ипотека программасы эшли башлады. Ул төзелеш базарын стимуллаштыру һәм коронавирус пандемиясе... Читать дальше...

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Covid-19 дан дексаметазонның нәтиҗәлелеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Дексаметазон Covid-19 коронавирусының авыр формасы вакытында үзенең нәтиҗәлелеген раслаган бердәнбер дару булып чыкты. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Адан Гебрейесус сүзләренә сылтама белән оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры сүзләренчә, киң күләмле тикшеренүнең нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ремдесивирның һәм интерферонның үлем очраклары кимүенә яки хастаханәдә булу вакытын кыскартуга йогынтысы аз. Читать дальше...

Татарстанда күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт 96,91 процентка төгәлләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 96,91 процентка төгәлләнде. Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Читать дальше...

Миңнеханов WorldSkills Генераль ассамблеясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә WorldSkills хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткән кайбер эшлеклеләр арасында WorldSkills Генераль ассамблеясенең Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. WorldSkills генераль ассамблеясе 13 һәм 14 октябрьдә цифрлы форматта узды. Чарада җитмештән артык ил вәкиле катнашты. Ассамблеяда WorldSkills хәрәкәтенең яңа әгъзаларын (Азәрбайҗан, Кения һәм Үзбәкстан) сәламләделәр. Читать дальше...

Вирусолог коронавирусны булдырмый калу ысулы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Белгечләр битлек һәм социаль дистанция саклау Covid-19 коронавирусы эпидемиясен җиңәргә ярдәм итәчәк дип ышана. Бу хакта вирусолог биология фәннәре докторы Альберт Ризванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. «Битлек вирус йоктыру ихтималын 70 процентка киметә. Шуңа күрә син вирус ияртеп, әйләнә-тирәдәгеләрне йоктыра башламасын өчен битлек киеп йөрү мөһим. Әгәр шул ук вакытта барысы да социаль дистанцияне үтәсә, авыру йоктыру ихтималы бер процентка кадәр кими. Читать дальше...

Мәскәүдә җомга намазын Рабигыль-әүвәл ае башлануга багышладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). 2020 елның 16 октябрендә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә җомга намазы Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) туган айга — Рабигыль-әүвәл ае башлануга һәм әхлак темасына багышланды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Аләветдинов дин әһелләренә Аллаһның соңгы илчесенең зирәклеген тирә-юньдәгеләргә сүзләр белән генә түгел, беренче чиратта, изге эшләр һәм әхлаклы булу белән җиткерергә өндәп мөрәҗәгать итте. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

RU.TV превращает Русскую Музыкальную Премию в Мюзикл


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко: я предпочитаю смотреть мужской теннис, а не женский


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Кабардино-Балкарии стартует крупнейшая экологическая акция «Вода России»





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о формировании взаимовыгодного международного сотрудничества


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко: на территории Польши и Прибалтики готовят атаки на восток




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

Проводивший панихиду по Навальному* священник запрещен в служении



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Борис Гребенщиков

Борис Гребенщиков сообщил, что не знает, кто такой Богомолов



Москва

Арестован злоумышленник, ранивший мотоциклиста на Краснодарской

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net