123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 06.10.2020

Апас районы кырында трактор янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Апас районы кырында тракторга ут капкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләргә Дәвеш авылы янында трактор януы турында 19.00 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Алар янгынны сүндергән. 40 яшьлек йөртүче ут капкан трактордан чыгарга өлгергән. Зыян күрүчеләр юк. Авыл хуҗалыгы техникасына ут кабу сәбәбен ачыклыйлар.

Түбән Камада Илдус Мортазинның шәхси күргәзмәсе эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Каманың комплекслы музеенда чираттагы вернисаж — Татарстан атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Мортазинның шәхси күргәзмәсе эшли башлады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Чәчәк ат, туган ягым» күргәзмәсендә шәһәр күренеше, Сабантуй һәм татар авылы күренешләреннән 29 эш тәкъдим ителә», — ди музей хезмәткәрләре. Гомумән, Илдус Мортазин иҗаты шәһәр һәм республикада гына түгел, гомумән, ил күләмендә лаеклы урын алып тора. Читать дальше...

Татарстанда бераз яңгыр көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, чәршәмбе көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак, бераз яңгыр явачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Көньяк-көнбатыштан, көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә. Төнлә һава температурасы +4…+9 градус була. Көндез 16 градуска кадәр җылыта.



Айдар Сәлимгәрәев: Зур шәһәрләрдә матбугат сату киоскларын арттыру бурычы тора

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Зур шәһәрләрдә матбугат басмаларын сату киосклары санын арттыру бурычы тора. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Дәүләт Советында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында шул хакта әйтте. «Газета журналларны ваклап сату көнүзәк мәсьәлә булып тора. Кемнеңдер язылырга акчасы җитмәскә мөмкин. Кемдер берәмтекләп сатып алырга тели... Читать дальше...

Банк картасындагы акчаны чит кешеләрдән саклау өчен кагыйдәләр билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Россия сыйфат системасы (Роскачество) оешмасы банк картасындагы акчаны саклау һәм мошенниклар тозагына эләкмәү өчен ярдәм итә торган кагыйдәләрне искә төшерә. Бу киңәшләр оешманың рәсми сайтында чыкты. «16 саннан торган карта номерын башка кешегә әйтергә була; картаны куллану вакытын һәм номеры белән бергә хуҗасының исемен әйтү киңәш ителми, чөнки кайбер сайтларда өч санлы CVV кодыннан башка да түләүләр башкарып була», — диелә хәбәрдә.   Әгәр CVV мәгълүматы интернет челтәренә чыкса... Читать дальше...

Сыйныф җитәкчеләре 5 мең сумлык беренче федераль түләүләрне алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан укытучылары сыйныф җитәкчелеге өчен 5 мең сумлык беренче түләүләрне алды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Федераль бюджеттан ай саен түләнә торган пособие 1 сентябрьдән сыйныф җитәкчесе булып эшләүче барлык укытучыларга бирелә. Федераль бюджеттан айлык түләүләр өчен быел республикага 619,4 млн сум бүлеп бирелде, 2021 елдан башлап бу сумма 1 млрд 858,2 млн сум була. «Республика бюджеттыннан алдан билгеләнгән түләүләр дә бирелә. Читать дальше...

Иң яхшы билингваль балалар бакчалары бәйгесе дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алучыларны сайлап алу конкурсының  2 этабы башланды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча 10 балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә грантлар белән бүләкләнә. 15 октябрьгә кадәр экспертлар комиссиясе сайлап алу конкурсының икенче этабында катнаша торган 25 белем бирү оешмасы эшчәнлеге белән таныша. Әлеге этап кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге... Читать дальше...

Татарстан кырларында рапс җыю төгәлләнеп килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көнгә Татарстанда 26 район игенчеләре рапс җыюны төгәлләделәр, 148772,2 тонна уңыш җыелган. Азнакай, Апас, Балык Бистәсе, Чүпрәле, Аксубай, Баулы һәм Лаеш районнары урып-җыюны төгәлләп киләләр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Оператив белешмәдән күренгәнчә, ашлык кукурузы 3,2 мең гектардан (фаразга карата 7,2%) 19,6 мең тонна җыеп алынган. Көнбагыш 58,4 мең гектардан (фаразга карата 48,7%) 98,9 мең тонна җыеп алынган. Читать дальше...



Бездә үзара салым акчасын бирми калучылар юк — «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Гөлсинә Хәбибуллина). Килешәсездер: соңгы берничә елда авылларда шактый зур үзгәрешләр булды. Хөкүмәт программалары нигезендә төзелгән, яңартылган биналар күзгә күренеп арта, алар авылларга икенче сулыш бирде. Әлеге биналарның бер тирәдә булуы исә авыл үзәкләрен заманчалаштыра да куя. Балтач районының Борнак авылында да шундый хәл: өр-яңа мәктәп-бакча, капиталь ремонттан соң клуб, җирле үзидарә биналары, төзекләндерелгән мәчет, яңа  урынга күчереп салынган... Читать дальше...

Татарстанда танышын үтереп, мәетен елга буенда яндырган ир-атны ун елга хөкем иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда танышын үтереп, аның мәетен елга ярында алып барып яндырган ир-атны 10 елга кырыс режимлы колониягә хөкем иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Судта ачыкланганча, апрель урталарында Аксубай районының Мюд авылында яшәүче 30 яшьлек исерек ир-ат кибет янында үзенең танышы белән сүзгә килә. Алар җигелгән ат арбасына утыралар, ызгыш дәвам итә. Җинаятьче ир-ат танышын тимер таяк белән кыйный. Читать дальше...

Минзәләдә яшәүче яшь җырчы «Ты супер!» тамашасында катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бу якшәмбедә, 11 октябрьдә, НТВ каналында «Ты супер!» тамашасының яңа чыгарылышында Минзәләдә яшәүче 14 яшьлек Данила Новиков чыгыш ясаячак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Даниланы әбисе тәрбияли. Ул үзен баланы дөрес тәрбияләүгә генә түгел, ә аның талантын ачуга да багышлаган. Даня әбисенә бик рәхмәтле һәм проекттагы чыгышын бердәнбер яраткан кешесенә багышларга тели. Яшүсмер вокал белән беренче сыйныфта укыганда мәктәптәге түгәрәктә шөгыльләнә башлый, ә... Читать дальше...

Татарстан Диния нәзарәте мәчеткә шәхси намазлык белән йөрергә киңәш итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте коронавирус инфекциясенә каршы саклык чаралары, җәмәгать намазларында саклану чараларын үтәү турында искәртте. Бу хакта нәзарәтнең сайтында хәбәр ителә. «Сездән сулыш органнары өчен шәхси саклау чараларыннан (битлекләрдән) файдалануыгызны һәм мәчетләргә шәхси намазлык белән йөрүегезне үтенәбез», - диелә хәбәрдә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан... Читать дальше...

Чаллыда танылган балалар хирургы вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 6 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстанның атказанган табибы, уролог, балалар хирургы Минхәбир Шәйдуллин 78 яшендә вафат булды. Минхәбир Шәйдуллин 49 ел медицина өлкәсендә эшләде. Ул Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, күп еллар дәвамында 2 нче номерлы күп профильле балалар хастаханәсенең хирургия бүлеген җитәкләде, шәһәрнең баш балалар хирургы булды. Соңгы сигез елда ул «ТАНАР» гаилә клиникасында уролог һәм балалар хирургы булып эшләде. Хезмәттәшләре әйтүенчә... Читать дальше...

Марат Әхмәтов: Тел белән бәйле вазгыятьне үзгәртүдә Казан һәм Чаллыга өметләнәбез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тел белән бәйле вазгыять үзгәрүдә Казан һәм Чаллыга өмет баглавын әйтте. Бу хакта ул Дәүләт Советында комиссия утырышында сөйләде. «Республиканың муниципаль районнарында игелекле гамәлләр белән проблеманы тоткарлап тора алсак та, Казан белән Чаллыда үзгәреш ясый алмасак, киләчәгебездә өмет юк», — диде Марат Әхмәтов. Читать дальше...

Шамил Садыйков: Социаль челтәрләрдә балалар өчен татар мохите булдырырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләчәк турында уйласак, балаларга интернетта, социаль челтәрләрдә татар мохитен булдырырга кирәк. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Дәүләт Советында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында шул фикергә басым ясады. «Балалар һәм яшүсмерләр өчен журналлар бар. Аларның киләчәге интерактив, мультимедияле булса гына бар. Без җитештергән контент интернетта, социаль челтәрләрдә булмаса, юк дигән сүз. Читать дальше...

Мәчетләр арасында бәхәс сәбәпле, Омскида Токио имамы истәлегенә стела куя алмаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Омск өлкәсенең Тара шәһәре имам-мөхтәсибе Радик (Әхмәт) Әхмәтов Япониянең беренче мөфтие саналган, Токионың имам-хатыйбы булган Габдрәшит Ибраһимовның исемен мәңгеләштерүдәге проблемалар турында «Татар-информ» журналистына сөйләде. Тарихи шәхеснең исемен мәңгеләштерүгә шәһәрдәге ике мәчет арасындагы бәхәс комачаулый, ди ул. «Тарада Ермакка һәйкәл куйганда татарлар тарафыннан дәгъва булгач, мэрия: „Сезнең дә берәр танылган кешегезгә һәйкәл куйыйк“, — диде. Читать дальше...

Россиядә Covid-19 вакытында интенсив терапиягә мохтаҗ пациентлар саны билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 вакытында реанимация ярдәменә мохтаҗ булган кешеләр саны билгеле. Бу хакта медицина фәннәре докторы, профессор, инфекционист Николай Малышевка сылтама белән РИА Новости яза. Табиб мәгълүматлары буенча, коронавирус инфекциясе вакытында Россиядәге пациентларның якынча 4 проценты интенсив терапиягә мохтаҗ. «Төрле мәгълүматлар буенча, пациентларның 4 процентка якыны реанимация ярдәменә, интенсив терапиягә мохтаҗ», — диде белгеч. Алдарак «Татар-информ»... Читать дальше...

Казанда Шиһабетдин Мәрҗани йортын реставрациялиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Шиһабетдин Мәрҗани йортында реставрация эшләре башланды. 1858 елда төзелгән бина мәдәни мирас объекты булып тора. Реставрация тәмамланганнан соң бинада күренекле татар эшлеклесенә багышланган музей барлыкка киләчәк. Бу хакта Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезәмте хәбәр итә. Эшләр башланыр алдыннан белгечләр югалган элементларны максималь төгәллек белән торгызу өчен тарихи-архив тикшеренүләрен уздырган. Шулай итеп, йортның кирпеч коймасы һәм ишек өстендәге япмалары яңадан торгызылачак. Читать дальше...

Путин Дума оппозициясен Конституциянең яңа нормаларын гамәлгә ашырырга өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы депутатларына ил Конституциясенең яңа нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча бик четрекле эш башкарырга туры киләчәк. Законнарга кертелгән төзәтмәләр турында фикер алышканда барлык фракцияләрнең дә вәкилләре катнашырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин фракция башлыклары белән әңгәмә вакытында шул хакта әйтте. «Конституциягә тәкъдим ителгән үзгәрешләр буенча фикер алышканда күзәтелгән фикерләр, идеяләр күптөрлелегенә хәзер дә ихтыяҗ бар. Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт «Юрий Башмет, Константин Хабенский, ансамбль «Солисты Москвы». К. Сен-Санс «Карнавал животных»





Персональные новости
Олимпиада

Олимпиада по финансовой грамотности МГУ проходит при поддержке СберСтрахования жизни





Белозеров Песошинга Куйбышев тимер юлларының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Куйбышев тимер юллары җитәкчесен тәкъдим итүдә катнашты. Чара видеоконференция режимында узды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе — генераль директор Олег Белозеров Куйбышев тимер юллары җитәкчесе итеп Вячеслав Дмитриевның билгеләнүен әйтте. Ул 2018 елның мартыннан Россия тимер юллары филиалы — Куйбышев тимер юлында баш инженер вазифасында булган. Читать дальше...

Марат Әхмәтов: Телгә хезмәт итүне дәүләт заказы дип кенә кабул итәргә ярамый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Телгә хезмәт итүне дәүләт заказын үтәү дип кенә кабул итәргә ярамый. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов шулай дип белдерде. «Телгә хезмәт итүне дәүләт заказы үтәү дип кенә кабул итәргә ярамый. Бу вазифага җаныгыз-тәнегез белән бирелергә кирәк. Эзләгез, үтемле чаралар күп. Проблеманы сез миңа караганда яхшырак беләсез»... Читать дальше...

«ШАЯН ТВ» каналы вәкиле «ТЭФИ-KIDS 2020» милли премиясе финалчылары арасына кергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 5 октябрьдә Мәскәүнең Et Cetera театры бинасында «ТЭФИ-KIDS 2020» телевизион милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булган. «ШАЯН ТВ» каналы вәкиле Гөлназ Газизҗанова 30 финалчы арасына кергән. Бу турыда каналның матбугат хезмәте хәбәр итте. «Кызыл келәмнән хезмәттәшебез Гөлназ Газизҗанова үтте. Ул бәйгенең 30 финалчысы исемлегенә керде һәм кичәге тантанада каналыбызның данын яклады», — дип уртаклаша канал. Гөлназ Газизҗанова режиссерлыгындагы «Бергәләп... Читать дальше...

Казанда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова истәлегенә мемориаль такта куячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда язучы Кави Нәҗми һәм тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова истәлегенә мемориаль такта куелачак. Әлеге указны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. «Татарстан Мәдәният министрлыгының, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең К. Г. Нәҗметдиновка һәм С. С. Әдһәмовага үзләре яшәгән йортта — Казан шәһәренең Зур Кызыл урамындагы 57б йортына мемориаль такта кую тәкъдимен кабул итәргә», — диелгән документта. Һәйкәлдә татар һәм рус телләрендә язу булачак. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин уздырган Физик культура һәм спортны үстерү буенча советның видеоконференция режимында утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Очрашуда физик культура һәм спорт өлкәсендә стратегик һәм программ документларны гамәлгә ашыру, 2030 елга кадәр Россиядә физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе проекты турында сөйләштеләр. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Иң мөһиме — спорт белән... Читать дальше...

«Җәй» республика үзәге директоры татар телле сменаларга игътибар артачагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елда җәйге ялларны үткәрә торган оешмалар арасында конкурс уздырганда татар телендә профильле сменалар оештыручыларга өстенлек биреләчәк. Бу турыда Балаларны һәм яшүсмерләрне савыктыру һәм ял белән тәэмин итүне оештыра торган «Җәй» республика үзәге директоры Раил Муратшин Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. Спикер Татарстанда 2021 елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачагын искәртте. «Булачак конкурста татар телендәге профильле сменаларга аерым игътибар биреләчәк. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Кыргызстанцы завоевали медали на международном турнире по танцам в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Анастасия Потапова

Потапова всухую обыграла Шнайдер в 1-м круге турнира в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Результативность, вовлечённость, трудоголизм — где грань? Книга от автора российской модели факторов вовлечённости персонала.





Путин в России и мире
Москва

Киркоров и Пелагея спели для амурчан-бамовцев в Москве


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко пообещал потенциальным агрессорам ответ всеми видами оружия




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

Священнику, отпевавшего Навального, запретили носить рясу и крест



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Михаил Кутушов

Токсиколог Кутушов рассказал почему возникает похмелье



Москва

Самарское село вошло в топ-7 живописных мест России с полотен художников

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net