Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 27.10.2020

Биектау районы хуҗалыгында рекордлы күләмдә бодай алганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Биектау районының «Битаман» ҖЧҖ игенчеләре быел гектардан 71,3 центнер сабан бодае алган. Бу селекция үзәгенең тәҗрибәле кишәрлекләреннән алынганнан күбрәк. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бездә кара туфраклы ике кишәрлек бар, 55 һәм 25 гектарлы. Без ике ел элек Ульяновск авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының үсемлекләр үрчетү питомнигыннан алынган суперэлиталы Ульяновск 105 сортлы орлыклар чәчтек» ... Читать дальше...

Татарстан халыклары ассамблеясы Туган телләр елына багышланган чаралар планын әзерли

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 27 октябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан халыклары ассамблеясе республика Президенты Рөстәм Миңнехановның киләсе елны Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елы дип игълан итү турындагы тәкъдимен беренчеләрдән булып хуплады һәм аны үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районында Ассамблея советы һәм ведомствоара эшче төркемнең уртак утырышында белдерде. «Без республика Президенты... Читать дальше...

Илшат Сәетовның Нурбәк Батуллага багышланган фильмы кинофестивальдә катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Яшь кинорежиссер, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовның «Алтын битлек» лауреаты Нурбәк Батуллага багышланган «Генетически не так» дип аталган фильмы «Флаэртиана» халыкара документаль кино фестивалендә катнаша. Бу хакта автор үзе хәбәр итә. ХХ «Флаэртиана» халыкара документаль кино фестивале Пермьдә 11-17 декабрь көннәрендә үтә. Студентлар программасындагы 15 кинокартина арасында Мәскәү кино мәктәбе укучысы Илшат Сәетовның эше дә бар. Фильм 15 декабрь көнне күрсәтеләчәк. Читать дальше...



Кол Шәриф мәчетендә Татар шамаиле галереясендә «Фатыйха: яңа үрләр» күргәзмәсе ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 октябрьдә, Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Татар шамаиле галереясендә «Фатыйха: яңа үрләр» күргәзмәсе ачыла. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Фатыйха» иҗат төркеменә Айзат Минһаҗев һәм Гөлназ Исмәгыйлева (Казан-Истанбул), Айрат Хисмәтуллин (Екатеринбург), Назыйм Исмәгыйлев һәм Роза Хуҗина (Казан) керә. Күргәзмә каллиграф — рәссамнар иҗаты белән таныштыра. Биредә гарәп каллиграфиясе техникасында башкарылган утыздан артык эш тәкъдим ителә. Читать дальше...

Татарстанда +7 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 октябрьдә, Татарстанда +7 градуска кадәр җылытачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Талгын җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк, дип фаразлый синоптиклар. Төнлә һава температурасы 0 дән -5 градуска кадәр була, аязган вакытта -8 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +2 дән + 7 градуска кадәр күтәреләчәк, диелә хәбәрдә.

Бер айга якын тәнәфестән соң бозга чыккан Найджел Доус «Ак Барс»ка җиңү китерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы белән көч сынашты. Ике Татарстан хоккей командасы арасындагы матчта өстенлекне Казан командасы алды. «Ак Барс» 3:2 исәбе белән җиңде. «Татнефть-Арена» трибуналарында Континенталь хоккей лигасы президенты һәм «Ак Барс» командасының элекке капитаны Алексей Морозов та бар иде. Беренче период. Ундүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Стэфан Да Коста исәпне ачты (1:0). Читать дальше...

Белгечләр коронавирусның «мәкерле» булуы турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау институты директоры Лариса Попович «Комсомольская правда» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Россия халкын «социаль эгоизм» һәм коронавирус пандемиясенә җиңелчә караштан баш тартырга чакырды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Инфекция, чыннан да, сәер, мәкерле һәм аннан ни көтәсен белеп булмый. Моннан тыш, тикшеренүләр вирусның авыру кешеләр популяциясе аша үтеп тә зәгыйфьләнмәвен күрсәтә», - дип искәртте ул. Эксперт шулай ук шәхси саклану кагыйдәләрен бозуга юл куймаска чакырды... Читать дальше...

Татарстан режиссерының «Бушлык» фильмын Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә Татарстан режиссеры Павел Москвинның «Бушлык» («Пустота») фильмын күрсәттеләр һәм фикер алыштылар. Кинофильм кинематография өлкәсендә «Алтын тәлинкә» I төбәкара премиясенең иң яхшы фильмнары каталогына керә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашу модераторы Ләйсән Дусаева бу режиссерның дебют эше булуын әйтте. Сюжет буенча, солдат сугыштан соң өенә кайта. Читать дальше...



«Мөхәммәдия» шәкертләренә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен бүләк иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Мөхәммәдия» Казан мәдрәсәсе шәкертләренә нәзарәт әзерләп бастырган 200 данәдән артык «Калям Шариф. Перевод смыслов» һәм «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмаларын бүләк иттеләр. Әлеге бүләкне Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе каршындагы «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды тапшырды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге басмаларны нәшер итү чыгымнарын хәйриячеләр хисабына булды. Алар мәдрәсәнең көндезге уку бүлегендә... Читать дальше...

Владимир Путин төбәкләрдә мәдәни һәйкәлләрне саклауны көчәйтергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне контрольдә тотуны көчәйтү мөһим. Кайбер очракларда моның өчен законнарга төзәтмәләр кертергә кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында хәбәр итте. «Хөкүмәт, Мәдәният министрлыгы, төбәкләрнең тарихи һәм мәдәни ядкярләрне катгый исәпкә алу, аларга паспорт ясау һәм саклауөчен элек бирелгән йөкләмәне үтәүгә аерым игътибар бирүләрен сорыйм. Бу йөкләмә тулысынча үтәлергә тиеш. Читать дальше...

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына махсус бүләк кертелергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 27 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан халыклары ассамблеясы әгъзалары «Халыклар бердәмлеген саклау һәм ныгыту өчен» күкрәк билгесен гамәлгә кую тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта бүген Питрәчтә Татарстан халыклары ассамблеясы советы һәм ТР да милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ведомствоара эшче төркемнең уртак утырышында билгеле булды. «Татарстанда көндәлек хезмәте белән милли тел һәм мәдәниятне саклауга, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, милли хәрәкәтне... Читать дальше...

Пассажир белән сугышкан өчен, Казан автобусы йөртүчесен җәзага тартачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Пассажир белән сугышкан өчен, Казан автобусы йөртүчесен җәзага тартачаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан пассажирлар ташучылар ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр итте. Тукталышта автобус йөртүчесе һәм пассажир сугышкан мизгел сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә таралды. Анда ике ир-атның да тротуарда әүмәкләшүе күренә, ә кондуктор һәм очраклы үтеп баручылар аларны аерырга маташа. Видеоны автобус салоныннан шаһит төшереп торгән. Читать дальше...

Алмаз Хисаметдинов: Авыл хуҗалыгы оешмаларына ветеринарлар җитми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү оешмаларында ветеринарлар җитми, алар белгечләр белән якынча 85 процентка тәэмин ителгән. Бу турыда Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте. «Ил күләмендә чагыштырганда 85 процент әйбәт күрсәткеч, ләкин республикада кадрлар мәсьәләсе 100 процент хәл ителсә яхшы булыр иде. Белгечләр әзерләү буенча техникумнар һәм югары уку йортлары белән эш алып барабыз. Читать дальше...

Татарстанда гүзәллек бәйгесендә төрле яшьтәге хатын-кызлар катнаша ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). «Татарстан гүзәле» («Мисс Татарстан») иҗтимагый оешмасының яңа проекты ярдәмендә быелдан «Миссис Татарстан» бәйгесендә катнашучы хатын-кызларның яше чикләнми. Әмма сайлап алу этабында жюри аларның тышкы кыяфәтенә һәм көндәшлеккә сәләтлелегенә бәя бирә. Бу хакта бүген «Татар-информ»га интервьюда «Мисс Татарстан» президенты Изольда Сахарова хәбәр итте. «Без бәйгедә катнашучыларын яшенә югары чик куймадык. Жюри башлангыч этапларда ук финалда чыгу... Читать дальше...

Казан аэропорты кышкы расписаниегә күчте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). 25 октябрьдән Казан халыкара аэропорты кышкы расписание буенча эшли башлады. Ноябрь башында көнчыгыш Африкага — Казаннан Танзаниядәге Занзибар утравына туристик рейс ачыла Бу Казан аэропорты тарихында беренче тапкыр Җирнең Көньяк ярымшарына туры рейс була. Бу турыда «Казан» Халыкара аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итте. Екатеринбургка, Махачкалага, Самара, Түбән Новгород, Ярославль, Пермь, Сургут, Яңа Уренгой, Омск, Чиләбе, Түбән Вартовск, Томск, Волгоград... Читать дальше...

Альмира Таһирҗанованың Петербург татарларына багышланган китабын тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның Милли әдәбиятлар китапханәсендә «Татар кунакханәсе» мәдәни-агарту проекты кысаларында Альмира Таһирҗанованың «Көнчыгыш колоритлы Санкт-Петербург: шәһәр буйлап сәяхәт» белешмәлеге презентациясе булды. Чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештырган. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Китап шәһәрнең татар меценатлары акчасына һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы... Читать дальше...

Табиб: Covid-19 кичергән кешеләр депрессиягә, йокы һәм хәтер начарлануга зарлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Уртача яки авыр формада Covid-19 инфекциясе кичергән Татарстан халкы еш кына депрессия, хәтер югалу һәм йокы бозылу белән очраша. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш баш белгече һәм Казан дәүләт медицина академиясенең реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире Резидә Бодрова хәбәр итте. «Яңа коронавирус инфекциясе кайбер пациентларның үзәк нерв системасына йогынты ясый. Читать дальше...

Россия Герое, Татарстанда туып-үскән Сергей Рыжиков космик станция командиры булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Халыкара космик станциядә (МКС) 64 нче экспедицияне сынаучы-космонавт, Россия Герое, Татарстанда туып-үскән Сергей Рыжиков җитәкләячәк. Станцияне быел апрельдән бирле NASA астронавты Кристофер Кэссиди җитәкли иде. Кэссиди һәм Сергей Рыжков вәкаләтләрне тапшыру турында документларны имзалады. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте. Сергей сүзләренчә, МКС «ачкычы» аңа очучы булып эшләгәндә «күк ачкычы» саклаган вакытларын искә төшергән. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 1936 елгы хатын-кызны пневмония белән хастаханәгә китергәннәр. Бу хатынның йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары да булган. 1941 елда туган хатын-кызны коронавирус белән хастаханәгә салганнар. Дәвалау йөрәк эшчәнлеге җитешсезлегенең кискенләшүенә бәйле рәвештә катлауланган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Читать дальше...


Музыкальные новости
Тимати

Тимати высмеял Джигана: "Не собьется, будет уже круто"





Персональные новости
ЦСКА

Росгвардия обеспечила правопорядок во время футбольного матча «ЦСКА» - «Спартак» в Москве





Чаллыда өч машина белән авариядә имгәнгән йөртүчене реанимациягә салганнар

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 27 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы шәһәре читендә өч автомобиль бәрелешкән, шуннан соң машина йөртүчеләрнең берсен реанимациягә озатканнар. Бу хакта Чаллы буенча ЮХИДИда хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте кичә Залесный проспектында 72нче  йорт каршында булган. «Митцубиси Аутлендер» белән идарә итүче 70 яшьлек шофер зур тизлек бара. Ул светофор каршында торган «Лада Ларгус» автомобиленә бәрелә. Бу машина белән 43 яшьлек ир-ат идарә итә. Аннары «Лада Ларгус» автомобиле «Лада Калина»га барып бәрелә. Читать дальше...

Юрий Гагарин белән очрашкан укытучы Бибинур апа 100 яшьлеген бәйрәм итә - «Мәгариф»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», «Мәгариф» ). Бу көннәрдә Казанда яшәүче улында гомер кичерүче мәгариф ветераны Бибинур Хөснуллинаның телефоны тынып тормыйдыр. 100 яшен билгеләп узучы Бибинур Шәйхлислам кызын Югары Ослан районынының Бакча-Сарай авылында яшәүче ирле-хатынлы укытучылар Римма һәм Әнвәр Шәрәфиевләр дә котлауларын юллыйлар. Аларга Ватан авылыннан Сания Фәйзуллина (86 яшь), Ханты-Мансийсктан Фәридә Рәхимова (87 яшь), Казан шәһәреннән Илһамия Әхмәрова, Нурания һәм Зөфәр Ногмановлар,  Яңа-Болгар авылыннан Саҗидә Кәбирова да кушыла. Читать дальше...

Татарстанда 2024 елга кадәр һәр йорт хайваны, кош-корты электрон базага кертеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда 2024 елга кадәр һәр йорт хайваны, кош-корты электрон базага кертеләчәк һәм тамгаланачак. Бу турыда Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте. Ленар Гарипов сүзләренчә, октябрьдән Татарстанның бөтен хуҗалыкларында һәр мөгезле эре терлекне электрон теркәү башланган. Аңарчы ике ай дәвамында Арча һәм Балтач районнарында бу эшне тәҗрибә проекты буларак башкарганнар. Читать дальше...

«Бердәм Россия» волонтерлары пенсионерларга ярминкәдән азык-төлек китерүдә ярдәм итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе волонтерлык үзәге республиканың өлкән яшьтәге кешеләренә авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән азык-төлек сатып алуда һәм китерүдә ярдәм итәчәк. Бу хакта партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин хәбәр итте. «Безнең волонтерлар өлкәннәргә авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән азык-төлек сатып алуда һәм китерүдә ярдәм итәчәк. Белгәнегезчә, ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм өлкән буын өчен ихтыяҗ зур ... Читать дальше...

Татарстан халыклары ассамблеясының өстәмә биш вәкиллеге ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 27 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ТР халыклары ассамблеясының тагын өстәмә биш вәкиллеге ачылды. Бу хакта бүген Татарстан халыклары ассамблеясы советы һәм ТР да милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ведомствоара эшче төркемнең уртак утырышында билгеле булды. Яңа вәкиллекләр Кайбыч, Баулы, Зәй, Аксубай, Питрәчтә пәйда булды. «Бу районнарның халыкларны саклау һәм үстерү юнәлешендә эшен көчәйтергә теләвен күрсәтә. Шул рәвешле, Татарстанда ассамблеяның ике филиалы һәм 24 вәкиллеге бар. Читать дальше...

КФУның Университет клиникасында 80 урынга исәпләнгән Covid-госпиталь ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казан федераль университетының Университет клиникасы Covid-19 коронавирусы белән авыручылар өчен вакытлыча йогышлы авырулар госпитале ачты. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте госпитальне коронавирус инфекциясен профилактикалауга, диагностикалауга һәм дәвалауга юнәлдерелгән эшчәнлек алып барыла торган медицина оешмалары исемлегенә кертте. «Университет клиникасында бүгенге көндә 80 койка бар... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мария стала соперницей Азаренко на турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Поездам прибавляют ходу // Как может сократиться время пути от Москвы до курортов на Черном море


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Джиган

Блогерша Алена Водонаева заявила, что ей нравится сын рэпера Джигана



Москва

Турнир по самбо в честь Дня Победы пройдет в Петрозаводске

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net