Юрий Гагарин белән очрашкан укытучы Бибинур апа 100 яшьлеген бәйрәм итә - «Мәгариф»
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», «Мәгариф» ). Бу көннәрдә Казанда яшәүче улында гомер кичерүче мәгариф ветераны Бибинур Хөснуллинаның телефоны тынып тормыйдыр. 100 яшен билгеләп узучы Бибинур Шәйхлислам кызын Югары Ослан районынының Бакча-Сарай авылында яшәүче ирле-хатынлы укытучылар Римма һәм Әнвәр Шәрәфиевләр дә котлауларын юллыйлар. Аларга Ватан авылыннан Сания Фәйзуллина (86 яшь), Ханты-Мансийсктан Фәридә Рәхимова (87 яшь), Казан шәһәреннән Илһамия Әхмәрова, Нурания һәм Зөфәр Ногмановлар, Яңа-Болгар авылыннан Саҗидә Кәбирова да кушыла. Аларның һәркайсы 100 яшьлек укытучылары Бибинур Шәйхелислам кызы белән горурланалар, аңа нык сәламәтлек, иминлек, бәрәкәтле озын гомер телиләр. Бибинур Хөснуллина чыгышы белән Кама Тамагы районының Кыртапа авылыннан. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Спас педагогика техникумына укырга кергән. 1938 елда юллама буенча Югары Ослан районының Мәмәтхуҗа җидееллык мәктәбендә хезмәт юлын башлап җибәрә. 1942 елда бу мәктәп ябылгач, ул Югары Ослан районының Яңа Болгар авылында әле генә ачылган җидееллык мәктәпкә география укытучысы булып кайта. Җиде елдан әлеге мәктәп директоры итеп билгеләнә һәм 1972 елга кадәр шунда эшли. Аның педагогик эшчәнлек стажы 34 ел. Яңа — Болгар мәктәбендә Ватан, Нурвахит, Идел авылларыннан килгән балалар белем алды. Бибинур Шәйхелислам кызы хезмәттәшләре Зәкия Галләмова, Суфия Нәҗмиева, Бәрия Мансурова, Сания Сәлахетдинова, Фаимә Ногманова, Нәсимә Кәбирова, Мәрзия Җамалиева, Михаил Федотовларны зур хөрмәт-ихтирам белән искә ала. Яңа-Болгар җидееллык мәктәбе сигезьеллык мәктәпкә үзгәртеп корыла. Бибинур ханым мәктәп директоры булып эшләгән чорда Яңа-Болгар мәктәбе Югары Ослан районының алдынгы мәктәпләренең берсе була. Хөснуллина Бибинур Шәйхилеслам кызының тырыш хезмәте югары бәяләнә: «1941-45 елларда фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәттәге казанышлары өчен» медальләре, «Почет билгесе» ордены, «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 1966 елда ул КПССның XXIII съезды делегаты булып сайлана. Анда ул галәмгә беренче булып очкан космонавт Юрий Гагарин белән очрашып истәлеккә фотога төшә. Бибинур Шәйхелислам кызы олыгайган көнендә ялгыз түгел. Алар ире Җиһаншин белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта Разак аның балалары — кызы Гөлнур һәм улы Рөстәм, шулай ук оныкларының уңышларына сөенеп яши.