123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 23.10.2020

Зәй шикәр заводы 700 мең тоннадан артык татлы тамыразык кабул иткән

Tatar-inform.tatar 

(Зәй, 23 октябрь, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Рәзимә Кашапова). Зәй районында татлы тамыразыкны шикәр заводы кагат кырына ташу эше дәвам итә. 23 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Зәй шикәр заводына 741219 тонна татлы тамыразык кабул иткән, шуның 249753 тоннасын район агрофирмаларыннан ташыганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Биредә тәүлегенә 8 мең тонна чөгендер эшкәртелә. Завод тарафыннан 526595 тонна чимал эшкәртелеп, 79475 тонна шикәр комы алынган. Шикәрлелек 19,2 процент тәшкил итә. Читать дальше...

Лениногорск районының Тимәш авылында өч федераль программа гамәлгә ашырыла

Tatar-inform.tatar 

(Лениногорск, 23 октябрь, «Татар-информ», «Заман сулышы» ). Лениногорск районының Тимәш авыл җирлегендә өч федераль программа гамәлгә ашырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Өч федераль программаның берсе — авылда тротуар төзелеше. Авыл халкы җыеннарда да тротуар төзү мәсьәләсен гел күтәрде. Үзәк урамда бигрәк тә куркыныч иде. Әлеге урамда тротуар салынды. Хәзер Киров һәм Утыз Имәни урамнарында ясалачак. Киров урамында мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан. Мәктәп территориясеннән үк тротуар төзелеше башланып... Читать дальше...

Энгельс шәһәрендә «Әбу Хәнифә» мәчетендә өмә узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Энгельс шәһәрендә «Әбу Хәнифә» мәчетендә өмә узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. «Әбү Хәнифә» мәчете имам-хатыйбы вазифаларын башкаручы Фәнил хәзрәт Бибарсов хәбәр иткәнчә, өмә барышында мәчет ишегалдын төзелеш чүп-чарыннан арындырганнар һәм территорияне чистартканнар. Җыештыру бина эчендә дә, мәчет ишегалдында да барды. Кечкенә генә өмә кешеләрнең күбесенә күмәк җомга намазын бергә укырга мөмкинлек бирәчәк, диелгән хәбәрдә.



Татарстанда ял көннәрендә яңгырлы һәм салкын һава торышы саклана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе ял көннәрендә яңгырлы һәм салкын һава торышы саклана. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренгәнчә. Иртәгә, 24 октябрьдә, республикада урыны белән яңгырлар явачак. Кайдадыр томан булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә 0дән 5 градуска кадәр, көндез 7дән 12 градуска кадәр булачак. Якшәмбе, 25 октябрьдә, яңгыр явачак. Төнлә +1дән +6 градуска кадәр, көндез +4 тән +9 градуска кадәр җылы... Читать дальше...

Татарстаннан ике кыз «Миссис Россия International-2020» таҗына ия булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның ике вәкиле — Роза Булатова һәм Гөлнара Сираҗиева –Ростов Донда узган «Миссис Россия International-2020» илкүләм конкурсының ике төп таҗын алды. Бу хакта Булатова үзенең Instagram битендә хәбәр итте. Роза Булатова «Миссис Россия Планета-2020» титулын яулады. Ул Болгариядә узачак Халыкара конкурста Россия данын яклаячак. Гөлнара Сираҗиева «Гранд миссис Россия International-2020» титулына ия булды. Хәзер ул Россияне АКШтагы халыкара конкурста тәкъдим итәчәк. Читать дальше...

Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе Иваново татарларына тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Иваново шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте әзерләп бастырган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» хезмәтен тәкъдим итү чарасы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Китапларны тантаналы рәвештә җирле Диния Нәзарәте рәисе, татарларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит хәзрәт Ляпинга тапшыру һәм аны милләттәшләргә тәкъдим итү өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ивановога рәсми эш сәфәре белән килде. ... Читать дальше...

Казанда ике машина ауган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Казанда бер машина икенчесен узарга тырышканда икесе дә ауган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Һәлакәт Ферма шоссесында көндез сәгать өчтә булган. Руль артында 23 яшьлек егет булган «Мерседес» һәм 32 яшьлек ир-ат йөрткән «Нива» машиналары бәрелешкән. «Автомобильләр берьяклы хәрәкәт юлы буйлап барган. „Мерседес“ алга чыгарга тырышкан, әмма ян яктан куркынычсыз интервал сайламаган», — дип сөйләделәр агентлыкка шәһәр автоинспекциясендә. Читать дальше...

Татарстанда өлкән яшьтәге 1300 кеше WorldSkills программалары буенча белем алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Быел Татарстанда өлкән яшьтәге 1290 кеше WorldSkills программалары буенча белем алды. 50 яшендәге һәм аннан өлкәнрәк затларны укыту «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты тарафыннан каралган иде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада уку 33 компетенция буенча оештырылды. Ул 14 белем бирү оешмасы базасында көндезге һәм дистанцион формада узды. Белем бирү программаларын гамәлгә ашыру турындагы... Читать дальше...



Россия аэропортларында ютәл буенча Covid-19 инфекциясе булуны ачыклаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Россия аэропортларында «Тере сулыш» системасы барлыкка килергә мөмкин, ул ютәл буенча коронавирус инфекциясе булуны ачыклаячак. Бу хакта РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле Дмитрий Песковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Аның сүзләренә караганда, хәзер мондый ясалмалар Швейцария һәм Россиядә генә бар. Тиздән илебез эшләнмәсе Забайкальск крае аэропортларының берсендә сынала башлаячак. «Без, чыннан да, шәхси медицина, конкрет... Читать дальше...

Чаллыда Абдулла Алишның нәсел дәвамчысы вафат

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 23 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда 69нчы яшендә хезмәт ветераны, педагог, язучы Абдулла Алишның нәсел вәкиле Илдар Алишев вафат булды. Кырык елдан артык гомерен Алишев мәгариф өлкәсендә эшләүгә багышлый. 1994 елдан ул Чаллы педагогия университетында эшли. Педагогика һәм психология кафедрасының өлкән укытучысы, педагогика һәм психология кафедрасы мөдире, чит телләр факультеты деканы, педагогика һәм психология кафедрасы доценты вазифасында эшли. 2018 елдан бирле пенсиядә була. Илдар Абдулла... Читать дальше...

Казанда дүрт автомобиль белән авария ясаган һәм качкан «БМВ» йөртүчесе тоткарланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Казанда дүрт автомобиль белән авария ясаган һәм һәлакәт урыныннан китеп барган «БМВ» машинасын йөртүчене тоткарлаганнар. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте 16 октябрьдә Краснококшайская урамында була. «БМВ» зур тизлектә башка автомобильне узып киткәндә, аңа бәрелгән. Килеп бәрелүдән машина күршедәге ике автомобильгә ташланган һәм алар каршы як полосага чыгып, килүче машинага бәрелгән. «БМВ» туктап тормыйча, һәлакәт урыныннан китеп барган. Читать дальше...

Татарстан мөфтие Иваново Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 6 нчы көнендә, (23 октябрьдә) Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Камил хәзрәткә ияреп Иваново мәчетенә җыелган 1000гә якын мөселман җомга намазы укыды. «Иваново мөхтәсибәте» «Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте» Үзәкләштерелгән дини оешмасы 2013 елда теркәлгән. Җәмигъ мәчете Иваново шәһәрендәге бердәнбер мәчет булып тора. Читать дальше...

Төмән татар мәдәният үзәгендә иң яхшы чәк-чәк әзерләүчеләрне бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Төмәндә «Чәк-чәк» бәйгесендә өч үзешчән оста һәм ике оешма катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 октябрьдә Төмән татар мәдәният үзәгендә узды. Сыйларны балаларга өләшергә ниятләнде. Һәр катнашучы конкурска икешәр сый әзерләгән иде: бер чәк-чәк күргәзмә үрнәге итеп әзерләнсә, икенчесе — татар мәдәнияте үзәгенең 20 еллыгына аталды. «Бүләкләү тантанасы хәйрия чарасы буларак узды. Кунаклар - «Дзержинец» һәм «Гаилә» үзәкләрендәге балалар булды.

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 107гә җиткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 яңа коронавирустан вафат булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды», – диделәр министрлыкта. 1957 елда туган ир-атны хастаханәдән тыш ике яклы пневмония белән салганнар. Аның сәламәтлек торышына хроник авыруларның кискенләшүе йогынты ясаган. 1967 елда туган ир-ат та коронавируска шикләнелеп хастаханәгә китерелә. Аны дәвалау... Читать дальше...

Казанның ике полиция бүлегендә җитәкчеләр алышынды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Казанның ике полиция бүлегендә җитәкчеләр алышынды. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа башлыкларны «Савиново» һәм «Сафиуллин» бүлекләренең шәхси составына тәкъдим иттеләр. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин бүлекләрне профессионаллар җитәкләячәк, алар элеккеге эш урыннарында үзләрен яхшы күрсәтте, диде. «Савиново» полиция бүлеге начальнигы итеп полиция подполковнигы Руслан Летфуллин билгеләнде. Читать дальше...

Песошин Идел буе федераль округы субъектларын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь,«Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округы составына керүче РФ субъектларының социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмәне видеоконференция режимында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде. Игорь Комаров Идел буе федераль округы төбәкләре башлыкларына Бердәм... Читать дальше...

Башкортстанда Хәмдүнә Тимергалиева исемендәге урам барлыкка килергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Башкортстанның Борай район үзәгендәге берәр урамга Хәмдүнә Тимергалиева исеме бирелергә мөмкин. Бу хакта Казанда Ш.Мәрҗани мәчетендә җырчының кырыгына багышланган Коръән мәҗлесе алдыннан «Татар-информ» хәбәрчесенә җырчы Илһам Шәриф әйтте.  «Борайда район үзәгендә урам исеме бирергә дип җирләгәндә үк сөйләштем. Шулай ук, райондагы берәр мәдәният йортына аның исемен бирергә исәплибез. Әле бу хакта сөйләшмәдек», — диде. Ул шулай ук киләсе елның... Читать дальше...

Казанда битлек киюне үтенгән автобус кондукторына һөҗүм иткәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Казанда автобуста кондуктор ике кешегә битлек киюләрен үтенгәч, алар аңа һөҗүм иткән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Автотранспорт ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр итте. «Восстание разъезды» тукталышында автобуска өч ир-ат утырган. Алар битлексез булган һәм кондуктор алардан битлек киюләрен сораган. Ир-атлар аның гозеренә колак салмаган. Ул чакта кондуктор кагыйдә бозучыларның автобустан чыгуларын сораган, тегеләре баш тарткан. Автобус туктаган һәм инструкциядә күрсәтелгәнчә экипаж полиция чакырткан. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Ярослав Нилов парламентара хезмәттәшлек турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. Парламентарийлар Татарстан Дәүләт Советы һәм Россия Дәүләт Думасы арасында парламентара хезмәттәшлекне ныгыту һәм киңәйтү, илнең бердәм хокукый кырын формалаштыру, социаль сәясәт өлкәсендә федераль һәм төбәк законнарын... Читать дальше...


Музыкальные новости
Шапка

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)





Персональные новости
Сергей Собянин

Собянин рассказал о зеленых облигациях





Мәккәдә мөселманнарның иң зур мәчетендә дини йолаларны башкару рөхсәт ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстаны хакимияте Мәккәдә пандемия сәбәпле җиде ай ябылып торган Әл-Хәрам мәчетендә дин йолаларны башкаруны рөхсәт итте. Бу хакта якшәмбе көнне Согуд Гарәбстанының Al Ekhbariya телеканалына сылтама белән ТАСС хәбәр итте. Мәчет корольлектә яшәүче мөселманнар өчен ачык, дип хәбәр итә канал. Якшәмбе көнне Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм кече хаҗ эшләре буенча министрлыгы кече хаҗ оештыруның икенче фазасы башлануын игълан итте. Изге җирләргә дин тотучыларны кертү... Читать дальше...

Дамаск мөфтие һәлак булу сәбәпле, мөфти Равил Гайнетдин кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Дамаск мөфтие шәех Мөхәммәд Әднән Әл-Әфьюни һәлак булу сәбәпле, кайгы уртаклашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. «Россия Федерациясе Мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләре советы һәм шәхсән үз исемемнән мөфти шәех Мөхәммәд Әднән Әл-Әфьюни һәлак булуга бәйле рәвештә, якыннарының кайгысы уртаклашам. Бу күңелсез хәбәрне тирән кайгы итеп кабул иттек. Аллаһы Тәгалә хөкеменнән... Читать дальше...

Татарстан белгече коронавирустан үлем очракларын арттыра торган сәбәпләрне әйте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Коронавирус авыруының катлаулы формада булуы һәм озак вакыт дәвамында табибларга мөрәҗәгать итми тору, яңа коронавирус инфекциясеннән үлү ихтималын арттыра. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә шундый фикерен әйтте. «Мин субъектив җавап биреп карыйм. Коронавирусның авыр формалары бар. Кайбер кешеләр температурасы озак вакыт дәвамында югары булганда да табибларга мөрәҗәгать итми. Читать дальше...

Милли китапханәдә Juna инди-төркеменең «Amanat» альбомын тәкъдим итү кичәсе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Juna инди-төркеме «Amanat» альбомына презентация ясый. Әлеге чара 24 һәм 25 октябрь көннәрендә 19:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең залында узачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте. Альбомның нигезен хәзерге заман татар шагыйрьләре — Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Роберт Әхмәтҗанов, Азат Миргаязов һәм Эльмира Шарифуллина — шигырьләре тәшкил итә. Музыка язуга унлап Казан музыканты өлеш керткән һәм аны «сихри рок, фолк уен кораллары... Читать дальше...

Казандагы өч бакча «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын отты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләр арасында — Казанның өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. Конкурска барлыгы 44 уку йорты гариза бирде. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Белгечләр көндезге этап кысаларында, белем бирү оешмаларына чыгып, 25 учреждениене бәяләделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыру алымнарының системалылыгы, эшчәнлекнең ресурс белән тәэмин ителеше... Читать дальше...

Буада ике йөк машинасы белән авариядән соң, җиңел автомобильнең двигателе өзелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Буа районында ике йөк машинасы белән авариягә очраганнан соң, җиңел автомобильнең двигателе өзелеп чыккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләде. Шаһитлар сүзләренчә, авария бүген көндезге ун тирәсендә булган. Юл чатында ике йөк машинасы — Чувашиядән килгән «КАМАЗ», Краснодар крае номеры куелган «Мерседес» фурасы һәм «Шевроле» автомобиле бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина шактый җимерелгән. Бәрелешүдән соң аның двигате өзелеп чыккан. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Прием заявок на участие в конкурсе на лучшее путешествие по Дальнему Востоку начнется в мае


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Шнайдер проиграла Бадосе на старте турнира WTA в Штутгарте


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

"Самое опасное" начнётся в пятницу: Синоптик предупредил об аномальной погоде в России





Путин в России и мире
Москва

На окружном полуфинале конкурса «Это у нас семейное» Калмыкию представляют четыре семьи


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: Западу неинтересны планы Киева по атаке на Крымский мост


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Баста

Элтон Джон, Баста, Райан Рейнольдс, Натали Портман — собственники футбольных клубов



Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о росте объемов инвестиций в Севастополь  

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net