Чирмешәндә ялгыз өлкәннәрне бәйрәмгә чакырдылар
(Чирмешән, 1 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Марат Гомәров). Бүген районның инвалидлар җәмгыяте оешмасы ялгыз яшәүче иллегә якын кешене «Өлкәннәр көне» уңаеннан бәйрәм чараларына чакырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Кунакларны район башкарма комитетының архив бүлегенә алып керделәр: олы кешеләрнең анда да гозерләре булырга мөмкин. Аннан әбиләр, бабайлар музейга юл алды. Район үзәгендәге матур кафеда исә өлкәннәр өчен табын көйләнгән. Бер чор кешеләренең искә алырлык хатирәләре, сөйләшер сүзләре бар. Читать дальше...