Рөстәм Миңнеханов Чиләбедә 103 яшьлек шагыйрьгә ТАССРның 100 еллыгы медален тапшырды
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле татар иҗтимагый оешмалары активы белән очраша. Биредә ул 103 яшьлек Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, шагыйрь Әхмәт Рәфыйковка «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медален тапшырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте. Өлкәнең Хакимият йортында рәсми очрашу башланыр алдыннан, Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер белән бергәләп Әхмәт Рәфыйков белән күреште. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе, Чиләбе өлкәсенең Законнар чыгару Җыелышы депутаты Лена Колесникова да катнаштылар.