123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 19.10.2020

Чирмешән районында быел 10 нефтьче гаиләсе тораклы булачак

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 19 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән район үзәгендә нефтьчеләр өчен 20 шәхси йорт төзелә. Аның унысын быел төзеп бетерергә планлаштыралар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Алабуга шәһәренең төзелеш компаниясе осталары дүрт йортның стеналарын күтәреп, түбәсен яптылар, тәрәзәләр дә куелган. Бер бригада тыштан стеналарны буйый, ике йортта эчке якта су, канализация челтәрләре, җылы үткәргеч сузу эшләре төгәлләнеп килә», — ди район башкарма комитетының... Читать дальше...

Казан аквалангистлары Түбән Кама янындагы күл төбе торышына гаҗәпләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада волонтерлар, экологлар һәм хезмәт коллективлары Каракүл күленең төбен һәм ярларын чистарту буенча экологик акциядә катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Безгә Рус география җәмгыяте кушылды. Бүген бездә акция тулы форматта уздырыла: без яр буйлап пакетлар җыеп барабыз, нәкъ шулай ук күл төбеннән бер төркем аквалангистлар уза һәм шул ук функцияне үти, күл төбен дә чистарта», — дип сөйләде Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Салаватов. Читать дальше...

Чумаков исемендәге үзәктә COVID-19 инфекциясеннән вакцина декабрьдә теркәлергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россия Фәннәр академиясенең Чумаков исемендәге үзәктә эшләнгән коронавирус инфекциясеннән вакцина клиник тикшеренүләре икенче фазасы декабрь башында тәмамланачак. Шуннан соң өч мең ирекле кешегә препаратны тестлау планлаштырыла. Бу хакта «Интерфакс»ка Россия Фәннәр академиясенең Чумаков исемендәге иммунобиологик препаратлар эшләү һәм тикшеренүләр федераль фәнни үзәге генераль директоры Айрат Ишмөхәммәтов хәбәр итте. «Планнар бик төгәл – ул декабрьнең беренче атнасы була... Читать дальше...



Россиядә коронавирусның яңа штаммнарын ачыкламаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Башка илләрдә циркуляцияләнә торган инде танылган вариантлардан аерылып торган коронавирус штаммнары Россиядә ачыкланмады. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. Элегрәк NRK телерадиокомпаниясе хәбәр иткәнчә, Норвегия медицина хезмәткәрләре яңа коронавирус төрен тапкан, ул, аларның мәгълүматларына караганда, элек беркайда да очрамаган. «Хәзерге вакытта Россия территориясендә башка илләрдә циркуляцияләнә торган танылган... Читать дальше...

Татарстанда суык һәм яңгырлы һава торышы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 октябрьдә, Татарстанда шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Төбәктә аязучан болытлы һава торышы булачак. Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +3тән алып -2 градуска кадәр була. Көндез һава 4-9 градуска кадәр җылыначак.

Windows 10 операцион системасын яңарту «зәңгәр экран»га китерә башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Windows 10 операцион системасында эшли торган компьютерлар өчен яңартулар кабат төрле хаталар китереп чыгара, шул исәптән, үзгәрешләр «зәңгәр экран»га да китерә башлады. Бу хакта кулланучыларның массакүләм шикаятьләренә сылтама белән TechRadar порталы хәбәр итә. Microsoft корпорациясе KB4579311 һәм KB4577671 яңартуларын 13 октябрьдә тарата башлады. Алар элек ачыкланган хаталарны һәм эшләнеп бетелмәгән урыннарын төзәтергә тиеш иде, әмма бу яңа проблемалар барлыкка килүенә генә китерде. Читать дальше...

Әгерҗедә Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел тулуга багышланган чара узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Әгерҗенең Таҗи Гыйззәт исемендәге мәктәбендә күренекле драматургның тууына 125 ел тулуга багышланган зур чара узды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Вәлиев, язучы Амур Фәләх, драматургның туганнары — КФУ профессоры Гүзәл Гыйззәтова, КФУ доценты Гөлназ Гыйззәтова һ.б. катнашты. Чарада катнашучылар Таҗи Гыйззәтнең музеенда да булдылар... Читать дальше...

Белгечләр йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем куркынычын киметү ысулларын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Инфаркт, инсульт һәм башка йөрәк-кан тамырлары авырулары — бөтен дөньяда үлемнең иң еш сәбәбе, әмма билгеле бер тәкъдимнәрне үтәсәң, аларның барлыкка килү куркынычын киметергә мөмкин. Бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында кардиолог Сергей Провоторов белдерүенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Артериаль кан басымын, холестерин һәм глюкозаны даими контрольдә тотарга, артык авырлыкны күзәтеп торырга һәм начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк. Үз сәламәтлегегезгә игътибар итегез... Читать дальше...



Татарстанда койка фондының чиреген вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләре били

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда дәүләт медицина оешмалары койка фондының чиреген вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләре били. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында республиканың сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте. Докладчы сүзләренә караганда, Татарстанның дәүләт сәламәтлек саклау челтәрендә 22 мең 647 койка бар. 2020 ел башыннан бирле 763 мең 685 кеше стационарда дәваланган. «Бүгенге көндә 42 медицина... Читать дальше...

Татарстанда медицина иминияте буенча 2021 елда ковидка 470 мең тест үткәрәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2021 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында Covid-19 инфекциясенә тест уздыру өчен 276 млн сумлык чыгымнар планлаштырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында фонд директоры Алсу Мифтахова хәбәр итте. «Мәҗбүри медицина иминияте база программасына Covid-19 инфекциясенә пациентларны, шул исәптән госпитализация алдыннан, тест уздыру күләмнәре һәм бәясе нормативлары салына. Читать дальше...

Аюлар зоопарк хезмәткәрен килүчеләр алдында өзгәләп аткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Шанхай кыргый табигать паркында берничә аю килүчеләрнең күз алдында зоопарк хезмәткәрен өзгәләп аткан. Бу хакта Global Times басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Әлеге хәл шимбә көнне булган. Зыян күрүчене ерак түгел эшләгән экскаватор машинасын йөртүче коткарып калырга тырышса да, аюлар корбанның мәетен өстерәп алып киткән. Шуннан соң аңа үзенә дә машинадан чыгу өчен полиция килүен көтәргә туры килгән. Паркта фаҗига буенча тикшерү башланган. Аюлар торган секцияне вакытлыча япканнар.

ОРВИ симптомнары вакытында нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Авыруның беренче симптомнары барлыкка килгәндә, төгәл схеманы сакларга кирәк. Бу хакта «Известия»гә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Әгәр сезнең тән температурасы 37,2 градустан югарырак булса, ютәлләсәгез, борын тыгылса, күкрәктә авырту барлыкка килсә, сулыш алу авырайса, тәм тоймасагыз сырхауханәдән табиб чакыртырга кирәк. Мондый симптомнар булганда табиб сезгә 24 сәгать эчендә килергә тиеш. 65 яшьтән өлкәнрәк авыручының хроник авырулары бар икән, ул... Читать дальше...

Уфада «Изге Болгар җыены» традицион чарасын үткәрү планы буенча фикер алыштылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов Уфадагы Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең тарихи резиденциясендә булдылар. Бу хакта Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. Баш мөфти... Читать дальше...

«Ак Барс» Новосибирск шәһәрендә җиңү яулады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Новосибирск шәһәрендә Казанның «Ак Барс» хоккей командасы «Сибирь» белән көч сынашты. Матчта 3:1 исәбе белән Казан командасы җиңде. Беренче период. Дүртенче минутта «Ак Барс» сакчысы Андрей Педан исәпне ачып җибәрде (0:1). Сигезенче минутта Кирилл Петров «Ак Барс» өчен икенче алканы кертте (0:2). Унтугызынчы минутта Кирилл Петров «Сибирь» капкасына тагын бер гол кертте (0:3). Икенче период. Унберенче минутта Юусо Пуустинен «Ак Барс» капкасына алка кертте (1:3). Читать дальше...

Яр Чаллыда Курчак театрына капиталь ремонт ясалачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яр Чаллыда Курчак театрына капиталь төзекләндерү үткәрү ниятләнә. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. Ул илкүләм проектлар нәтиҗәсендә быел 330дан артык объектта капиталь төзелеш һәм ремонт башкарылачагын әйтте, шул исәптән мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә 16 объект. Киләсе елда биш авыл мәдәният йорты, спорт корылмалары, унике балалар бакчасы һәм биш мәктәп төзеләчәк. Читать дальше...

Чаллыда ОРВИ белән авыручылар күпьеллык уртача күрсәткечтән бер ярым тапкырга арткан

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 19 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда көчле респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) белән авыручылар саны күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 44 процентка арткан. Бу хакта Роспотребнадзорның шәһәр территориаль бүлеге хәбәр итә. Автошәһәрдә узган атна эчендә көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыруның 4 мең 489 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта грипп беркемдә дә табылмады, диделәр Роспотребнадзорда. Авыру дәрәҗәсе 10 мең кешегә 84,1 тәшкил итә. Узган атна белән чагыштырганда авырулар саны 10,6 процентка арткан.

21 октябрьдә Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). 21 октябрьдә Казанда мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумы узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Форум 2011 елдан башлап ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды һәм Россия ислам институты белән берлектә үткәрелә, мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу һәм аларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора. Быел әлеге форум «Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә... Читать дальше...

Казанда юл хезмәтләре өчен кышкы эш режимы башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанның юл хезмәтләре кышкы эш режимына күчте. Бу хакта шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте. «Казанның юл хезмәтләре өчен кышкы эш режимы 15 октябрьдән башланды һәм ул 182 көн — 2021 елның 14 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Шул вакыттан подрядчы оешмаларның диспетчерлык хезмәтләре, кирәкле сандагы техниканың дежур торуын оештырып, тәүлек әйләнәсе эш режимына күчерелде», — диде докладчы. Читать дальше...

«Ак Барс» татар эшлекле клубы рәисе Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәгендә чыгыш ясады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Ак Барс» татар эшлекле клубы идарәсе рәисе Илдар Харипов пандемия чорында бизнес алып бару үзенчәлекләре турында лекция сөйләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Биредә Мәскәү дәүләт университеты студентларының якташлар җәмгыяте вәкилләре катнашты. Лекция башланыр алдыннан Мәскәү татарлары автономиясе башлыгы Фәрит Фарисов чыгыш ясады. Ул Автономия һәм милли-мәдәни үзәкнең тарихи бинасы турында сөйләде, диелә хәбәрдә.


Музыкальные новости
Алла Пугачёва

«Отрешенность от РФ»: адвокат объяснил молчание Пугачевой о теракте в «Крокусе»





Персональные новости
Владимир Путин

Тема дня: Путин поручил комиссии по НТР представить перечень приоритетных направлений





Камил Сәмигуллин җомга намазын 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграмм челтәрендәге @kamilhazrat аккаунтында имамнарга һәм Татарстан Республикасында Ислам динен тотучы мөселманнарга мөрәҗәгать итте һәм мәчетләрдә коронавирус инфекциясе таралуга каршы чаралар турында искә төшерде, ул җомга намазларын кыскартырга өндәде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Камил хәзрәт үзенең мөрәҗәгатендә дин кардәшләребезне коронавирусның кискен таралып китү... Читать дальше...

Чаллыда биюче татар кызы сурәтләнгән мурал ясаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 19 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда биек йорт диварында татар биючесе сурәте барлыкка килде. Граффитины ясаган рәссам Марат Билалов үзенең яңа эшен ТАССРның 100 еллыгына багышлаган. Мурал 11 комплекстагы 26нчы йортның диварына ясалган. Элек диварны кызгылт-сары төсле орнамент бизи иде. Хәзер анда яшел милли кием кигән биюче татар кызы сурәтләнгән. Моңа кадәр стенада булган геометрик фонга төшерелгән биюче кыз сурәте гармонияле рәвештә туры килеп, аңа җанлылык һәм җиңеллек биргән. Читать дальше...

Татарстанда 588 табиб эш урынында коронавирус инфекциясе йоктырган, бишесе үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда 588 медицина хезмәткәре эш урынында яңа коронавирус инфекциясе йоктырган. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Медицина хезмәткәрләре үзләренең хезмәт вазифаларын башкарган вакытта Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыру очракларына бәйле рәвештә компенсация түләгәннән бирле бездә 588 очрак теркәлде», - дип искәртте спикер. Жаворонков аңлатып үткәнчә... Читать дальше...

«Сабантуй» журналы татар теле һәм математикадан катлаулы темаларны аңлатачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). «Сабантуй» журналы битләрендә Татарстанның иң яхшы укытучылары татар теле һәм математика дәресләрен аңлата башлый. Яңа проект балаларга мәктәп программасының иң катлаулы темаларын өйрәнергә ярдәм итәчәк. Бу турыда «Сабантуй» журналы хәбәр итте. «Балалар өчен авыррак булган темаларны республиканың иң яхшы татар теле һәм математика укытучылары журнал битләре аша өйрәтәчәк. Дәресләр кызыклы һәм мавыктыргыч булачак», — дип ышандыра оештыручылар. Сүз уңаеннан,... Читать дальше...

Белгеч: Россиядә COVID-19 йоктыручылар саны пик күрсәткеченә якынлашып килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 вирусы йоктыруның тәүлек эчендә теркәлгән яңа очраклары күрсәткече пик билгесенә якынлаша. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Наталья Пшеничная шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.  Эпидемиолог, күп кенә төбәкләрдә укучыларның каникулларга җибәрелүе һәм хезмәткәрләрнең өлешчә читтән торып эшләүгә күчүенә карамастан, авыручылар саны арта баруын әйтте. Читать дальше...

Мәдәният, кинематография тармакларына киләсе елда 14 млрд сумнан артык акча биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 2021 елда «Мәдәният, кинематография» бүлеге буенча чыгымнар республиканың консолидацияләнгән бюджетында 14,6 млрд сум тәшкил итә. Республика казнасыннан исә 9 млрд сум бирелер дип фаразлана. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында финанс министры урынбасары Алексей Шишкин әйтте. Мәдәният учреждениеләре эше өчен, мәдәният һәм кинематография өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыру... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

GeekVape в сотрудничестве с Absolute Racing выиграла чемпионат в категории GT3


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Екатерина Александрова

Россиянка Александрова обыграла первую ракетку мира Свентек


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Татьяна Марчук выпустила альбом «Экопесенки» на лейбле Riki Music





Путин в России и мире
Москва

Путин уточнил у Беглова причины снижения популярности Петербурга у туристов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

СМИ: Байден и Шольц не успели предложить Москве обменять Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Концерт

Концерт "Crush string quartet "с программой «Мировые рок - хиты»



Москва

Кубок Орловской области по спортивной гимнастике

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net