Түбән Камада чана-трактор поездының 60 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама комплекслы музеенда чана-трактор поездының 60 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәне ачу тантанасында шул истәлекле экспедициядән исән булган бердәнбер катнашучы Иван Коршин катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. 1960 елның 25 декабрендә булачак төзелеш урынына төзүчеләрнең беренче десанты килә. Алар чана-трактор поездында үзләре белән җиһаз — котельный, электростанция, бульдозерлар, экскаваторлар алып килгәннәр. Читать дальше...