Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 28.10.2020

Питрәч районы Белкино авылында җирле халык акчалары хисабына яңа часовня төзеделәр

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 28 октябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» , Люция Сираҗиева). Питрәч районы Белкино авылында хәйриячеләр һәм җирле халык акчасы хисабына яңа часовня төзелде. Белкинода объект авылга керү юлында урнаштырылган. Шушы көннәрдә аның тантаналы ачылышы булды. Часовняны изгеләндерү йоласын Павел атакай авыл халкы, меценатлар һәм инициаторлар катнашында үткәрде. Бу турыда район мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Авылда, нигездә, пенсионерлар яши. Өлкән яшьтәге Галина Волкова, часовня барлыкка килүгә барысының да шат булуын билгеләп үтте. Читать дальше...

Алабуганың ковид-госпиталендә 84 пациент дәвалана, 28 кеше кислород сулый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Алабуганың коронавиурс белән авыручылар госпиталендә 84 пациент дәвалана, 28 кеше — кислород терапиясендә. Бу турыда Алабуга Үзәк район хастаханәсе мәгълүматларына сылтама белән «Новая Кама» газетасы хәбәр итә. «Бер көндә госпитальгә 15-20 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә», — дип хәбәр иттеләр Үзәк район хастаханәсендә. Алабуга шәһәрендә һәм районда яшәүчеләрне социаль дистанция сакларга, битлек кияргә, кулларны яхшылап юарга, кеше күп җыела торган урыннарга бармаска... Читать дальше...

Россиядә күкрәк бизе яман шешеннән препаратны 2021 елда сыный башлаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә 2021 елда осповакцина нигезендә булдырылган сөт бизе яман шешеннән препарат клиник сынау уза башлый. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Химик биология һәм фундаменталь медицина институты директоры урынбасары Владимир Рихтерга сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Сентябрьдә без Сәламәтлек саклау министрлыгына сынауларның беренче стадиясен уздыру өчен рөхсәт алуга документлар пакеты бирдек. Безгә декабрьдә рөхсәт булачак дип ышандыралар, һәм якынча февральдә... Читать дальше...



Сovid-19 сәбәпле, Татарстанда «ЭКОлидер» конкурсын туктаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус пандемиясе сәбәпле, республиканың «ЭКОлидер» конкурсын туктаттылар. Бу турыда Татарстан Экологик һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Санитар-эпидемиологик вазгыять киеренке булу сәбәпле, «ЭКОлидер-2020» республика конкурсы туктатылган, диелгән хәбәрдә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын 2021 елда үткәрергә планлаштыралар.

«Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Казан этабы «Адымнар» мәктәбендә узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Мәртәбәле конкурсны уздыруда хәзер башкалада яңа ачылган «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы дә үз өлешен кертәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге уку йорты бәйгенең Казан этабында катнашучыларны үз бинасында кабул итәргә әзер.«Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыру комитеты җитәкчесе Алмаз Нургалиев һәм «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов шул хакта килештеләр. Быел «Җәлил укулары» Халыкара әдәби бәйгесе өченче тапкыр оештырыла. Читать дальше...

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярлылык критерийларын яңадан караячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярлылыкны билгеләү критерийларын яңадан караячак. Ведомство башлыгы урынбасары Андрей Пудов Дәүләт Думасының социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышында шул хакта әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Аның сүзләренчә, ярлылык дәрәҗәсе яшәү минимумына нигезләнергә тиеш түгел. «Бу алым яңадан каралырга тиеш. Без хәзер бу закон проекты белән (яшәү минимумын һәм минималь хезмәт хакы күләмен исәпләүнең яңа... Читать дальше...

Covid-19 буенча чараларны бозган россиялеләргә штраф салганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 буенча чараларны бозган өчен чит илдән кайткан Мәскәү кешеләренә 1,8 миллион сумнан артык штраф салганнар. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Мәскәү буенча идарәсендә хәбәр иттеләр. «Идарә чит илләрдән даими авиарейслар белән кайткан гражданнарның Россия баш дәүләт санитар табибы карары таләпләрен үтәвен контрольдә тота. Хәзерге вакытта идарә күрсәтелгән таләпләрне үтәмәгән гражданнарга 1668 беркетмә төзегән, суд... Читать дальше...

Евро курсы 92 сумнан артты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү биржасында сәүдә ачылган вакытта евро курсы 92 сумнан арткан. Бу турыда ТАСС хәбәр итә. Шулай итеп, көндезге икедә Европа валютасы 0,86 процентка арткан һәм 92,11 сум тәшкил иткән. Доллар 1,49 процентка артып, 78,46 сум булган. 26 октябрьдә хәбәр ителгәнчә, 25 сентябрьдән евро 90 сумнан төшкән.



Татарстанда ел ахырына кадәр тагын 21 гериатрия кабинеты ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта Татарстанда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә 50дән артык гериатрия кабинеты бар, ә ел ахырына кадәр тагын 21 ачылырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү комиссиясе рәисе Татьяна Ларионова Казанда демография мәсьәләләре буенча утырыш алдыннан хәбәр итте. «Демография» илкүләм проекты балалар тууга гына юнәлтелмәгән, ул өлкән буын турында да кайгырта. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан 110нчы үлем очрагы расланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер кеше Covid-19 инфекциясеннән үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирустан 110нчы үлем очрагы расланган», диелә хәбәрдә. 1950 елда туган ир-атны пневмония белән хастаханәгә китергәннәр. Пациентның хроник авырулары булган. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертизадан соң ачыкланган.

Казаннан Истанбулга яңа даими авиарейс ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Казаннан Истанбулга яңа даими авиарейс ачылды. Рейслар атнага өч тапкыр булачак. Бу турыда Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Казан» халыкара аэропортының кышкы расписаниесендә Истанбулга яңа даими рейс барлыкка килде. Очу вакыты 3,5 сәгать тәшкил итәчәк», диелгән хәбәрдә. Татарстанлылар Төркия шәһәренә дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрне оча алачак. Казаннан самолет 10.30 сәгатьтә кузгалачак, 14.15 сәгатьтә Истанбулның яңа аэропортына төшәчәк. Читать дальше...

Россиядә коронавирустан өйдә дәваланучылар бушлай дару белән тәэмин ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирустан өйдә дәваланучыларны бушлай дарулар белән тәэмин итү турында карар кабул ителгән. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Хөкүмәт дарулар буенча тәкъдимнәр әзерләде, чөнки кайбер кешеләр инфекция белән җиңелчә авырый һәм алар өйдә дәвалана. Россия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренчә, сүз даруларны сатып алу мөмкинлеге турында бара. Бу беренче проблема. Хөкүмәт бу мәсьәлә буенча фикер... Читать дальше...

Мускул атрофиясе белән авыручы балаларны дәүләт хисабына дәвалаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Каты авыручы 25 мең бала, шул исәптән арка мускулы атрофиясе белән авыручылар махсус булдырылган фонд хисабына медицина ярдәме ала алачак. Фондка югары салым (15 процент) түләүче россиялеләрнең салым акчасы күчәчәк. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Хәзер, без эшләгән беренчел бәяләүләр буенча, якынча 25 мең кеше әлеге фонд хисабына ярдәм алырга мөмкин», — диде ул. Салым акчасы сирәк очрый... Читать дальше...

Свердловск өлкәсендә татар кызы Губернатор премиясенә ия булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Артинск шәһәр округының «Азигулово урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең 9 сыйныф укучысы Әлимә Зиннурова Свердловск өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында җиңүче булды. Шулай итеп ул Свердловск өлкәсе Губернатор премиясенә ия булды. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төбәктә эпидемиологик вазгыять имин булмау сәбәпле, чараның тантаналы өлеше планлаштырылмый. Читать дальше...

Чаллы татар дәүләт драма театрында сезон ачылышын кичектерү сәбәбен аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 28 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы татар дәүләт драма театрында сезон ачылышын ике айга диярлек кичектерүләрен аңлаттылар. Сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сүзләренчә, репертуарны яңа сәхнәгә көйләү өчен күп вакыт китә. «Безнең театрның күп кенә спектакльләре иске бинаның кечкенә сәхнәсенә көйләнгән иде. Яңа бинага күчкәч, безнең зур сәхнәбез һәм залыбыз булды, шуңа күрә күп кенә спектакльләрне үзгәртергә туры килә», — диде ул. Театрның яңа бинасында беренче спектакль ноябрь ахырында куелачак. Читать дальше...

Татарстан илкүләм проектлар буенча еш искә алына торган төбәкләр исемлегенә кергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан сентябрьдә массакүләм мәгълүмат чараларында илкүләм проектлар контекстында еш искә алына торган төбәкләр рейтингында икенче урынны биләгән. Рейтингны «Медиалогия» компаниясе төзегән. «Медиарейтингта Краснодар крае, Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе лидер булган», диелгән хәбәрдә. Массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 1,6 миллиард сум алачак дип еш хәбәр ителгән. Татарстанның Яшел Үзән... Читать дальше...

Миңнеханов: Иң мөһиме – нефть-газ химиясе предприятиеләренә максималь йөкләнеш бирү

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында агымдагы елның 9 аенда Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы эшенә йомгак ясалды һәм берничә проект тәкъдим ителде. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, 2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында... Читать дальше...

Санкт-Петербургта Татар медиафорумы була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). 31 октябрьдә Санкт-Петербургта «Медиатрендлар һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары»  II татар медиафорумы була. Санитар-эпидемиологик вазгыять сәбәпле, форум Zoom мәйданчыгында онлайн узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Форумга журналистлар, блогерлар һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары мәсьәләсе белән кызыксынган кешеләр чакырылган. «Питер Татар» порталының YouTube-каналында туры трансляция вакытында кыска хәбәрләр белән чыгыш ясау... Читать дальше...

Адыгеяда Корбан гаетенә рәсми бәйрәм статусы бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Адыгея Республикасында мөселманнарның Корбан бәйрәме һәм православларның мәрхүмнәрне искә ала торган көне (Радоница) закон буенча бәйрәм көннәре дип расланган. Адыгея парламенты депутатлары «Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы» Адыгея Республикасы законына үзгәрешләр кертү турындагы» карар кабул иткән. Бу турыда дәүләт хакимияте органы матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Моңа кадәр әлеге законның 2 маддәсендә Ураза гаете бәйрәм көне итеп билгеләнгән иде. Читать дальше...


Музыкальные новости
Владимир Высоцкий

Что Золотухин рассказывал про некрасивые тайны Таганки и почему Высоцкий его не простил





Персональные новости
ЦСКА

РОСГВАРДИЯ ОБЕСПЕЧИЛА ПРАВОПОРЯДОК ВО ВРЕМЯ ВО ВРЕМЯ ФУТБОЛЬНОГО МАТЧА «ЦСКА» - «СПАРТАК» В МОСКВЕ





Илдар хәзрәт Баязитов: Изоляция вакытында көненә 2 мең кешегә кайнар ризык тараттык

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле изоляция чорында Казанда «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды көненә 2 мең мохтаҗ кешегә кайнар ризык тараткан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов хәбәр итте. «Изоляция чорында „Тормыш юлы“ акциясен оештырып, көненә 2 мең кешегә кайнар ризык тараттык, хәзер көненә 150 ланч-бокс өләшәбез. Аена 500 ләп азык-төлек җыелмасы өләшәбез»... Читать дальше...

Милли китапханәнең MOÑ театр мәйданчыгы «Моң» лирик комедиясе белән ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Милли китапханәнең яңа бинасында урнашкан MOÑ театр мәйданчыгының беренче премьерасы «Моң» спектакле булачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. «Моң» — лирик комедия, рус-татар ситкомы. Режиссер — Борис Павлович. Драматурглар — Вячеслав Дурненков һәм Илгиз Зәйниев. Консультант — Йолдыз Миңнуллина. Актерлар составы — Нурбәк Батулла, Лиля Мәсгутова һәм Анастасия Радвогина. Спектакль 7 һәм 8 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә күрсәтелә. Яшь чикләре — 16+

Мәскәүдә Татарстанның якташлар җәмгыяте җитәкчесе 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татарстан якташлар җәмгыятенең башкарма директоры, Мәскәү өлкәсенең татар милли үзәге җитәкчесе Фуат Солтановка 65 яшь тулды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә туган Фуат Солтанов гомеренең яртысын флотта үткәрә. Ул су асты көймәләрендә — башта Төньяк, аннары Кара диңгез һәм Балтыйк флотында хезмәт итә. 30 яшендә командир була. Алжирда Хәрби атташе булып хезмәт итә. Читать дальше...

Путин Россиядә коронавирусның икенче дулкыны турында сөйләшергә иртә дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә яңа коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны турында сүз юк. Бу турыда дәүләт башлыгы Владимир Путин Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте. РИА Новости шул хакта хәбәр итә. «Без ниндидер икенче дулкын турында әйтмибез. Белгечләр фикеренчә, кайбер төбәкләргә беренче дулкыны килеп җиткән генә әле. Бүген иртән шул хакта фикер алыштык», — дигән Россия Президенты. «Кулны пульста тотарга һәм вакыйгаларга вакытында игътибар итәргә кирәк», — диде Путин. Читать дальше...

Румыния татарлары Сабан туе һәм көрәш турында журнал һәм китаплар чыгарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Румыния татарлары «Qazaq Kuresî» («Казах көрәше»), «Koresh Moştenirea Tătară» («Көрәш — татарның мирасы»), «Revista Dobrogeana» («Добруджа журналы») һәм «Sporturile Turcice Şi Tătare» («Төрек-татар спортлары») дип аталган китап-журналлар чыгарган. Аларның авторы — Румыния Көрәш федерациясе рәисе Наим Белджин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде. «Revista Dobrogeana» («Добруджа журналы»)... Читать дальше...

Россиядә яңадан пенсия таныклыгы бирә башлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2021 елдан башлап гражданнарга яңадан пенсия таныклыклары бирелә башлаячак. Бу хакта Федерация Советының социаль комитеты башлыгы урынбасары Елена Бибиковага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Берничә ел элек пенсия таныклыклары гамәлдән чыгарылды, безгә мөрәҗәгатьләр күп булды. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков катнашындагы утырышта (көзге сессиядә) без пенсия таныклыкларын бирергә кирәклеген аңлаттык»... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Команда Орловской области стала победителем хоккейного турнира среди команд Черноземья


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Прямая трансляция матчей Рыбакиной и Путинцевой за выход в 1/8 финала турнира в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Концентрация песка в городском воздухе возвращается к обычным значениям





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Антонио Вивальди

«Вивальди. Времена Года. Шнитке. Кончерто Гроссо»: концерт в старинном соборе при поддержке Relax FM



Москва

Полянский обратил внимание на пост экс-главы МИД Линкявичуса о Крымском мосту

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net