123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2020

Новости за 02.10.2020

Питрәч йолдызчыклары телевизион фестиваль номинациясендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 2 октябрь, «Татар-информ», « Алга », София Егорычева). Казанда «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XX ачык яшьләр телевизион фестиваленең юбилей гала-концерты узды. Анда Питрәчнең «Пластилин» хореография студиясе урта төркемдә «Хореография» номинациясендә беренче урын алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бәйрәм кичәсендә гран-при ияләре, җиңүчеләр һәм лауреатларның исемнәре игълан ителде, иң яхшы педагогларга мактаулы исемнәр, Дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты... Читать дальше...

«Кванториум» үзәгендә «Цифра+» остаханәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Кванториум» үзәгендә «Цифра+» остаханәсе ачылды. Яңа остаханәдә булачак математиклар шөгыльләнәчәк. Аны ачу «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Ачылу тантанасында катнашкан Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина барысын да көтеп алынган вакыйга белән котлады һәм бары тик алга гына баруларын гына теләде. Математика остаханәсендә 11 яшьтән 18 яшькә кадәрге 300 бала Scratch... Читать дальше...

Казанда сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Сувар Плаза» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсен ачу тантанасы узды. Чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һ.б. катнашты. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Намаз уку бүлмәсе сәүдә үзәгенең 3нче катында урнашкан. Намаз уку бүлмәсенә Иранның Генераль консуллыгы аша керергә кирәк. Читать дальше...



Ольга Павлова мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен Укытучылар көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы, педагогика фәннәре докторы Ольга Павлова Бөтендөнья укытучылар көне алдыннан укытучыларга һәм педагогика тармагы ветераннарына истәлекле бүләкләр һәм Дәүләт Думасыннан Рәхмәт хатлары тапшырды. Тантаналы чара Кембриджның «Бала-Сити» халыкара мәктәбендә узды. «Мин барлык укытучыларны да бу матур бәйрәм белән котлыйм. Бу укытучыларга һәм остазларга... Читать дальше...

Атна ахырында Татарстанда салкынайтачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе Татарстанда салкынайтачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Ике атна дәвамында Татарстан территориясендә һава торышын антициклон билгели, шуңа республикада явым-төшемсез һава торышы һәм 20-21 градус җылы булачак. Хәзер уртача һава температурасы 3-6 градуска нормадан артык, дип хәбәр итә синоптиклар. Шимбә, 3 октябрьдә дә шундый ук һава торышы булачак. Әмма якшәмбедән һава агымы төньяк... Читать дальше...

Татарстанда 740 меңгә якын кеше грипптан прививка ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октября, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда 740 меңгә якын кеше грипптан прививка ясаткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. «Хәзерге вакытта грипптан вакцинацияне алынган вакцина саны процентыннан саныйбыз. Татарстан буенча олылар өчен алынган вакцинаның 97,4 процентын ясаганнар», — диде спикер. Искәртеп узабыз, Татарстанга олылар өчен гриппка каршы барлыгы 530 меңнән артык доза кайткан... Читать дальше...

Татарстан уку йортларында 17 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда мәктәпләрдә һәм университетларда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 17 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. «Бүгенге көндә студент, мәктәп укучысы һәм педагоглар арасында авыруның 17 очрагы безнең контрольдә. Шуларның дүртесе студент, өч укучы һәм ун педагог», — дип сөйләде ул. Читать дальше...

Татарстанда томан төшәргә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Ял көннәрендә Татарстанда томан һәм кырау төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнлә һәм иртән һава шартлары начарлануы көтелә. «3 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан төшәргә мөмкин”, диелгән хәбәрдә. Моннан тыш, урыны белән төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы 2-7 градус җылы булачак, ә көндез 15-20 градуска кадәр җылытачак.



Патяшина: Битлек кимәгән очракта җәмәгать транспортында Covid-19 йоктырырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Җәмәгать транспортында битлек кимичә барсаң, яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы бик югары булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. «Мин Covid-19 йоктыру урыны җәмәгать транспорты булуга игътибар итәргә теләр идем. Элеккечә без битлек кимәгән кондукторлар барлыгын күрәбез... Читать дальше...

Татарстанда WorldSkills илкүләм чемпионаты җиңүчеләренә акчалата бүләк тапшырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Яшь профессионаллар-2020» WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалының җиңүчеләре һәм призерларына акчалата бүләк биреләчәк. Бу хакта бүген Казан Кремлендә бүләкләү тантанасында билгеле булды. Барлыгы 169 җиңүчегә дипломнар тапшырылды.  ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, беренче урынга лаеклар 172 мең сум алачак. Икенче урын өчен 143 мең сум, өченче урын өчен 114 мең сум акча каралган. «Профессионализм өчен» медальоны ияләренә 34 мең сум акча бирелә. Читать дальше...

Казанда ир-ат үз анасын үтергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Казанда ир-ат үз анасын үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булды. Гадәттән тыш хәл бүген көндез Лаврентьев урамындагы йортларның берсендә булган. 35 яшьлек ир-ат 61 яшьлек анасын үтергән. Агентлыкка билгеле булганча, хокук саклаучылар ир-атны тоткарлаган.

Алинә Заһитова: Минем өчен борчылмагыз, минем бар да яхшы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова укулар һәм «Ледниковый период» проектында катнашуга карамастан, бозда шөгыльләнүен дәвам итә. «Минем өчен борчылмагыз, минем бар да яхшы. Мин элеккеге кебек яшәүдән ямь табам, әмма хәзер фигуралы шуудан тыш башка кызыксынулар да барлыкка килде. Дүшәмбе мин университетка барам, аннары тренировкага барам һәм кичкә кадәр анда булам. Әгәр укулар булмаса, мин гадәттәгечә 9.00 сәгатьтән кичкә кадәр тренировкада булам», — дип сөйләде ул. Читать дальше...

Татарстанда зур чараларны оештыручылар битлек киюне таләп итәргә тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда зур чараларны оештыручылар тамашачыларның битлек режимны үтәүләрен контрольдә тотарга тиеш булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. «Без бүген карар кабул иттек. Күпсанлы кешеләр белән күмәк чара үткәрелгәндә, чараны оештыручылар битлек киеп йөрүне контрольдә тотсын өчен аерым пункт язачакбыз. Читать дальше...

Миңнеханов «Химград»та  яңа производство һәм Covid-19га каршы продукция белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисында булды. Анда ул «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа производство куәтләрен карады. Җитештерү биналарын караганда, экскурсиядә катнашучыларга 2018 елда «Химград» территориясендә урнашкан индустриаль парк кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары акселерациясе буенча федераль проект катнашучысы булуын искә төшерделәр. Проект ике этапта гамәлгә ашырылды... Читать дальше...

«Татар-информ» ветеран хезмәткәрләрен Өлкәннәр көне хөрмәтенә бәйрәмгә чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ветеран хезмәткәрләрен Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмгә чакырды. «Татар-информ» быел 30 еллык юбилеен уздыра. Ул республика тормышында бик зур роль уйнаучы мәгълүмат агентлыгы. 30 ел буе зур эшләр эшләгән, авыр вакытларда да республика тормышын, хакимият органнары эшен яктырткан. Ә зур эшләр артында кеше тора. Үткәнне, эшләгән кешеләрнең кадерен белергә кирәк», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. Читать дальше...

Октябрьдә Казан парковкалары элеккеге эш режимына күчә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). 18 октябрьдә Казан муниципаль парковкалары элеккеге эш режимына күчә. Алар эш көннәрендә һәм шимбә 7.00-21.00 сәгатьләрдә түләүле булачак. Бу турыда Татарстан башкаласы Башкарма комитеты карарында хәбәр ителә. «Казанда түләүле муниципаль парковкалар тәүлек буе эшләү режимына күчә. Эш көннәрендә 07.0-18.00 сәгатьләрдә стоянкага машина кую түләүле, ә 18.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр эш көннәрендә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә бушлай булачак», диелгән документта. Читать дальше...

Чаллыда җиңел машина белән идарә итүче исерек ир-ат байкершаны таптаткан

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 2 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда җиңел машина белән идарә итүче исерек ир-ат мотоциклчы кызны таптаткан. Бу турыда җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Һәлакәт кичә кич Җиңүгә 40 ел урамында булган. Алтынчы модельле «Лада» автомобиле белән идарә иткән 49 яшьлек йөртүче борылганда «Кавасаки» мотоциклына юл бирмәгән һәм 26 яшьлек байкершаны бәрдергән. Һәлакәт урынына килгән полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, җиңел машина белән идарә итүче ир-ат исерек булган. Читать дальше...

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы темасына журналистлар эшләре бәйгесе игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган журналист эшләре конкурсы игълан ителде. Бу турыдагы мәгълүмат конкурсның рәсми сайтында пәйда булды. «Без журналистларга конкурс битендә үзләренең иң яхшы материалларын урнаштырырга тәкъдим итәбез, ә сайтка керүчеләргә әлеге кызыклы тарихлар белән танышырга һәм иң ошаганнары өчен тавыш бирергә тәкъдим итәбез», диелгән хәбәрдә. Җиңүчеләрне 2020 елның 25 декабрендә игълан итәчәкләр, аларга бүләк һәм диплом тапшырылачак. Читать дальше...

Татарстан Президенты Россиядә беренче газ-моторлы «Чайка-СПГ» теплоходында йөрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты сыекландырылган табигый газда эшләү өчен төзелгән Россиядә беренче пассажир елга судносын карады. Рөстәм Миңнеханов анда Казансу елгасы буйлап йөреп карады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Республика Президенты презентациядән соң Казансу буенча „Чайка-СПГ“ газ-моторлы теплоходында йөзде. Рөстәм Миңнехановны сәфәрдә проектны эшләүчеләр озата йөрде», — диде ул. Читать дальше...


Музыкальные новости
Фрэнк Синатра

Леонардо ДиКаприо может сыграть Фрэнка Синатру в новом байопике Мартина Скорсезе





Персональные новости
Кубок

Псковские волейболисты стали призерами международного турнира «Кубок дружбы»





Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше, ә барлыгы 78 кеше үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Казанда яшәүче 1961 елда туган ир-атны коронавиурс инфекциясе диагнозы белән Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә китергәннәр. Ике яклы пневмония авыруны катлауландырган, шулай ук хроник авырулары кискенләшүе дә сәламәтлеген начарайткан. «Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә. Читать дальше...

Республикада 1,5 меңнән артык татарстанлы дәүләт хезмәткәре булырга дәгъва итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Татарстанда яшәүче 1500дән артык кеше республиканың дәүләт аппаратында эшкә дәгъва кыла. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов Андрей Кузьмин белән «100% Татарстан» проекты өчен интервьюда хәбәр итте. «Без конкурс процедураларында бәйсез орган сыйфатында катнашабыз һәм дәүләт хезмәтендә эшләргә теләгән яшьләрне күрәбез. Алар барысы да персоналны сайлап алу һәм бәяләү үзәгенең зур базасына кертелгән. Читать дальше...

Татарстан предприятиеләрендә санитар нормаларны тикшерүләр ешайды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе предприятиеләрдә коронавирус инфекциясе таралуга каршы чараларның үтәлешен тикшерүне көчәйтте. Ведомство башлыгы Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән объектлар һәм предприятиеләрдә контрольне көчәйтергә йөкләмә бирелде. Читать дальше...

Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Илфат Әхмәдуллин билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбе директоры булып эшләгән Илфат Әхмәдуллин 2020 елның 23 сентябрендә Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Әлеге хәбәрне ул «Татар-информ» хәбәрчесенә раслады. Татар телендә белем бирүче Ядегәр авылы мәктәбе укучысы Инсаф Фәйзрахманов бердәм дәүләт имтиханнарында дүрт фәннән 393 балл җыеп, Татарстанда быел киң танылды. «Татар-информ»га билгеле булганча, 1989 елдан бирле алыштыргысыз Кукмара... Читать дальше...

Казанда яшәүче хатын-кызны автобуста битлексез барган өчен штрафка тартканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанда яшәүче хатын-кызны автобуста битлексез барган өчен штрафка тартканнар. Бүген Яңа Савин районында битлек режимын бозучыларны ачыклау максатыннан рейд узды. Полиция хезмәткәрләре үзләре кергән беренче автобуста ук иминлек чараларын үтәмәгән бер кызны күреп алды. «Мин автобуста хастаханәдән кайтып килә идем. Битлекне шунда онытып калдырганмын», — дип акланды кыз автобустан чыкканда. Кызга тукталышта ук беркетмә төзеделәр. Хәзер аңа бер... Читать дальше...

Татарстанда бер атна эчендә ОРВИ таралу аркасында 34 сыйныфны япканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда ОРВИ таралу аркасында 34 сыйныфта укыту процессын туктатканнар. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Соңгы атнада 16 мәктәптәге 34 сыйныфта салкын тидереп авыручыларның артуы сәбәпле укыту процессы туктатылды. Бу — Казан шәһәре һәм Баулы районындагы мәктәпләр», — дип искәртте спикер. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Кыргызстанцы завоевали медали на международном турнире по танцам в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Мария Шарапова

Первая ракетка России рассказала об общении с Шараповой


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Мокрый фасад: как сделать отделку по технологии СФТК





Путин в России и мире
Москва

Тема дня: Путин назвал сохранение духовных ценностей условием укрепления суверенитета


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

VII Всебелорусское народное собрание: основные заявления Александра Лукашенко




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

Запрещено в служении проводившему панихиду по Навальному священнику



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Арутюнов

Финалист шоу “Голос” Сергей АРУТЮНОВ прямо при выезде со своего сольного концерта в Кремле cлучайно сбил девушку. А ей оказалась солистка группы Демо.



Москва

Постпред США в ООН хотела переложить вину за разжигание ядерной войны на РФ

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net