Рөстәм Миңнеханов яшь җырчы Данила Новиковка «Ты супер!» проектында уңышлар теләде
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәләнең яшь җырчысы Данила Новиковның чыгышын бәяләде һәм аңа «Ты супер!» вокаль проекты ярымфиналында уңышлар теләде. Республика Президенты Instagram, Twitter һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләрендә шулай дип язган. «Данила, син булдырасың, искиткеч чыгыш ясадың! Ярымфиналда уңышлар телим», - дигән Миңнеханов. «Ты супер!» халыкара вокаль проектында катлаулы язмышка ия, тәвәккәлләп зур сәхнәдә чыгыш ясарга карар кылган балалар катнаша. Хәзерге вакытта Данила Новиковны әбисе Лилия Васильченко тәрбияли. Әтисе улы белән аралашмый, әнисе исә сабый берничә айлык чагында автомобиль авариясендә һәлак булган.