Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган. Аларның берсе чирне читтә йоктырып кайткан, 33 кеше инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «5 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өендә дәвалана», - диелә хәбәрдә. Шул рәвешле, 13 октябрьгә республикада коронавирусның барлыгы 7 мең 618 очрагы теркәлде. 6 мең 421 кеше (шуларның кырыгы – узган тәүлектә) терелгән.