123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Новости за 06.09.2020

Спас районының Идел буе бистәсендә яңа балалар мәйданчыгы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Спас районының Идел буе бистәсендә яңа балалар мәйданчыгы ачылды. Уен шәһәрчеген балалар бакчасы янына ясаганнар. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза. Бу кечкенә зонаны администрация һәм җирле халык төзекләндерергә карар кылган. Анда заманча уен һәм спорт инвентарьлары куелган. Мәйданчык үзара салым программасы ярдәмендә барлыкка килгән. Проектның бәясе 264 мең сум тәшкил иткән. Мәйданчык төрле яшьтәге балаларга исәпләнгән: монда кечкенә балалар да, өлкәнрәк балалар да уйный ала. Читать дальше...

Түбән Камада «Сәламәтлек үзәге» ачылды, анда бушлай тикшерү узарга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама Үзәк район хастаханәсендә «Сәламәтлек үзәге» эшен яңадан башлап җибәрде. Анда заманча җиһазларда кешенең организмын бушлай тикшерәләр. 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше тикшерү уза ала. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә. Процедуралар исемлегенә электрокардиограмма, артерияне, тышкы сулыш функциясен (спирометрия) тикшерү керә. Белгечләр шулай ук күзне, тешләрне һәм авыз куышлыгын тикшерә, тән массасы индексын, липид балансын үлчи, кандагы шикәр һәм холестерин күләмен экспресс-ысул белән билгели. Читать дальше...

Актаныш районында комбайн янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Актаныш районы кырында эшләп йөргән комбайн янган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләргә Такталачык авылы янындагы кырда комбайн януы  турында шаһит сөйләгән. Ул 14.30 сәгатьтә 01 телефоны буенча шалтыраткан. Һәлакәт урынына 103нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Янгынны 12 минутта сүндергәннәр. Әлегә комбайнның яну сәбәбе билгесез.



«Ак Барс» хоккейчылары өстәмә вакытта «СКА» командасын җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Санкт-Петербургның «СКА» хоккейчыларын 3:2 исәбе белән җиңде. Уен Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда узды. Уен гадәттәгечә Россия һәм Татарстан гимннарыннан башланды. Алар баянчылар Наил Сәгъдиев, Булат Хисмәтов һәм Айнур Моратов тарафыннан башкарылды. Беренче периодта голлар булмады. Икенче период. Җиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев исәпне ачып җибәрде. Голга китергән нәтиҗәле бәрүләрне... Читать дальше...

Чиләбедә «Татар кызы» конкурсының финал тантанасы узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Чиләбедә «Татар кызы» конкурсының финал тантанасы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы ның матбугат хезмәте хәбәр итә. 2020 елның 18 сентябрендә 18: 00 сәгатьтә Чиләбе филармониясенең Прокофьев исемендәге концерт залында барлык җанатарларны һәм татар мәдәниятен үз итүчеләрне көтәләр. Биредә Чиләбе өлкәсе татар конгрессы оештырган милли проект - «Татар кызы»ның юбилей, унынчы конкурсы финал тантанасы узачак. Чара берничә милли проектны үз эченә ала: «Татар... Читать дальше...

Мәскәүдә мөселман эшмәкәрләре Cабан туе дини вәгазьдән башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, Мөхәррәм аеның 18нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә китте. Биредә ул Ислам бизнесының халыкара ассоциациясе (МАИБ) уздырган бизнес-сабантуйда мәртәбәле кунак буларак катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Бизнес сабантуе - ул нетворкинг форматындагы мөселман эшмәкәрләренең кризис шартларында табыш алу юллары буенча үзара тәҗрибә уртаклашу җыены. Эшлекле сессияләр намаз, спорт чаралары... Читать дальше...

Курган өлкәсендә «Ел гаиләсе-2020» бөтенроссия конкурсында татар гаиләсе җиңүче булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). 2020 елда «Ел гаиләсе» бөтенроссия конкурсының оештыру комитетына төбәк этапларында җиңгән 342 гаилә тәкъдим ителгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Оештыру комитеты карары белән 89 гаиләне үз эченә алган бөтенроссия конкурсында җиңүче гаиләләр исемлеге расланган. Экспертлар онлайн-форматта гаиләләр портфолиоларын, аларның визит карточкаларын һәм туган якның социаль тормышында актив катнашуларын бәяләгән. «Ел гаиләсе» бөтенроссия... Читать дальше...



Казанда пенсионер банк хезмәткәре дип атаган мошенникларга өч миллион акча күчергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда пенсионер үзен банк хезмәткәре дип атаган мошенникка өч миллион акча күчергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Август азагында 74 яшьлек ир-атка билгесез ир шалтырата һәм үзен банкларның берсендә куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. «Банк хезмәткәре» барлык акчаларны резерв счетларына һәм карталарына күчерергә тәкъдим итә. Ул пенсионерга шик тумасын өчен аның исемен һәм паспорт мәгълүматларын атаган. Өлкән... Читать дальше...

Омск өлкәсенең Борынгы Әшевән авылында мәчет ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Омск өлкәсенең Борынгы Әшевән авылында мәчет ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәчетнең барлыкка килүе, төзелеше авыл халкының, эшкуарларның ярдәме белән булды. Борынгы Әшевән авылы 1226 елда барлыкка килгән. Башка татар авылларындагы кебек, бу авылда да мәчет булган, атеизм чорында ул юк ителә. Хәзер, озак тукталыштан соң, авылда яңадан азан тавышлары яңгырады, диелә хәбәрдә.

Как нурлатцам отучиться от вредной еды?

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Для многих постоянное желание перекусить, съесть что-нибудь мучное или сладенькое давно стало привычкой. Мы оправдываем себя тем, что у нас отсутствует сила воли, к тому же жизнь на шпинате и вареной брокколи – врагу не пожелаешь.

Россиядә мәктәп укытучыларын коронавирустан прививка ясарга мәҗбүр итмәячәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә мәктәп укытучылары мәҗбүри рәвештә Covid-19 коронавирусыннан прививка ясатмаячак. Шул турыда РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко сөйләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «Төбәкләр педагогларга тест оештыралар, бу - беренчедән. Икенчедән, коронавируска каршы вакцинация буенча планлы эш башлангач, укытучыларга да тәкъдим ителәчәк. Бу ирекле тәртиптә булачак», - дип искәртте профильле министрлык вәкиле. Шул ук вакытта мәктәп укучыларыннан тестларны... Читать дальше...

«Моабит дәфтәрләре» китабы Мәскәүдә туган якны өйрәнү әдәбияты конкурсында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән «Моабит дәфтәрләре» китабы «Кече Ватан-2020» XVI бөтенроссия төбәк һәм туган якны өйрәнү әдәбияты конкурсында «Бу көнне без мөмкин кадәр якынайттык...»номинациясендә җиңүче булды. Бүләкләү XXXIII Мәскәү халыкара китап ярминкәсе кысаларында узды. Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинга конкурста җиңүче дипломын тапшырдылар. Китап 2019 елда татар һәм рус телләрендә дөнья күрде. Муса Җәлилнең... Читать дальше...

Татарстанда 25 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 сентябрьдә, Татарстанда җылы һәм коры һава торышы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Аз болытлы һава торышы фаразлана, республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз. Хәер, төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин. Талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 5-10 градус җылы була. Көндез һава 20, 25 градуска кадәр җылыначак. Синоптикларның якынча фаразына караганда, төбәк территориясендә һава торышы чәршәмбе, 9 сентябрьдә, янә начарланачак.

Дөньядагы иң куркыныч авырулар билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»).Телевидениедә тапшырулар алып баручы һәм табиб Елена Малышева дөньядагы иң куркыныч авыруларны атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Ул коронавирус турында күп кенә яңалыклар фонында кешеләр күпкә зуррак проблема тудыра торган башка авырулар турында оныта башлады, дип белдерә. «Коронавирус — иң куркыныч авыру түгел һәм бөтенләй куркыныч авыру түгел кебек», — диде Малышева «Сәламәтлек» программасы эфирында. Ул  искәрткәнчә, CОVID-19 дөньяда көндәлек үлем статистикасы буенча 17нче урында тора... Читать дальше...

Табиблар смартфоннарның хәтергә тискәре йогынты ясавын ачыклаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Теләсә нинди кәрәзле телефоннарны, шул исәптән смартфоннарны куллану хәтер сыйфатына тискәре йогынты ясый. Моңа Тимур Фрунзе урамындагы Мәскәү дәвалау үзәге табиб-терапевты Олеся Набокова игътибар иткән. Бу хакта «Прайм» агентлыгы хәбәр итә. «Смартфонның кеше организмына йогынтысы тискәре факторларының берсе - хәтер кимү», – диде табиб. Аерым алганда, гаджетлардан актив файдаланучы балаларның яктылык һәм тавыш сигналларына реакциясе акрынайган, язганда хаталар саны сизелерлек арткан. Читать дальше...

Лениногорскида ике җиңел машина бәрелешкән, һәлакәттә ике кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Лениногорскида ике җиңел машина бәрелешкән, һәлакәттә ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте. Юл-транспорт һәлакәте кичә Әгадуллин һәм Сәнәгать урамнары кисешкән урында булган. Биредә 9нчы модель «Лада» һәм «Лада Приора» бәрелешкән. Утыз яшьләрдәге ир-ат һәм унсигез яшьләр тирәсендәге кыз зыян күргән. Кызны «ашыгыч ярдәм» машинасында алып киткәннәр.


Музыкальные новости
Моргенштерн

Кто из российских звезд перевел миллионы рублей жертвам «Крокуса»: сколько пожертвовали SHAMAN, Моргенштерн*, Бузова, Крид, INSTASAMKA, «Пикник» и другие





Персональные новости
Сергей Брановицкий

Консультации, Составление Договоров, Присутствие Продюсера при заключении договоров и переговорах. Лекции. Переговоры. Встречи и Обсуждения.





Россиядә кайбер мәктәпләр дистанцион укуга күчкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»).«Коронавирус белән авыручыларны ачыклау сәбәпле, классларны һәм мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү очракларының берничә очрагы Россия Федерациясендә теркәлгән», - дип белдерде РФ мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Без көн саен мониторинг ясыйбыз, исәпкә алып барабыз, шул исәптән балаларның, сыйныфларның, мәктәпләрнең күпмесе белем бирү учреждениесендә инфекция таралу очраклары ачыклану сәбәпле, дистанцион укуга китүен дә. Читать дальше...

Иртәгә томан төшәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 сентябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә. Шул ук вакытта республикага акрынлап җылы һава торышы кайта. Көндезге сәгатьләрдә җылылык 25 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

Мамадышта реконструкциядән соң стадион-ипподромны тантаналы рәвештә ачтылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Мамадышта күптән көтелгән яңартылган стадион-ипподром ачылды. Объект «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсының грант акчасына реконструкция ясалганнан соң икенче тормыш алды. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Ачылу тантанасы ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов катнашында узды. Рәсми... Читать дальше...

«Авыр чакта тәүбә кылу калебне чистарта» - «Шәһри Казан» газетасы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», « Шәһри Казан »). Тормыш сынаулары өметсезлек өчен сәбәп түгел, киресенчә, алар бездә сабырлык һәм максатчанлык тәрбияли. Авыр чакта тәүбә кылу калебне чистарта, кеше Аллаһы Тәгаләнең янәшәдә булуын аңлый, Ул бары изгелек кенә тели… Кеше тормышында күңелсез һәм авыр, көтелмәгән хәлләр күп була: гаилә һәм сәламәтлек белән бәйле мәшәкатьләр, законнарның бозылуы һ. б. Ислам дине бу авырлыкларның барлыкка килү сәбәбен аңлатып бирә. Бу хакта Коръәннең түбәндәге аятендә дә телгә алына... Читать дальше...

Сергей Кравцов: Дистанцион укытуга күчү турындагы сөйләшүләр чынбарлыкка туры килми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдергәнчә, мәктәп белем бирү системасы традицион көндезге уку формасыннан баш тартмаячак. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Казанда журналистларга әйтте. «Тулаем алганда, уку елы көндезге режимда тыныч кына башланды. Мәктәп белем бирү системасының дистанцион укытуга күчүе турындагы барлык сөйләшүләр дә чынбарлыкка туры килми. Чөнки мәктәп белеме — укыту гына түгел, тәрбия процессы да», - диде Кравцов. Читать дальше...

Әтнә районы басуында янгын сүндерүчеләр тракторга капкан утны сүндергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Әтнә районындагы басуда янгын сүндерүчеләр тракторга капкан утны сүндергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Авыл хуҗалыгы техникасы януы турындагы хәбәр янгын сүндерүчеләргә алдагы көнне көндезге унбердә килеп ирешкән. Дүсем авылыннан ерак түгел басуда «МТЗ — 1221» тракторы һәм пресс-подборщигы янган. 108нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре янгынны тиз арада сүндергән. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

GeekVape в сотрудничестве с Absolute Racing выиграла чемпионат в категории GT3


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина о том, что не играла в Индиан-Уэллс из-за болезни: «К сожалению, восстановление заняло много времени»


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Выпуск ЦФА на платформе «Атомайз» поможет снизить нагрузку на экологию





Путин в России и мире
Москва

Мособлдума выступила за присвоение Красноармейску высокого звания


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

«С какой целью вы пришли почтить память? Он вам родственник?» В Москве осудили девушку, которая пришла возложить цветы в память о Навальном



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Песня

Вывод Песни, Альбома, Клипа в ТОП Музыкальных Чартов!



Москва

Румыния с 31 марта впервые начнет выдавать шенгенские визы россиянам

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net