123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Новости за 16.09.2020

Татарстанда ятим балаларга 352,6 миллион сумга торак сатып алыначак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ятим балаларга 352,6 миллион сумга 250 фатир сатып алу планлаштырыла. Бу мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында чыкты. «Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы кирәге өчен торак биналар сатып алу. Башлангыч бәя: 352 602 257 сум», диелгән документта. Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Теләче, Чистай, Саба, Тукай, Актаныш, Апас һәм Чирмешән районнарында фатир сатып алыначак. Норма буенча... Читать дальше...

Казанда беренче бөтенроссия урам уеннары була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). 19 һәм 20 сентябрьдә Казанда яңа «Урам» паркында бөтен илдән 800-дән артык спортчы катнашуында I Бөтенроссия урам уеннары (Urban games) узачак. Ярышларда 80 комплект медаль уйнатылачак, уеннарны оештыруда 200гә якын волонтер ярдәм күрсәтәчәк. Бу турыда «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автономияле оешмага сылтама белән Казан мэриясе хәбәр итте. Ярышлар баскетбол, велосипед спорты (ВМХ — фристайл — парк), роллер-спорт, скейтбординг... Читать дальше...

Иртәгә Татарстанда 17 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 сентябрьдә, Татарстанда бераз яңгыр яву ихтимал. Һава температурасы 12-17 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте. «Алмашынучан-болытлы һава торышы була Төнлә урыны белән бераз яңгыр көтелә», диелә хәбәрдә. Көндез явым-төшем булу ихтималы аз. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк. Төнлә температура 2-7 градус җылы була, кайсыбер районнарда кырау төшү ихтималы бар.



Камал театры яңа сезондагы спектакльләрен туры эфирда онлайн күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Камал театры яңа сезонда онлайн-спектальләрне дәвам итә. Спектакльләр туры эфирда күрсәтеләчәк. Дөньяның һәр почмагында шушы минутта уйналган спектакльне карап булачак. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Спектакльләрнең интернет трансляцияләрен Мәскәү, Чаллы, Нью-Йорк, Хельсинки, Истамбул — бөтен дөньяда онлайн караганнар инде. Моның өчен Камал театры сайтына kamalteatr.ru кереп, онлайн спектакльләргә билет алырга кирәк. Билетны эфир тамамланганчы гына сатып алырга була. Читать дальше...

Турчак Татарстан «Бердәм Россия» партиясенең көзге сайлауда ышанычлы җиңүен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Узган сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе илдә әйдәп баручы сәяси көч булуын раслады. 78 мең мандатның 97 процентын партия кандидатлары алды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәскәүдә партия генсоветы президиумы утырышында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чарада көзге тавыш бирүгә йомгак ясалды. «Бердәм тавыш бирү көнендә партия янә Россиянең әйдәп баручы сәяси көче статусын раслады»... Читать дальше...

Республика клиник хастаханәсендә Ярославльдән килгән яшүсмерне коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Республика клиник хастаханәсенең торакаль хирурглары Ярославльдән килгән егетне коткарды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 16 яшьлек егет үпкәләр авыртуына заралана. Әнисе аны хастаханәгә алып бара, табиблар типик бронхиттан тыш, берни дә тапмый, дарулар язып, өйгә дәваланырга кайтарып җибәрә. Авыртулар бетә, әмма өч айдан соң янә башлана. Бу юлы медиклар егет сәламәтлегенең җитди проблема булуын ... Читать дальше...

Татарстанда коронавируска күмәк иммунитетны тикшерүнең икенче этабы башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе яңа коронавирус инфекциясенә коллектив иммунитетын өйрәнү буенча тикшеренү эшләрен дәвам итә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «7 сентябрьдән икенче этап бара, ягъни без шул ук респондетлардан кан алабыз. Без ул кешеләрне табып, чакырабыз. Атна ахырына кадәр 2900 үрнәк китереләчәк... Читать дальше...

Андрей Кондратьев киләчәктә сайлауда эшләүче күзәтүчеләрне әзерләргә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлауда эшләячәк күзәтүчеләрне әзерләргә тәкъдим итте. Ул республиканың сайлау системасы үсеше күп очракта күзәтүчеләр эшеннән торачагын әйтте. Бу турыда Үзәк сайлау комитеты җитәкчесе Татарстан Дәүләт Советы президиумы утырышында сөйләде. Андрей Кондратьев сүзләренчә, сайлауда тавыш бирү процессын 20 меңгә якын күзәтүче контрольдә тоткан. Аларны партияләрнең төбәк бүлекләре, депутатлыкка... Читать дальше...



Татарстанда Лилия исемле тавышлы ярдәмче аша счетчик күрсәткечен тапшырып була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда хәзер Telegram мессенджеры, «ВКонтакте» социаль челтәре һәм Лилия исемле тавышлы ярдәмче аша счетчик күрсәткечләрен тапшырып була. «Берьюлы берничә форматта — Telegram мессенджеры, „ВКонтакте“ социаль челтәрдә ясадык. Бу халык үзенә уңайлысын сайлап алсын өчен эшләнде», — диде Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча тулы вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев. Telegram аша күрсәткечләрне тапшыру өчен ID буенча ботны табарга, «Начать» төймәсенә басарга һәм хисап счеты номерын... Читать дальше...

Мәктәптә туклануны оештыру буенча кайнар элемтә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда 5 октябрьгә кадәр мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре, шулай ук гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча консультацияләү оештырылды. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Халыктан шалтыратулар Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм консультация үзәгендә түбәндәге телефон буенча кабул ителә: +7(800)555-49-43. Халык шулай ук кулланучылар өчен консультация үзәгенең кайнар элемтәсенә +7(843)221-90-16 телефоны буенча... Читать дальше...

Казандагы «Рамазан» мәчете балаларны һәм әти-әниләрне бәйрәмгә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). 20 сентябрьдә Казандагы «Рамазан» мәчете янындагы балалар бакчасында 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балаларны һәм аларның әти-әниләрен көз бәйрәменә чакыра. Әлеге чара мәчет территориясендә урнашкан балалар бакчасында уза. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Балалар өчен программага сабын ясау, ашарга пешерү, аппликация ясау буенча мастер-класслар кертелгән. Шулай ук сабын куыклары тамашасы да була. Моннан тыш, балалар өчен Коръән уку бәйгесе уза. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Цицин белән торак йортларны капиталь ремонтлау турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин белән очрашты. Алар күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау, шулай ук төзелеш өлкәсендә башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Президенты Константин Цицинга Татарстан Республикасы дәүләт бүләге — «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды. Торак-коммуналь... Читать дальше...

Радий Хәбиров Хәмдүнә Тимергалиева вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Хәмдүнә Тимергалиеваның үлеме — аның иҗатын яратучылар өчен зур югалту. Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган телеграммада язган. «Без татар һәм башкорт сәхнәсендә якты йолдыз булып балкыган талантлы якташыбыз белән горурланабыз», — ди Хәбиров. «Хәмдүнә Тимергалиеваның репертуарында халык җарылары белән бергә хәзерге эстрада композиторлары әсәрләре дә зур урын алып тора иде. Ул башкарган җырлар милли җыр сәнгатенең алтын фондына керде. Читать дальше...

«Таулар тарта, тарих тарта»: татар әдипләре Алтайга барган — «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», « Шәһри Казан », Йолдыз Шәрәпова). Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла белән бергә фотосурәткә төшкән бу ак кар былтыргы түгел, бу быелгы кышныкы. Алтай тауларына килгән дә инде ул кыш. Күптән түгел генә әдәбиятыбызның өч «киты» — Марсель Гали, Газинур Морат һәм Ркаил Зәйдулла Алтай якларыннан кызыклы сәяхәттән кайттылар. Сабакташка (без университетта Ркаил белән биш ел бергә укыдык) рәхмәт, ул безне 1093 төркемдәгеләрне дә ватсаб аша булса да, борынгы бабайларыбыз җире белән таныштырды. Читать дальше...

Миңнеханов Мәскәү компанияләре башлыклары белән кәрәзле элемтә үсеше турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «ТиС-Энерго» һәм «Сотрудничество» ФК җаваплыгы чикләнгән җәмгыять компанияләре башлыклары белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов компанияләр җитәкчелеге белән татарстанлыларны сыйфатлы кәрәзле элемтә һәм зур тизлекле интернет белән тәэмин итүдә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. «ТиС-Энерго» һәм «Сотрудничество» ФК җәмгыятьләре вәкилләрен республика... Читать дальше...

Татарстан Милли китапханәсе китапларны күчерү өчен волонтерларны җәлеп итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсе үз фондларын «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына күчерү өчен волонтерларны җәлеп итәргә планлаштыра. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Инициатива Татарстан мәдәният министры һәм төбәкнең «Мәдәният волонтерлары» проекты вәкилләре тарафыннан алдан хупланды. Хәзерге вакытка 250 мең берәмлек әйбер күчерелгән, тагын 1,5 миллион китап, документ, вакытлы басма һәм 1,6 млн берәмлек патентны күчерергә кирәк булачак. Читать дальше...

Азәрбайҗан Премьеры Рөстәм Миңнехановны Президент вазифасына сайлануы белән котлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казан Кремле Рөстәм Миңнеханов исеменә Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайлануы белән котлау телеграммалары ала. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Азәрбайҗан Республикасы Премьер-министры Али Әсәдов телеграмма җибәргән. «Сезнең ныклы абруегызга, бай тәҗрибәгезгә һәм Сезгә Татарстанның соңгы еллардагы уңышлы сәясәтегезне татар халкының хуплавы нәтиҗәсендә төрле өлкәләрдә гаять зур уңышларга ирештегез, Россия Федерациясе... Читать дальше...

«Көмеш кыңгырау» газетасы авторларына Шәүкәт Галиев исемендәге премияне тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», « Көмеш кыңгырау »). 16 сентябрь көнне Чаллының Үзәк китапханәсендә былтыр ел дәвамында «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән бер өлкән авторга һәм кызыклы, әдәби яктан сыйфатлы шигырь, хикәяләре газетада дөнья күргән дүрт балага Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия тапшырылды. Бу турыда газетада хәбәр ителә. Лауреатлар : балалар язучысы, шагыйрь Рәшит Бәшәр, Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбеннән Әдилә Мингарипова белән Инсаф Гатауллиннар... Читать дальше...


Музыкальные новости
Булат Окуджава

К 100-летию Булата Окуджавы драмтеатр подарит зрителям спектакль - Иркутская область. Официальный портал





Персональные новости
Выставка

Выставка мультографики «Сны смешного человека» откроется в Пскове





Хафиз Миргалимов: Без Рөстәм Миңнехановка альтернатива күрмибез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). КПРФ партиясенең Татарстан бүлеге башлыгы Хафиз Миргалимов республика Президенты итеп Рөстәм Миңнеханов сайлануны хуплады. Ул республикада бу кандидатурага альтернатива булмавын әйтте. Бу хакта КПРФ партиясенең Татарстан Дәүләт Советында депутат фракциясе җитәкчесе республика парламенты президиумы утырышында сөйләде. «Безнең партия Президент вазифасына үз кандидатын тәкъдим итмәде. Без Рөстәм Нургалиевичка альтернатива күрмибез. Ни өчен нервларны... Читать дальше...

В деревне Октябрина произошел пожар

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

По информации межрайонного отдела надзорной деятельности по Нурлатскому и Аксубаевскому районам, с начала года в Нурлатском районе зарегистрировано 44 пожара. В них погибло 3 человека.

Нур-Солтан һәм Алмата хакимнәре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны котлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Казахстанның Нур-Солтан шәһәре Хакиме һәм Алмата өлкәсе Хакиме Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайлануы белән котлады. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Тавыш бирү нәтиҗәләре Сезнең югары абруегыз һәм халыкның киң ярдәме булуны раслый. Сезнең ике яклы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән зур өлешегезне билгеләп үтәсем килә, ышанам, хезмәттәшлегебез конструктив партнерлык һәм үзара аңлашу рухында үсәчәк һәм ныгыячак»... Читать дальше...

Казанда ире ут төртеп яндырган хатын үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Казанда яшәүче ир-ат хатыны белән талашканнан соң аңа ут төрткән. Хатын-кыз пешү җәрәхәтләреннән үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итә. Фаҗига 9 сентябрьдә Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан йортларның берсендә булган. Тикшерү фаразлавынча, 40 яшьлек ир-ат хатыны белән талашкан. Аннары йоклап ята торган хатыны өстенә составында спирт булган сыеклык сипкән һәм ут төрткән. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Гостином дворе прошел форум «Мы вместе. Спорт»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Касаткина вошла в десятку Чемпионской гонки WTA


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Швеция хочет ограничить доступ в Балтийское море российским танкерам





Путин в России и мире
Москва

Путин всё знал, но никого не предупредил: Немцы обвинили Москву в прорыве израильского Купола


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: Западу неинтересны планы Киева по атаке на Крымский мост


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Фрэнк Синатра

Леонардо Ди Каприо сыграет Фрэнка Синатру в новом фильме



Москва

Прогноз по инфляции от ЦБ на 2024 год и тяжелая борьба с инфляцией в США. Обзор финансового рынка от 18 апреля

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net