123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Новости за 19.09.2020

Арчада Гариф Ахуновны искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Арча районында Татарстанның Халык язучысы Гариф Ахуновны искә алдылар. Бу турыда « Безнең мирас » сайтында хәбәр ителә. Казаннан кайткан бер төркем язучы һәм Арча халкы Гариф Ахуновның каберен зиярәт кылды, аның рухына дога кылды. Алар Казанбаш авылы мәктәбендә, Кечкенә Өчиле авылындагы «Ахун» чишмәсендә, соңыннан Гариф Ахунов исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасында булды.

Азнакайның яшь рәссамы республика бәйгесендә өченче урын алган

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Маяк» , Резидә Шәрипова). Азнакай сәнгать мәктәбе укучысы Самира Мөхәмәтдинова «Мин Шишкин кебек ясыйм» республика бәйгесендә өченче урынга лаек булды. Аны бәйгегә укытучысы Дамир Хафизов әзерләгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында узган. Бәйге быел ТАСС төзелүнең 100 еллыгы темасына багышланган. Анда республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 7 яшьтән алып 16 яшькә кадәр 524 рәссам катнашкан. Читать дальше...

Әлмәт политехника техникумы Россия буенча иң яхшылар рәтенә кергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең иң яхшы көллиятләре рейтингы өченче тапкыр билгеләнә. Россиянең иң яхшы 100 урта уку йорты рейтингына Әлмәт политехника техникумы да кергән. Бу турыда Әлмәт шәһәре һәм муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Аннан тыш, рейтингка Татарстаннан биш көллият, ике техникум һәм бер лицей-интернат кергән.



Арча районы Яңа Кырлай авылында заманча китапханә эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Арча, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Арча районы Яңа Кырлай авылында реконструкциядән соң яңа заман китапханәсе эшли башлады. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Габдулла Тукайның бала чагы белән бәйле Яңа Кырлай авылында заманча китапханә ачуны горурлык дип атады. «Китапханә татар халкы өчен бик мөһим урын, чөнки без һәрвакыт укымышлы милләт булганбыз. Тарихка караганда, күп кенә татар мәгърифәтчеләре төрле илләргә барып, халыкка белем тараткан. Без белемле кешеләр булганбыз һәм белемле булып калабыз. Читать дальше...

Чирмешән районының Сосновка авылы кызы фестиваль концертыннан затлы тун алып кайтты

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 19 сентябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән »). Чирмешән районының Сосновка авылыннан Анна Иванова Казанның «Созвездие-Йолдызлык» республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале гала-концертыннан затлы тун һәм диплом алып кайтты. Чара Казанның «УНИКС» концертлар залында узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Чуваш телендә ике җыр — берсе данлыклы «Катюша» — башкарган кызга оештыручылар затлы бүләк һәм «Җиңүгә омтылыш өчен» дипломы белән сөендергәннәр. «Аняга 15 яшь. Читать дальше...



Педагог из Нурлата стал призером конкурса профессионального мастерства

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Педагог дополнительного образования Центра детского творчества Алексей Фадькин стал обладателем диплома 2 степени в Региональном этапе Всероссийского конкурса профессионального мастерства работников сферы дополнительного образования.

Дога кабул булсын өчен нишләргә? — «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Дилбәр Гарифуллина). «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин бер әңгәмәбез барышында, сүз уңаеннан, дога кабул булуның бер сере бар дигән иде, әмма аның турында башка вакытта сөйләргә вәгъдә итте. Бу юлы сәхифәбезне без дога кылу фазыйләтенә багышладык. — Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Миннән сорагыз, җавап бирермен», — ди. Шуның белән Ул безне дога кылырга чакыра. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә, Аллаһ дога кылган колларын, аларның Үзеннән сораганны ярата, ди. Читать дальше...

Яңа Кырлай авылында Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге кубогына ат чабышы булды

Tatar-inform.tatar 

(Арча, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Арча районы Яңа Кырлай авылында бүген Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге кубогына ат ярышы булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев шул хакта әйтте. Бу турыда ул «Ат көне» нә багышланган спорт чаралары узган вакытта хәбәр итте. «Без Яңа Кырлайда БДБ кубогына ат ярышы уздырабыз. Иң озын дистанция 120 чакрымга җитә. Нигезләмә буенча шулай ук 40, 80, 100 чакрымлы дистанцияләр дә бар. Россия Федерациясендә шундый масштаблы... Читать дальше...

Татарстан синоптиклары томан һәм көчле җил турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 сентябрьдә, Татарстанда һава шартлары начарлануы фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнлә һәм көндез республика территориясендә секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Казанда җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, төнлә һәм иртән төбәктә урыны белән томан төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә метеорологлар.

Россия Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт кодексына дистанцион эшкә багышланган үзгәрешләр кертү хезмәт мобильлеге өчен яңа алшартлар булдыра. Бу турыда Россия хезмәт һәм социаль саклау министры Антон Котяков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Россия хезмәт һәм социаль саклау министрлыгы белән Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясенә электрон документ әйләнешен алып бару тәҗрибәсенә нәтиҗә ясарга кирәк булачак, диде Антон Котяков. Аның сүзләренчә, агымдагы ел киеренке булуга карамастан... Читать дальше...

«Милли моң» мөнәҗәтләр фестивале быел бөтенроссия күләмендә оештырылды

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 19 сентябрь, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бүген Бөгелмә шәһәрендә VIII «Милли моң» дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале булды. Элек ул төбәкара статуста иде. Быел исә Бөтенроссия күләмендә булды. Фестивальне Татарстан Диния нәзарәте, Бөгелмә һәм районы мөхтәсибәте һәм шәһәрнең Татар мәдәният үзәге ТАССРның 100 еллыгы һәм мөфтият игълан иткән «Туган тел елы» уңаеннан үткәрелде. Фестивальгә Чиләбе, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән, Владивосток, Екатеринбург шәһәрләреннән дә килергә теләк белдерүчеләр булган. Читать дальше...

«Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесендә республика данын Светлана Байкиева яклаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда бүген «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсларының региональ этабына нәтиҗә ясала. Бөтенроссия бәйгесендә республика данын рус теле укытучысы Светлана Байкиева яклаячак. Светлана Байкиева Мамадыш шәһәренең 1 нче мәктәбе укытучысы. Татар кызы. Педагогик стажы 20 ел. «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен Татарстан Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Илсур Һадиуллин котлады. Светлана Байкиева конкурс... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: «Төркиләр алтыны» форумы төрле милләт яшьләрен якынайта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  «Төркиләр алтыны» Бөтенроссия яшьләр форумы кебек чараларга ихтыяҗ зур дип саный. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Алар төрле милләт кешеләрен якынайта, яшьләрнең кызыксынуы турында белү һәм аларны актуаль мәсьәләләрне хәл итәргә җәлеп итү мөмкинлеге бирә», — диде Мөхәммәтшин. Казанда «Төркиләр алтыны» V Бөтенроссия яшьләр форумы уза. Читать дальше...

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. Казанда бүген «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсларының региональ этабына нәтиҗә ясала.  «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең 1 нче урын алган җиңүчеләре — Свердловск өлкәсенең Манчаж Тамак төп белем бирү мәктәбе укытучысы Данир Каюмов һәм Казан шәһәренең 18 нче урта гомуми мәктәбе укытучысы Альбина Яруллина. 2 нче урынны... Читать дальше...

Татарстан Премьер-министры Казанда Бөтенроссия урам уеннарын ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда Бөтенроссия урам уеннарын ачу тантанасында катнашты. «Безнең илдә мондый комплекслы ярышлар беренче тапкыр үткәрелә. Бу спорт ярышлары да, яшьләр өчен бәйрәм дә. Казанда «Урам» мәйданчыгы ачылгач мондый мөмкинлек барлыкка килде. Төзүчеләр кыска вакытта сыйфатлы итеп инфраструктура ясаган. Яшьләр арасында парк популяр. Ничә яшь булуы мөһим түгел, иң мөһиме, күңел яшь булсын», — диде Алексей Песошин. Читать дальше...


Музыкальные новости
Юрий Лоза

Певец Юрий Лоза посоветовал Серову задуматься над качеством своей музыки





Персональные новости
Татьяна Рязапова

Если ты не поступил в колледж или вуз





Татарстанда иң яхшы тәрбиячеләренең исемнәре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, «Татар-информ», 19 сентябрь, Рузилә Мөхәммәтова). Татар телендә тәрбия алып бара торган 81 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Мәхмүтова «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсында Татарстан этабында 3 нче урын алды. Казанда бүген «Россиянең ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсларының региональ этабына нәтиҗә ясала.  Конкурста 2 нче урынны 29 нчы Балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Поморцева алды.  Пермьдә узачак «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсында Татарстан данын балалар... Читать дальше...

Covid-19 белән авыручылар саны буенча Татарстан Россиядә 83нче урында тора

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны буенча, Татарстан Россия субъектлары арасында 83нче урында, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында - 14 нче урында. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы, Татарстан буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә... Читать дальше...

Татарстан юлында йөк машинасына бәрелгән автомобиль йөртүчесе үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан юлында бер йөк машинасы Чувашиядән килгән җиңел автомобильне бәрдергән. Аның йөртүчесе үлгән. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте. Аларның сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте кичә кич Казан — Малмыж юлында булган. «КАМАЗ» белән Чувашиядән килгән «Тойота» кара-каршы бәрелешкән, җиңел машина яньчелгән. «Тайота» автомобиле йөртүчесе шунда ук үлгән. Ашыгыч ярдәм килде, әмма ярдәм итә алмады», — диде шаһитлар.

Татарстанда шикәр чөгендере уңышының өчтән бер өлешен җыеп алганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 15 мең гектар мәйданнан шикәр чөгендере, ягъни уңышның өчтән бер өлешен җыеп алганнар. 620 мең тонна тамыразык казыганнар, гектардан уртача уңыш 413,4 ц тәшкил итә. Зәй, Минзәлә, Сарман, Тәтеш районнары чөгендер уңышын алу буенча алда бара. Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Заводлар тәүлеккә 13,8 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртә... Читать дальше...

Татарстанда туңдырылган ризыкларда һәм җәмәгать урыннарында Covid-19 тапмаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда җәмәгать урыннарында өслекләр, азык-төлек продукты һәм чистарту корылмалары суы яңа коронавирус инфекциясе белән зарарланмаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Без азык-төлек продуктларында коронавирусны тикшерү буенча Россия Федерациясенең башка субъектларыннан сынау проектлары исәбендә булдык. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

«Гонка Героев» открывает сезон при поддержке ENERGY


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Андреева победила Подороску на старте турнира WTA в Руане


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о результатах мероприятий по защите экологии 





Путин в России и мире
Москва

Путин и Раиси обсудили по телефону развитие сотрудничества России и Ирана


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск: Дан старт очередному совместному космическому проекту




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

В Киеве обвинили Зеленского в неспособности добиться нового пакета помощи от США


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Григорий Лепс

Григорий Лепс выбил телефон из рук поклонницы на концерте в Костроме



Москва

В Подмосковье открылось 5 сетевых магазинов Fix Price

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net