123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Новости за 01.09.2020

Белем көнендә Нурлатта «Ак Барс» спорт үзәге ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Нурлат районында «Ак Барс» спорт үзәге ачылды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Модульле чаңгы базасында чаңгы спорты, җиңел атлетика, скандинав һәм спорт йөреше белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Монда 100 чаңгы экипировкасы комплекты бар, аларны прокатка алырга мөмкин. Үзәктә чишенү бүлмәсе, душ кабинасы, бәдрәф, тренер бүлмәсе, чаңгы саклау урыны бар. Шулай ук кар мотоциклы да бар, ә чаңгы трассасына яктырткычлар куйдылар. Читать дальше...

Түбән Камада 260 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама шәһәренең Чишмәле урамында 260 урынга исәпләнгән «Күбәләк» балалар бакчасы ачылды. Ачылыш тантанасына Айдар Метшин килде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Бу — балалар бакчасы гына түгел, ә балаларның тулы үсеш үзәге. Биредә балаларыбызга гомуми белем бирү күнекмәләре генә түгел, ә махсус, иҗади, сәнгать-эстетик һ. б. юнәлешләрдә белем алу өчен шартлар тудырылган», — диде Түбән Кама мэры. Яңа 99нчы бакчада 84 кеше эшли... Читать дальше...

ТАССРның 100 еллыгы темасына Татарстан журналистлары 10 меңләп материал әзерләгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру темасына Татарстанда 2019 елның 19 декабреннән 2020 елның августына кадәр республика һәм район матбугат чараларында 10 меңнән артык материал чыккан. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов әйтте. Быел август аенда исә, 2300 материал дөнья күргән. Республика журналистлары ТАССР 100 еллыгы флагы эстафетасы... Читать дальше...



Кемнәргә өстәмә түләүләр каралган, яки сентябрь яңалыклары - «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», « Шәһри Казан »). Быелның 1 сентябреннән Россиядә сыйныф җитәкчеләре өстәмә 5әр мең сум акча ала башлый. Бу түләүләр миллионга якын укытучыга түләнеләчәк. Бөтенроссия мәгариф профсоюзы мәгълүматлары буенча, быелгы уку елы башына Россиядә 838 мең сыйныф исәпләнгән һәм аларда 16,5 млн укучы белем алган. Иминият акчасы Кредиты булмаган адәм юктыр ул хәзерге заманда. Ә кредитны иминиятсез бирмиләр. Кайбер банклар иминият өчен түләнгән акчаны кире кайтарырга рөхсәт итә. Читать дальше...

Польша Россия белән авиаэлемтәне яңарта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Польша Россия белән авиаэлемтәне яңарта. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Польша хөкүмәте коронавирус пандемиясе аркасында авиаэлемтәне гамәлгә ашыруны тыя торган 44 илдән торган исемлек бастырган. Россияне исемлектән төшереп калдырганнар. Польша самолетларын кабул итмәгән дәүләтләр арасында Испания, АКШ, Бразилия, Әрмәнстан, Румыния бар. Исемлектән Россияне генә түгел, Кытай һәм башка илләрне дә төшереп калдырганнар. Яңа карар 2 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр гамәлдә. Читать дальше...

Россия сыйфат оешмасында онлайн банклардан дөрес файдалану турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1сентябрь, «Татар-информ»). Россия сыйфат системасы белгечләре онлайн банклардан ничек итеп дөрес файдалану турында сөйләделәр. Бу хакта «Известия» яза. Яздан башлап Россиядә банк клиентларына фишинг һөҗүмнәре саны артты. Роскомнадзор мәгълүматларына караганда, июль аенда кредит оешмаларына караган 300дән артык ялган чара ачыкланган.   Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен, клиентларны төп куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өндиләр: җәмәгать Wi-Fi булганда шәхси кабинетыңа керергә, онлайн-банкка... Читать дальше...

Минтимер Шәймиевкә «Адымнар» комплексы өчен әзерләнгән дәреслекләрне күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казандагы Бондаренко урамында урнашкан «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күптелле белем бирү комплексы биналарын карады. Беренче белем бирү үзәге Татарстан башкаласында Белем көнендә ачылды. Минтимер Шәймиевкә уку кабинетларын, актлар залын, укытучылар өчен зонаны, йөзү бассейннарын, проект эшчәнлеге зоналарын, тәрбияләнүчеләрнең торак бүлмәләре булган интернатны күрсәттеләр. Беренче белем бирү... Читать дальше...

Бельгиядә Татарстан тарихы турында сөйләгәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 30 августта Бельгия яшьләренә Татарстан турында сөйләгәннәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Яшьләр көчле фәнни һәм сәнәгать потенциалы булган республика турында яңа мәгълүматны зур кызыксыну белән кабул итте. Казан Россиянең футбол буенча дөнья чемпионатында Бельгиянең „Rode Duivels“ футбол җыелма командасы катнашкан спорт үзәкләренең берсе буларак хәтерләрендә калды», — ди «Бельгия татарлары» иҗтимагый оешмасы лидеры Регина Вәлиева. Читать дальше...



Иртәгә Татарстанда урыны белән яңгыр явачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 2 сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Шулай ук төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил исәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә +12дән +17 градуска кадәр җылы булачак. Көндез явым-төшем көтелми. Һава +22 градуска кадәр, ә көньяк-көнчыгышта — +24 градуска кадәр җылыначак.

Арчага бара торган йөк машинасының юлда двигателе шартлаган, кабинасы тулысынча янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Арчага бара торган йөк машинасының юлда двигателе шартлаган, кабинасы тулысынча янып беткән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 58 яшьлек ир-ат руль артында утырган «КАМАЗ» Буадан Арчага кайта торган булган. Көндезге сәгать икедә Казан-Ульяновск трассасының 50нче чакрымында йөк машинасының двигателе шартлаган, кабина яна башлаган. Һәлакәт урынына килгән янгын сүндерүчеләр утны 13 минут эчендә сүндергән... Читать дальше...

Плацкарт һәм гомуми вагоннарга билетлар бәясе артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) 2021 ел башыннан плацкарт һәм гомуми вагоннарда пассажирлар ташу тарифларын 3,7 процентка индексацияләргә тәкъдим итте. Шул турыдагы боерык проектын монополиягә каршы федераль хезмәт җәмәгатьчелек фикер алышуы өчен урнаштырды. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Хөкүмәт карары буенча Россия тимер юл тарифларын индексацияләү алдагы ике ел эчендәге инфляцияне һәм икътисади үсеш министрлыгының инфляция буенча фаразын исәпкә алып башкарыла. Читать дальше...

Татарстанда хатын-кыз идарә иткән машина юл кырыена төшеп киткән, улы зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда хатын-кыз идарә иткән машина юл кырыена төшеп киткән, аның пассажир улы зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте. Юл-транспорт һәлакәте көндезге сәгать икенчедә  Татарстанның Чүпрәле районында Хорновар Шигали авылы янында булган. Шаһитлар сүзенә караганда, «Лада Гранта» руле артында 50 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз булган, пассажир урынында аның егерме яшьләр тирәсендәге улы булган. Авариядә егетнең аягы сынган. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып киткән.

ТАССРның 100 еллыгына сентябрьдә Татарстанда 1,5 меңнән артык чара планлаштырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сентябрьдә ТАССРның 100 еллыгына 1574 чара уздыру ниятләнә, шул исәптән 1480е — Татарстан шәһәр-районнары, 94е — министрлык һәм ведомстволардан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында киңәшмәдә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов сөйләде. Ул ТАССРның 100 еллыгына яңартылган мәдәният объектлары кулланышка тапшырылачагын әйтте. Капиталь ремонттан соң «Энергетик» мәдәният сарае ачылачак. Реконструкциядән соң Чаллы татар дәүләт драма театры эшли башлаячак. Читать дальше...

Азат Җиһаншин Уфа «Нур» татар театрының баш режиссеры булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Танылган театр һәм кино актеры, режиссер, «Акйондоз» популяр төркеме экс-солисты, Башкортстанның атказанган артисты Азат Җиһаншин Уфаның «Нур» татар театрының баш режиссеры булды. 1 сентябрьдә аны коллективның гомуми җыелышында тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Җиһаншин Азат Надир улы 1971 елның 11 маенда Баймак шәһәрендә туа. Уфа дәүләт сәнгать институтын һәм Е.Вахтангов исемендәге Дәүләт театры каршындагы Б. Щукин исемендәге театр институтын тәмамлаган. Читать дальше...

Васил Шәйхразиев «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен кулланучыларга сертификатлар тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Министрлар Кабинетында компанияләргә «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллануны раслаучы сертификатлар тапшырды. Биредә ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уза. «Без республика дәрәҗәсендә товар җитештерүчеләргә патриотизмнары өчен шундый сертификатлар тапшыра алуыбыз горурлык. "ТАССР 100 еллыгы" лейблы сезнең продукциягездә күренә, аңа Татарстанда, Россиядә, чит илләрдә дә ихтыяҗ бар. Читать дальше...

Чавушоглу татарстанлыларны бер гасырлык юбилей белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Төркия Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу татарстанлыларны Республика көне белән котлады. Министр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына телеграмма җибәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Төркия белән Татарстан арасында тарихи һәм мәдәни багланышларга нигезләнгән хезмәттәшлек, соңгы вакытта аның уңышлы үсешен без зур шатлык белән күзәтәбез, алга таба да үсәчәк һәм Төркия-Россия мөнәсәбәтләренә үз өлешен кертүне дәвам итәчәк... Читать дальше...

«Татар-информ»ның Youtube каналындагы ролик миллион тапкырдан артыграк каралган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). «Татар-информ»ның Youtube каналындагы ролик миллион тапкырдан артыграк каралган. Хәния Фәрхинең «Син елама, әнием, елама» җырын бүгенгә 1 094 038 артык кеше караган. Хәния Фәрхинең бу җыры Youtube каналга өч ел элек — 2017 елның 26 августында куелган иде. Аңа 5300 кеше лайк куйган. 181 кеше комментарий язган. Караулар саны буенча икенче урындагы ролик та Хәния Фәрхи исеме белән бәйле. Җырчы белән хушлашу турындагы роликны 813 мең кеше караган. «Татар-информ» агентлыгының... Читать дальше...

Кырымда август аенда ике миллионнан артык турист ял иткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Кырым курортларында август аенда 2 миллионнан артык турист булган, бу, узган ел белән чагыштырганда, 15,3 процентка күбрәк. Бу хакта «ВКонтакте»дагы битендә республика башлыгы Сергей Аксенов хәбәр итте. «Курорт сезонының икенче аенда, 1-31 августта, Кырымда 2 миллион 106 меңнән артык турист ял итте. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15,3 процентка күбрәк», - дип язган Аксенов. 2020 елда ярымутрауда курорт сезоны пандемия аркасында тоткарлану белән башланды. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда ТЭЦ җитәкчелегенә эшчеләрне укырга җибәрергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 1 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллы ТЭЦ җитәкчелегенә яшьләрне җәлеп итү һәм предприятиенең кадрлар потенциалын ныгыту өчен Татарстан университетларына максатчан укырга җибәрергә тәкъдим итте. Электростанциянең хезмәт коллективы белән очрашу вакытында ул шундый фикер белдерде. «Сезнең урында мин Казан энергетика университетына стипендиатны билгеләр идем. Профсоюз җыелышында 3-5 кешене үз предприятиесенә мәҗбүри әйләнеп кайту шарты белән укырга җибәрү турында килешер идегез... Читать дальше...


Музыкальные новости
Рэпер ST

Рэпер ST признался, что не смог написать песню о трагедии в "Крокусе"





Персональные новости
#123ru.net

Стартовал конкурсный отбор на участие в летней выездной программе литературного проекта «Языковая арт-резиденция»





Айдар Шәмсетдинов: Һәр тел укучыга дөнья белемнәрен туплау чыганагына әйләнергә тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов фикеренчә, укучы һәркөнне үзенә фәнни, мәдәни, хәтта сәяси ачышлар ясый. Шуның өчен һәр тел укучы өчен дөнья белемнәрен туплау чыганагына әйләнергә тиеш. Бу хакта ул журналистларга мәктәп ачылу тантанасыннан соң сөйләде. «Уку планын төзегән вакытта һәр тел функциональ дәрәҗәгә җитү максатын куя. Коллективыбызның төп өлешен 165нче мәктәп укытучылары тәшкил итә. Өченче сыйныфтан... Читать дальше...

Чит илдән кайтып, коронавируска тест узмаучыларга биш административ эш кузгатылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чит илдән кайтып, коронавируска тест узмаучыларга карата биш материал рәсмиләштерелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Россия Федерациясе чикләрен узгач, өч көн эчендә тест узарга, нәтиҗәне РФ Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында теркәргә кирәк. Әгәр моны башкармасаң, РФ Административ хокук бозулар кодексының... Читать дальше...

Синоптиклар Үзәк Россиягә әбиләр чуагы кайчан киләчәген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Синоптиклар Үзәк Россиягә әбиләр чуагы 9 сентябрьдән соң килергә мөмкин, дип фаразлый. Мондый фаразны Россия гидрометеорология хезмәтенең ситуацион үзәге җитәкчесе Юрий Варакин «РИА Новости» агентлыгына җиткерде. «Хәзер модельләр беренче декада ахырында — икенче декада башында, ягъни 9-10-11 сентябрьдә антициклон килергә тиешлеген күрсәтә», - дип китерә агентлык Варакин сүзләрен. Антициклон үзәк Россиядә җиде көнгә кадәр тоткарланачак, тик әлегә әбиләр чуагы дәвамлылыгы турында төгәл фараз бирергә иртә. Читать дальше...

Алмаз Ахметшин показал главе минэкологии, как идет руслоспрямление реки Кондурча у Верхнего Нурлата

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Глава Нурлатского муниципального района Алмаз Ахметшин вместе с министром экологии и природных ресурсов РТ Александром Шадриковым ознакомились с ходом второго этапа по очистке реки Кондурча вблизи мкр.Верхний Нурлат.

Спорт в России и мире
Москва

Отставка Кудашова и уход Гусева и Уила: кого «Динамо» рискует потерять после вылета из Кубка Гагарина


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Дарья Касаткина

Теннисистка Касаткина отреагировала на высказывания Винер о россиянах


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Выпуск ЦФА на платформе «Атомайз» поможет снизить нагрузку на экологию





Путин в России и мире
Москва

«Он боится»: почему Байден позволяет себе оскорбления в адрес Путина


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Андрей Макаревич

Проработавший с Макаревичем 20 лет музыкант променял его на Лепса



Москва

Два автомобиля столкнулись в Новой Москве

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net