123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Новости за 10.09.2020

Бөгелмәдә 24 ветеранга кәрәзле телефон тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бөгелмәдә 24 ветеранга кәрәзле телефон тапшырдылар. Хәйрия акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Өлкән бөгелмәлеләр белән очрашулар «Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга мобиль ярдәм бригадалары» бөтенроссия проекты буенча август–сентябрь көннәрендә узды. Бу хакта «Бөгелмә газетасы» яза. Бөгелмә районы Волонтерлыкны үстерү координацион үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина сөйләгәнчә, «Җиңү волонтерлары» җирле бүлекчәсе социаль... Читать дальше...

Азнакай районында «Таллы чишмә» ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Азнакай районында Мәлбагыш авылыннан ерак түгел урнашкан «Таллы чишмә» чишмәсе ачылды. Бу хакта «Знамя труда» газетасы яза. Родник һәм аның янәшәсендәге территорияләр ташландык хәлдә иде. Чишмә чыга торган нигез җимерелгән, болан һәм Шүрәле декоратив фигуралары бозылган, буа ләм белән капланган, ә территориянең күпчелек өлеше сазлыкка әверелгән. Белгечләр чыганакны торгызу буенча зур эш башкарганһәм аның янәшәсендәге территорияне төрле яшьтәгеләр өчен дүрт зонага бүлгән. Читать дальше...



Татарстанда өлкән яшьтәге хатын-кыз аферистларга 190 мең сум акча күчергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Чистайда әби кеше үзен бәлагә юлыккан улы дип белдергән аферистка акча биргән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнлә 82 яшьлек әбигә билгесез ир шалтырата һәм ярдәм сорый. Аның тавышы аңа улы тавышына охшаган кебек тоела. Ир-ат авариягә эләгүе һәм аңа, мәсьәләне хәл итү өчен, ашыгыч рәвештә акча кирәк булуын сөйли. Куркып калган, әби «улына» ярдәм итәргә булган һәм өенә килгән ир-атка 190 мең сум акча биргән. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Сәяхәтчеләргә коронавируска каршы прививка ясату мәҗбүри булырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Якындагы елларда коронавирустан вакцинация ясату халыкара сәяхәтләрдә паспортка һәм визага өстәмә булачак. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры киңәшчесе Сергей Глаголевка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Якындагы елларда вакцинация халыкара сәяхәтләрдә паспортка һәм визага өстәмә булачак», - диде Глаголев брифингта. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы август аенда дөньяда беренче CОVID-19га каршы вакцинаны теркәде.

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының эшче төркем утырышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советының эшче төркеме утырышында катнашты. Очрашу Мәскәү мэры Сергей Собянин рәислегендә узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда катнашучылар илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады. Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча эшче төркемне җитәкләвен искәртте. Читать дальше...

Сызрань шәһәренең «Азан» мәчетендә татар теле дәресләре башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). 2020 елның 13 ноябреннән Сызрань шәһәренең «Азан» мәчете бинасында татар теле дәресләре башлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәресләр 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен үткәрелә. Укыту бушлай. «Азан» мәчете шәһәрнең Үрнәк мәйданчыгында Жуковский урамында урнашкан.

Казанда яшәүчеләр балалар хастаханәләренә китаплар тапшыра алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). 14 сентябрьдә Казанда «Игелекле китапханә» хәйрия проектының китаплар җыю нокталары эшли башлаячак. Атна дәвамында теләге булган һәркем Татарстан башкаласының биш ноктасында: Заманча сәнгать галереясендә, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә, «Мәскәү» мәдәни үзәгендә, 26нчы китапханәдә яки Горки-Әмәт урманы «Йорт» экоүзәгендә китаплар калдыра ала. Бу хакта акцияне оештыручылар хәбәр итә. Китаплар җыелганнан соң Казанның балалар хастаханәләренә таратылачак, анда махсус стеллажлар урнаштырыла. Читать дальше...



WorldSkills Russia чемпионаты финалында Татарстаннан 206 катнашучы чыгыш ясый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Коронавирус «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII илкүләм чемпионаты финалының гадәти форматын үзгәртте. Анда дистанцион-көндезге форматта 2,8 мең укучы һәм студент ярыша, аларның 206сы - Татарстаннан. Катнашучыларны күзәтү өчен Мәскәүдә һәм Казанда махсус үзәкләр оештырылды, аларның эш барышын һәм үтәлешен монитор аша экспертлар күзәтә. «Ярышлар реаль мәйданчыкларда: көллиятләрдә, махсуслаштырылган һәм халыкара компетенцияләр үзәкләрендә уза. Читать дальше...

Миңнеханов Казан янында мәктәпләр, балалар бакчасы һәм юллар төзелеше турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь,«Татар-информ»). Татарстан хакимияте Казан шәһәр яны бистәләренең социаль һәм транспорт инфраструктурасын үстерүдә, шул исәптән «Царево утарлары», «Светлый» торак комплексы, Көек авылы, Салмачы бистәсе һәм башка урыннарда актив эшли. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов турыдан-туры эфирда хәбәр итте. «Планда Вознесение бистәсе аша яңа юл каралган, аны проектлау эше башланды инде. Дәрвишләр бистәсе буенча берничә күзаллау бар», - диде ул. ТР Президенты сүзләренчә... Читать дальше...

Татарстанның Теләче районында мең баш сыерга исәпләнгән сөт комплексы төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Теләче муниципаль районы Алан авылында мең баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөт комплексы төзеләчәк. Объектны 2021 елда файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Комплекс һәркайсы 500 баш терлеккә исәпләнгән ике сыер абзарыннан, шулай ук саву-сөт блогыннан, дезинфекция барьерлы санитар үткәргечтән, тирес җыйгычтан торачак. Биредә 24 хезмәткәрне эшкә җәлеп итәргә планлаштыралар. Читать дальше...

Шамил Закировның 75 еллыгына багышлап Коръән китаплары күргәзмәсе ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). 15 сентябрьдә 15: 00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда «Коръән дөнья халыклары телләренә тәрҗемәләрдә» (Шамил Закировның 75 еллыгына) күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Г.Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә. Күргәзмәнең күпчелек өлешен Шамил Закиров тарафыннан бирелгән материаллар алып тора. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее материаллары коллекцияне булдыру контекстын шәрехли. Күргәзмә Европа (рус, инглиз, поляк, португал, фин һ.б.) һәм Көнчыгыш (япон... Читать дальше...

Нурлатта инвалидны буып үтергән өчен 18 яшьлек студентны тоткарлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Нурлатта инвалидны буып үтергән өчен 18 яшьлек студентны тоткарлыйлар. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 5 сентябрь төнендә егет 53 яшьлек ир-ат белән бәхәсләшә. Үз-үзен кулда тотып кала алмыйча, ул оппонентын буып үтергән. Ир-атның үле гәүдәсен иртәнге сәгать унда тапканнар. Экспертиза ачыклаганча, ир-ат муены җәрәхәтләнү сәбәпле үлгән. «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Читать дальше...

«Салават күпере»ндә «Демография» проекты буенча 260 сабый өчен балалар бакчасы ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның «Салават күпере» микрорайонында «Тиктормас» балалар бакчасы проект документларына туры килү турында бәяләмә алды. Объект «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән. Бу хакта Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән, ул Казанның «Салават күпере» торак комплексының 3нче кварталында урнашкан. Объектта энергетика нәтиҗәлелеге һәм исәпкә алу приборлары белән тәэмин ителеш буенча таләпләр үтәлгән. Читать дальше...

Татар рәссамы Марат Гобәйдуллин: Күргәзмәдә төшемә кергән образлардан туган эшләр бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгы Ислам мәдәнияте музеенда татар рәссамы һәм скульпторы Марат Гобәйдуллинның исламга багышланган беренче күргәзмәсе ачылды. Автор әйтүенчә, «Милли мираска сәяхәт» күргәзмәсендә Казан ханлыгына караган картиналар һәм төшенә кергә образлардан туган эшләр бар. «Бу — ислам диненә багышланган беренче күргәзмәм, аңа кадәр, нигездә, пейзажларны тәкъдим итә идем. Күргәзмәдә Казан ханлыгына караган картиналар, төшемә кергән образлардан туган эшләр дә бар. Читать дальше...

Табиб яман шешнең иң таралган билгеләрен атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Хирург-колопроктолог Александр Малышев Instagram битендә язылучыларга иң киң таралган яман шеш төрләренең берсе – эчәклектә булган яман шешне белдерә торган симптомнар турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Беренче стадия еш кына минималь симптомнар белән үрелеп бара. Бу газ җыелу һәм эчтәге - дискомфорт», - дип аңлатты табиб. Авыруны иртә стадиядә ачыкларга колоноскопия ярдәм итәчәк. Әгәр табиб полипларны лайлалы итеп тапкан икән, ул шунда ук аларны бетерә. Читать дальше...

Удмуртия Татарстанның күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре тәҗрибәсен үзләштерергә җыена

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 10 сентябрь,«Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Әгерҗегә эш сәфәре ахырында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Удмуртия Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев белән парламентара хезмәттәшлекне ныгыту, төбәк законнарын үстерү һәм Халыклар ассамблеясе белән эшләүдә тәҗрибә уртаклашу турында фикер алышты. «Сезнең Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясендә эш тәҗрибәгезгә, аерым алганда, Халыклар дуслыгы йортлары каршындагы якшәмбе мәктәпләре эшен оештыруга ихтыяҗ зур. Без бу тәҗрибәне үзебездә куллану турында уйларбыз»... Читать дальше...

Татарстанның икътисади үсеш территориясендә җиде яңа производство эшли башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан территорияләрендә алгарышлы үсеш алган җиде яңа проект гамәлгә ашырыла башлаячак. Бу хакта «Яр Чаллы», «Түбән Кама», «Яшел Үзән», «Чистай» һәм «Менделеевск» территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзү өчен гаризаларны карау комиссиясе утырышында билгеле булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Чарада җиде инвестиция проекты каралды. Чаллыда «Мастер»... Читать дальше...

Президент коронавирустан прививка ясату һәр кешенең үз ихтыярында булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирустан прививка кешенең үз теләге белән генә ясалачак. «Бу һәр кешенең үз ихтыярындагы эш дип саныйм», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында. «Әгәр вакцина килсә, беренче чиратта, аны табибларга, мәгариф системасы хезмәткәрләренә тәкъдим итәчәкбез. Моңа беркемне дә мәҗбүр итмәячәкбез», — диде республика җитәкчесе. Ул тикшерелгән медицина хезмәткәрләренең 40 проценттан... Читать дальше...


Музыкальные новости
Александр Серов

Зрители опровергли массовый уход с концерта Александра Серова в Угличе





Персональные новости
Александр Пушкин

В Пскове представили выставку с эскизами декораций к спектаклям по Пушкину





Белгечләр Казанда һава торышы начараю турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Якындагы ял көннәрендә Татарстан башкаласында һава торышы җылы һәм уңайлы булачак, әмма киләсе атна башында ук ул сизелерлек начарланырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га бүген КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте. «9 сентябрь көнне явым-төшем алып килгән атмосфера фронты безнең аша үтте. Хәзер ул көнчыгышка китте һәм без иңкүлекнең түбән басымлы алгы өлешендә торабыз. Читать дальше...

Иртәгә Татарстанда тавыш бирү өчен меңгә якын мобиль участок ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ» ). Татарстанда 11 сентябрьдә йорт яны территорияләрендә 972 сайлау участогы эшли башлаячак. Алар ишегалларында җиһазландырылган чатырларда яки автобусларда булачак. РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча июль аенда тавыш бирү көннәрендә татарстанлылар әлеге мобиль участокларның уңайлылыгын лаеклы бәяләде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Йорт ишегалларында, җәмәгать киңлекләрендә тавыш бирү махсус җиһазландырылган чатырларда һәм автобусларда оештырылачак. Читать дальше...

Минзәлә театры 46 ел элек уйналган спектаклен яңадан куйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Минзәлә татар дәүләт театры Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган премьерасын чыгарды. Бу хакта спектакльнең режиссеры Дамир Сәмирханов хәбәр итә. Н.Анкиловның «Солдат хатыны» драмасы театрның сәнгать советы һәм тамашачы тарафыннан яратып кабул ителгән. Коллектив әлеге спектакль белән авыл клубларына гастрольләргә дә чыга башлаган. Әлеге әсәрне Минзәлә театрында 1974 елда Мулланур Мостафин сәхнәгә куйган булган. Ул «Мин — солдат хатыны» дип аталган. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда эчке туризмны үстерү буенча программа булдырырга кушкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда эчке туризмны үстерү буенча программа булдырырга кушкан. Бу хакта ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында сөйләде. «Эчке туризм буенча махсус программа әзерләнә, белгечләрне чакырдым. Эчке туризм әле үсә генә башлады», — диде Президент.   Ул Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Ивановка һәм экотуризм проектлары кураторы Оксана Саргинага республикада эчке туризмны үстерү өчен программа эшләүне йөкләгән. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Тамбовские синхронистски заработали две медали на первенстве города Королёв


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Появилось «закулисное» видео Елены Рыбакиной


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Брянский путешественник Игорь Шпиленок подготовил отчет о далекой экспедиции





Путин в России и мире
Москва

Рязанские дизайнеры представили свой бренд одежды на модном показе Estet Fashion Week


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: Западу неинтересны планы Киева по атаке на Крымский мост


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Елена Волкова

Стали известны дата и место проведения II Международного телевизионного конкурса детской авторской песни «Наше поколение»



Москва

Собянин: на средства от реализации зеленых облигаций закуплен 451 электробус

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net