Спас районының Идел буе бистәсендә яңа балалар мәйданчыгы ачылды
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Спас районының Идел буе бистәсендә яңа балалар мәйданчыгы ачылды. Уен шәһәрчеген балалар бакчасы янына ясаганнар. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза. Бу кечкенә зонаны администрация һәм җирле халык төзекләндерергә карар кылган. Анда заманча уен һәм спорт инвентарьлары куелган. Мәйданчык үзара салым программасы ярдәмендә барлыкка килгән. Проектның бәясе 264 мең сум тәшкил иткән. Мәйданчык төрле яшьтәге балаларга исәпләнгән: монда кечкенә балалар да, өлкәнрәк балалар да уйный ала. Идел буе бистәсендә яшәүче Татьяна яңа мәйданчыктан бик канәгать. «Бу, әлбәттә, безнең балалар, оныкларыбыз өчен бик шәп. Минем оныгым бар, аңа ике яшь. Һәм без монда рәхәтләнеп киләбез», — диде ул.