Түбән Камада тимер юл аша ике юлүткәргеч ачылды
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Көньяк автоюлда тимер юл аша ике яңа юл үткәргеч ачылды. Тантанада Түбән Кама мэры Айдар Метшин, Татарстан транспорт министры Ленар Сафин һәм Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Юл үткәргечләр Түбән Кама өчен стратегик әһәмияткә ия. Алар «Предкомбинатская» сәнәгать станциясеннән «Биклән» станциясенә кадәр тимер юл транспортының интенсив хәрәкәте кисешкән урыннарда төзелгән. Читать дальше...