Татарстанда 27 градуска кадәр җылы булуы көтелә
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 сентябрьдә, Татарстанда җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Соңгы вакытта республика территориясендә һава шартларын билгеләүче антициклонның көньяк-көнчыгышка күчүенә карамастан, һава торышы үзгәрмәячәк, дип белдерә синоптиклар.
Алмашынучан болытлы һава көтелә. Республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Төнлә һава температурасы +4...+9 градус, төбәкнең көнбатыш өлешендә 13 градуска кадәр булачак. Көндез һава температурасы +22, +27 градуска кадәр күтәреләчәк.