Казанда табиблар коронавируска антитәнчекләргә ике хастаханәдә тикшереләчәк
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның үзәк округы буенча медицина хезмәткәрләре арасында яңа коронавирус инфекциясенә каршы антитәнчекләр булуга тикшерүне йогышлы авырулар хастаханәсе һәм шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсе башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Бердәм Россия» иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә сөйләде.
«Үзәк округ буенча, ким дигәндә, ике база сайланган — бу йогышлы авырулар хастаханәсе һәм анализлар ясый торган 7нче хастаханә. Районнарга күрсәтмәләр җибәрелде, хәзер бу процессны актив эшкәртү бара», — диде министр урынбасары.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкны Covid-19 инфекциясенә иммунитет булуга тикшерә башлаган иде.
Беренче чиратта коронавирус белән авырганны ачыклый торган G иммуноглобулины булуга медицина хезмәткәрләре тикшереләчәк.