123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Новости за 30.09.2020

Азнакай районында тәм-томга бай күргәзмәләр тәкъдим ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 30 сентябрь, «Татар-информ», « Маяк », Резидә Шәрипова). Авыл мәдәният йортлары, мәктәп коллективлары үзләренең аш-су, яшелчә, җиләк-җимеш күргәзмәләре белән чыккан. Һәр өстәл тәм-томнан сыгылып, самавырлары кайнап тора. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Мәдәният идарәсе „Самавыр — халык күңеле“ дигән проект яклап, грант отты һәм әлеге бәйрәм — шуның бер чарасы. Шулай ук аңа Өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда традициягә кергән „Әбиләр чуагы“ бәйрәме дә кушылды», — ди Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева. Читать дальше...

Татарстанның район башлыклар Актанышта милли мәдәният буенча эшчәнлек белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 30 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендә республика районнары башлыклары Актаныш районының милли мохитен, мәдәниятен, милли мәгарифен өйрәнү максатыннан эшлекле сәфәргә килде. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Кунаклар иң элек районның милли мәдәният буенча алып барылган эшчәнлеге белән танышты. Моң патшабикәсе Әлфия Авзалова истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Читать дальше...

Иртәгә Татарстан мәчетләре каршында татар теле курслары ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә — 1 октябрьдән Татарстан мәчетләре каршындагы курслар кысаларында янәдән татар теле укытыла башлый: яңа уку сезонында дәресләр 100 мәйданчыкта оештырылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикабызның барлык шәһәрләрен һәм күпчелек район үзәкләрен колачлаган татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар быел нәзарәт тарафыннан дүртенче тапкыр үткәрелә. Курслар ТАССР оешуның 100-еллыгы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында уздырыла. Читать дальше...



Казан профессоры әбиләр чуагы күпме дәвам итәчәген сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Фаразлар буенча, Казанда әбиләр чуагы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Якшәмбе яки дүшәмбе температура төшүе көтелә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Сентябрьнең соңгы декадасында шәһәрдә һава торышын безнең территориядә урнашкан антициклон билгеләде. Безгә чыннан да әбиләр чуагы килде: көндез һава температурасы 20 градус, ә төнлә 5 градус була. Читать дальше...

Казан яшь тамашачы театры Президент белән театр мәктәбен төзү турында фикер алышачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Октябрьдә Казан Яшь тамашачы театры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга әзерләнә. Анда театрга 2017 елның декабрендә тапшырылган территорияне файдалану проекты турында җентекләп фикер алышу планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Казан Яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева сөйләде. «Президент безнең театрда ике тапкыр булды. Соңгы тапкыр — быел җәй көне. Без Рөстәм Нургалиевич... Читать дальше...

Зарипова яңадан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Эльмира Зарипова Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе вазифасына билгеләнгән. Бу хактагы карар Татарстан Президенты порталында чыкты. «Зарипова Эльмира Әмир кызын Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры итеп билгеләргә», диелгән карарда. Эльмира Зарипова республика ведомствосын алты ел (2014 елның октябреннән алып) җитәкли.

Радик Гайзатуллин Татарстан Финанслар министрлыгы башлыгы вазифасында калачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Радик Гайзатуллин Татарстан Финанслар министрлыгы башлыгы вазифасында калачак. Билгеләү турындагы карар Татарстан Президенты порталында чыкты. «Гайзатуллин Радик Рәүф улын Татарстан Республикасы финанслар министры итеп билгеләргә», диелгән документта. Радик Рәүф улы республика ведомствосында үз карьерасын 1999 елда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының финанслау бүлеге башлыгы вазифасында башлады. 2000 елдан 2001 елга кадәр финанслар министры урынбасары... Читать дальше...



Гүзәл Төхвәтова Казанда «Тукай үзәге» оештырырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казанда «Гасыр музеен сайла!» интернет-тавыш бирүдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Тукай исемендәге әдәби музей мөдире Гүзәл Төхвәтова Казанда бөек татар шагыйренең тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча «Тукай үзәге» төзергә тәкъдим итте. «Киләчәктә безнең музей базасында шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә бәйле „Тукай үзәге“ оештыра алсак, бик шәп булыр иде. Вакыт уза, аерым фактлар югала, һәм тагын күп нәрсәне өйрәнергә кирәк.... Читать дальше...

Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгын янә Айрат Хәйруллин җитәкләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айрат Хәйруллинны Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы җитәкчесе итеп билгеләде. Бу турыдагы карар республика җитәкчесе порталында чыкты. «Хәйруллин Айрат Ринат улын Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры итеп билгеләргә», диелгән документта.

Равил Кузюров Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгын җитәкләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның урман хуҗалыгы министры итеп яңадан Равил Кузюров билгеләнде. Бу турыдагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Кузюров Равил Афраимовичны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры итеп билгеләргә», диелгән документта. Ведомство җитәкчесе урынында Равил Афраимович 2018 елның февраленнән алып эшли. 18 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтен отставкага җибәрде.

Александр Шадриковны яңадан Татарстан экология министры итеп билгеләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры булып Александр Шадриков кала. Бу хактагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Шадриков Александр Валерьевичны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры итеп билгеләргә», диелгән документта.

Талия Миңнуллина яңадан Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Талия Миңнуллинаны республика Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы итеп билгеләде. Бу турыдагы карар республика җитәкчесе порталында чыкты. «Миңнуллина Талия Илгиз кызын Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләргә», диелгән документта. Талия Миңнуллина Казанда туган, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаган, Бөекбританиядә магистр программасы буенча һәм СКОЛКОВОда яңадан һөнәри әзерләү программасы буенча белем алган. Читать дальше...

Рөстәм Заһидуллин Татарстан юстиция министры вазифасында кала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан юстиция министры итеп Рөстәм Заһидуллинны билгеләделәр. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шул турыдагы указга имза куйды. «Заһидуллин Рөстәм Илдус улын Татарстан Республикасы юстиция министры итеп билгеләргә», диелгән указ текстында. Заһидуллин республиканың Юстиция министрлыгы җитәкчесе вазифасын 2017 елның июненнән башкара.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан дәүләт комитетлары рәисләрен билгеләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда дәүләт комитетлары җитәкчеләре билгеләнде. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның тиешле указлары аның рәсми сайтында басылып чыкты. Шулай итеп, Сергей Иванов төбәкнең Туризм буенча дәүләт комитеты белән җитәкчелек итүне дәвам итәчәк. Ул бу вазифада 2014 елдан бирле эшли. Александр Груничев яңадан Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде. 2014 елдан бирле республика Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе булып эшләгән Ольга Редько янә шул вазифага сайланды. Читать дальше...

Казанда әби 1 миллион сум акчасын ышанычлы счетка күчерү өчен аферистка шалтыраткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда әби 1 миллион сумнан артык акчасын ышанычлы счетка күчерү өчен аферистка шалтыраткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хәбәр итә. 23 сентябрьдә 71 яшьлек әбигә билгесез кеше шалтыраткан, ул үзен банкның финанс хезмәткәре Юрий Белов дип таныштырган. Ул әбинең счетыннан кемдер зур суммада акча алмакчы булган дип сөйләгән. Операцияне блокировкалау һәм акчаны саклап калу өчен, Юрий акчаны башка банктагы махсус счетка күчерергә тәкъдим иткән. Читать дальше...


Музыкальные новости
Юрий Лоза

«У меня такого не было»: Лоза предположил, почему зрители ушли с концерта Серова





Персональные новости
Россия

«Калмыкия стала точкой объединения народов всей страны»: в Элисте стартовал Первый Фестиваль национальных театров России





Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп янә Фәнил Әгълиуллин билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп янә Фәнил Әгълиуллин билгеләнде. Бу хактагы Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Әгълиуллин Фәнил Әнвәр улын Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләргә», диелгән хәбәрдә. Фәнил Әгълиуллин республика ведомствосын 2019 елның сентябреннән җитәкли.

Спорт в России и мире
Москва

Сотрудники Росгвардии приняли участие в чемпионате Центрального округа по боксу.


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Сафиуллин не смог выйти во второй круг турнира ATP в Барселоне


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о сохранении экологии Севастополя





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии отечественного судостроения   


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Владимир Зеленский подтвердил ракетный удар по аэродрому в Джанкое


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Иностранный бизнесмен Совада подал иск против Тимати в размере 7 млн рублей



Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о догазификации СНТ  

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net