123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Новости за 11.09.2020

Түбән Кама шәфкать туташы плакатлар бәйгесендә икенче урын алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең шәфкать туташы плакатлар бәйгесендә икенче урын алды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә «Коронавирус йогышын кисәтү кагыйдәләре» темасына компьютер дизайны плакатларының республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең физиотерапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Нина Каргалева «сәламәт гадәтләр»дигән плакат өчен бүләкләнгән. Читать дальше...

Актаныш район башлыгы Татарстан Президентын сайлауда беренчеләрдән булып тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 11 сентябрь — сайлауларның беренче көнендә, Татарстанда Республикасы Президенты һәм муниципаль депутатлар сайлауларда Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов беренчеләрдән булып тавыш бирде. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Район башлыгы Энгель Фәттахов тормыш иптәше Сәрия ханым белән 621нче санлы сайлау участогына беренчеләрдән булып килде. Керү юлында аның температурасын үлчәделәр, бер тапкыр кулланыла торган битлек, перчатка һәм ручка бирделәр... Читать дальше...



Андрей Кондратьев Татарстанда тавыш бирүнең беренче көненә нәтиҗә ясады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген иртәнге сигездә Татарстанда сайлау участоклары ачылды. Кичке алтыга сайлаучыларның гомуми санының 24,4 проценты тавыш бирде. Республикада тавыш бирүнең беренче көненә нәтиҗәне Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ясады. «Без структура ягыннан гади булмаган сайлау кампаниясе уздырабыз. Бездә Татарстан Президентын, җирле үзидарә органнары депутатларын, Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар уза. Бүген иртәнге... Читать дальше...

Татарстанда 19 градуска кадәр җылыта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда иртәгә, 12 сентябрьдә, уртача җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә республикада урыны белән бераз яңгыр явачак, әмма көндез явым-төшем булу ихтималы аз. Төньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Төнлә һава температурасы 5-10 градус җылы була. Көндез һава +14, +19 градуска кадәр җылыначак. Элегрәк «Татар-информ» ял көннәрендә төбәктә җылы һәм болытлы һава торышы урнашачагы турында хәбәр иткән иде.

Пермь өлкәсенең Киров районында Сабантуй бәйрәме була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 12 сентябрьдә Пермь өлкәсенең Киров районында Сабантуй бәйрәме узачак. Чара «Бәхет бар» паркында һәм «Чаткы» мәдәният йорты янындагы мәйданда планлаштырылган. Бәйрәмдә бай күңел ачу программасы әзерләнгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйрәм тантанасы 12: 00 сәгатьтә башлана. Пермьнең Киров районы хакимиятендә «чараның максаты — милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр белән таныштыру, гармонияле милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр формалаштыру», дип аңлаталар.

Табиблар: Вируслы пневмония кичергән пациентларга өстәмә күзәтү таләп ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Вируслы яки бактериаль пневмония кичергән барлык пациентлар участок терапевтларында теркәлә. Аларга өстәмә күзәтү таләп ителә. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте. Үпкәсе ялкынсынган пациент COVID-госпитальдә яисә өйдә дәвалануга карамастан, ул өстәмә күзәтү таләп ителә торган кешеләр исемлегенә эләгә. Пневмонияне хроник авырулар булган кешеләр аеруча авыр кичерә. Терелгәннән соң да, мондый пациентларга реабилитация кирәк, диелә бу хәбәрдә.



Нурлатцы могут обратиться на горячую линию по вопросам мясной и рыбной продукции

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Территориальный отдел Управления Роспотребнадзора по Республике Татарстан в Нурлатском районе информирует о проведении в период с 11 по 25 сентября 2020 г. консультирования граждан по вопросам качества и безопасности мясной и рыбной продукции.

Санкт-Петербургта татар рәссамнары күргәзмәсе ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның «Moomidol» арт-пространствосында татар рәссамнары Рәшит Моратов һәм Элмира Мостафиналарның  «Кирегә әйләнгән күк» күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итте.  Рәшит Моратов тумышы белән Санкт-Петербургтан. Ул Штиглиц Академиясенең сынлы сәнгать бүлеген тәмамлаган, Манелис укучысы. Рәссам үзенең пейзажларында Петербургны бик яратып, пастель тоннарда сурәтли. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Камал театрының «Өйләнәм.tat» спектакле премьерасын карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Өйләнәм.tat» спектакле премьерасы булды. Тамашачылар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның хатыны бар иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.  Спектакльнең авторы һәм режиссеры - Илгиз Зәйниев. Комедия сюжеты буенча Раннур исемле яшь журналист эксперимент үткәрә. Ул үзенең законлы никахка керергә теләве хакында социаль челтәрдәге битендә... Читать дальше...

Эмиль Гарипов КХЛ лидеры булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Омскиның «Авангард» клубы капкачысы, казанлы Эмиль Гарипов сезон стартында ике матчта да бер алка да керттермичә, континенталь хоккей лигасы чемпионаты лидеры булды. Искәртеп узабыз, узган сезон барышында Казанның «Ак Барс» клубында тәрбияләнгән голкипер Эмиль Гарипов, уен тәҗрибәсе булмау сәбәпле, үз клубыннан Омск «Авангард»ына күчте. Быелгы сезон башында исә Эмиль «Авангард»ның беренче номеры булды, ул омскилылар уенының барлык дүрт җиңү матчын да, алышмыйча уйнап, оттырмады. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: 2021 елгы бюджетның керемнәр өлеше гаять киеренке булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе ел катлаулы булачак, бюджет кытлыгы җитди булу күз алдыныда тотыла, бюджетның керемнәр өлеше киеренке булыр дип фаразлана. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында әйтте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә. Утырыш 2021-2023 елларга Татарстанны социаль-икътисади үстерү фаразының төп параметрларына, 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына Татарстанның... Читать дальше...

Татарстаннан тугыз команда Идел буе округында укытучылар бәйгесе ярымфиналына чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Уфада «Россия — мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектларының берсе — «Киләчәк укытучысы» һөнәри конкурсының җиденче ярымфиналы башланды. Бәйгедә Татарстан Республикасыннан тугыз команда катнаша. ,Бу хакта «Россия-мөмкинлекләр иле» матбугат хезмәте хәбәр итә. Ярымфиналда Идел буеның 12 төбәгеннән педагогларның 45 командасы җыелган: Түбән Новгород өлкәсеннән һәм Татарстаннан тугызар команда, Пермь краеннан 7 команда, Башкортостаннан 5 команда, Оренбург өлкәсеннән 4 команда... Читать дальше...

Гөлнара Зиннәтуллина: Өметләрен өзмик без аларның — «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Фәния Арсланова). Танылган журналист Гөлнара Зиннәтуллинаның безнең арадан китеп баруына һаман да күңел ышанмый. Тиз генә ышанмас та әле ул. Казандагы фатирына баргач, бүлмәдән килеп чыгар да, гадәттәгечә, кухнясына дәшәр кебек. Соңгы баруда кабартмалар белән сыйлап җибәрде. Үзе сыйлый, үзе сөйли, тик утыруны белми, теле телгә йокмый. Койган да куйган журналист та, артист та иде ул. Аның киенү рәвешендә — Сара Садыйкова, елмаюлы карашында ... Читать дальше...

Казан-Шәмәрдән юлында төзү эшләрен быел төгәлләячәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быел «Царево» торак комплексы районындагы Казан — Шәмәрдән автоюлында сулга борылу һәм әйләнеш өлешен төзү эшләрен тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган Казан агломерациясенең транспорт инфраструктурасын үстерүгә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин Казан-Шәмәрдән автомобиль юлын реконструкцияләү быел башланганлыгын әйте. «Федераль бюджеттан өстәмә финанслау алынды»... Читать дальше...

Чаллыда өч машина бәрелешкәч, «Ока» пассажиры имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда өч машина бәрелешкән авариядә «Ока» машинасы пассажиры зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.  «Лада Калина», «Ока» һәм «Форд Фокус» иртәнге сәгать тугызынчыда Тынычлык һәм Халыклар дуслыгы проспектлары чатында бәрелешкән. Шаһитлар сүзенә караганда, «Калина» светофорга җиткәндә тормозга баскан, ә аның артыннан бара торган машиналар дистанцияне сакламаган. «Ока»ның сиксән яшьләр тирәсендәге пассажирына зыян килгән. Руль артында аның ире, шулай ук олы яшьтәге кеше була. Читать дальше...

Түбән Кама районында бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю төгәлләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районы аграрийлары бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр. Урып-җыюга 17 июльдә керешкәннәр иде. 22,8 мең га мәйданда алар 80980 тонна ашлык җыеп алдылар. Район буенча бер гектардан уртача уңыш 35,5 центнер тәшкил итте, шул исәптән язгы бодай — 23,5 ц/га. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте. Кырда 54 комбайн эшләде. Алдынгы комбайнчылар арасында: Владимир Копанев («Орсис-Агро» ҖЧҖ) — 3298 тонна, Александр Демидов ... Читать дальше...


Музыкальные новости
Семён Слепаков

Shot: комик Семен Слепаков решил ликвидировать ИП в России





Персональные новости
ГУАП

Финал всероссийского студенческого трека Олимпиады Кружкового движения НТО «Летающая робототехника» 2024





Чита шәһәре һәм Байкал аръягы мөселманнары җәмгыятенә нигез салучы Рәшит Абдеев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти Равил Гайнетдин Чита шәһәре һәм Байкал аръягы мөселманнары җәмгыятенә нигез салган Рәшит Абдеев вафатына бәйле рәвештә якыннарының кайгысын уртаклаша. Рәшит Абдеевкка 66 яшь булган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. «Рәшит Абдеев Чита шәһәре һәм бөтен Байкал аръягы крае мөселман җәмгыятенең рухи яңарышы чыганагы булды. Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте... Читать дальше...

Камил Сәмигуллин: Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләрен күреп яши белсәк иде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие җомга вәгазендә Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләрен күреп яши белсәк иде дип өнди. Бу турыда Татарстан Диния нәзарзтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Ул Мөхәммәд Пәйгамбәрнең «Ватанны сөю — иманнан», дигән сүзләрен искә төшерә. Бу хәдистә мөселман кешесе Ватанын яратырга, аны кайгыртып яшәргә тиеш дигән фикер уза, ди ул. "Бу бик тә мөһим, чөнки кеше үзенең бүгенге көне белән генә түгел, ә киләчәген кайгыртып яши. Кешене бүгенге көннең уңайлыклары гына түгел... Читать дальше...

ТАССРның беренче татар җитәкчесе Зиннәт Моратовның улына истәлекле медаль тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаренең улы Валерий Зиннәт улы Моратов белән очрашкан. Ул Валерий Моратовка ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлекле медаль тапшырган. Бу хакта Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Зиннәт Ибәт улы Моратов (1905-1988) ТАССР җитәкчесе вазифасында 13 ел, 1944 елның декабреннән 1957 елның июненә кадәр эшли. Читать дальше...

#МинемТатарстан челленджында катнашып iPhone 11 отарга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 11-13 сентябрьдә республикада #МинемТатарстан челленджы уза, анда 36 данә iPhone 11 уйнатыла. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте. Ярышларда катнашу өчен, үз сайлау участогыңда фотога төшәргә һәм фотоларны #МинемТатарстан хэштегы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк. Ярышлар #МинемТатарстан фотомарафоны берләшмәсендә һәр сәгать саен туры эфирда уза. 11 һәм 12 сентябрьдә ярышлар «ВКонтакте»да #МинемТатарстан фотомарафоны берләшмәсендә 9:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

«Радио Зенит» – информационный партнер форума «Мы вместе. Спорт»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Даниил Медведев

Битые корты: Медведев и Александрова вышли в четвертьфинал Miami Open


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Татьяна Марчук выпустила альбом «Экопесенки» на лейбле Riki Music





Путин в России и мире
Москва

Путин удивился третьему месту Санкт-Петербурга в туристическом рейтинге


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Тимати, Shaman, Чеботина и группа «Пикник» посетили акцию «Журавли»



Москва

Путин удивился, как низко Петербург стоит в рейтинге турпривлекательности

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net