Чирмешәндә мөселман яшьләре арасындагы спартакиадада кунак шәкертләр җиңде
(Чирмешән, 29 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Марат Гомәров). Чирмешән районы мөхтәсибәте мөселман яшьләре арасында 7нче спартакиада үткәрде. Быел анда 6 команда булып, барлыгы җитмешкә якын кеше катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бәйгечеләр мини-футбол, турникта тартылу, эстафета ярышларында көч сынашты. Анда Иске Кадидан ике команда, Бәркәтә, Чирмешән, Лашман яшьләре һәм Чаллы кунакларыбыз — Ак мәчет шәкертләре көч сынашты, «Кунакларыбыз иң осталары булып танылды — алар җиңүче... Читать дальше...