Әтнә районында яңартылган мәдәният йорты ачыла
(4 сентябрь, Казан, «Татар-информ», « Әтнә таңы »). Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында республика программасы буенча төзекләндерелгән мәдәният йорты ачылачак. Ремонт эшләренә 12,5 млн. сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә дип яза район газетасы. Төзүчеләр тарафыннан түбә, тәрәзә рамнары, керү төркемнәре, ишекләр, санузеллар, инженер-техник тәэмин итү челтәрләре ремонтланды. Моннан тыш, фасад яңартылган, бизәкләү эшләре башкарылган, бина тирәли отмосткалар торгызылган. Читать дальше...