Татарстанда мөмкинлекләре чиклеләрнең 85 процентына техник җайланмалар тапшырылган
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда реабилитацияләү техник чараларына мохтаҗ кешеләрнең 85 проценты Россия Социаль иминиятләштерү фонды тарафыннан канәгатьләндерелгән. Агымдагы елда 28 меңгә якын физик мөмкинлеге чикле кешегә тернәкләнү өчен техник чаралар тапшырылган. Бу хакта фондының Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсе идарәчесе Павел Лоханов җәмәгать оешмалары җитәкчеләре белән узган очрашуда хәбәр итте .
«Татарстанда дәүләт тарафыннан реабилитацияләү чаралары белән тәэмин ителергә хокуклы 49,5 мең физик мөмкинлекләре чикле кеше бар. Быел гариза белән фондка мөрәҗәгать итүчеләрнең 85 процентына, ягъни 28 меңгә якын кешегә техник чаралар тапшырылды», — диде Павел Лоханов.
Фондның төбәк бүлекчәсе идарәчесе сүзләренә караганда, льготалы категорияле Татарстан гражданнарын подгузниклар, коляскалар, протезлар, махсус аяк киемнәре, колак аппаратлары һәм башка техник чаралар белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан 1 млрд 172 млн сум акча каралган. Шуның 1 млрд 70 млн сум өлешенә контрактлар төзелгән һәм компенсацияләр түләнгән, шул исәптән 33 мең данә товар өчен шәхси затларга 132 млн сум акча күчерелгән.