123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Новости за 17.09.2020

Актанышта  шәҗәрәләр конкурсының зона этабы җиңүчеләре ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). 17 сентябрьдә Актанышта район мәдәният йортында  «Тарихта без эзлебез» дигән шәҗәрәләр конкурсының зона этабы узды. Әгерҗе, Тукай, Зәй, Чаллы, Минзәлә, Актаныш районнары гаиләләре нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим итте. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Конкурс гаилә кыйммәтләрен ныгытуны, нәсел дәвамчылыгын үстерүне, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Татарстан һәм гаилә тарихын өйрәнүгә җәлеп итүне күздә тота. Конкурста катнашучы һәр нәсел  гаиләнең милли ашлары күргәзмәсен тәкьдим итте... Читать дальше...

Мамадышта сигез балалы гаиләгә планшет бүләк иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Мамадышта яшәүче күп балалы Очиловлар гаиләсенә планшет бүләк иттеләр. Бу чара  Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие»  берләшмәсенең «Изгелек кыл» акциясе кысаларында үткәрелде. Бу «Нократ» газетасы хәбәр итә. Яңа гаджетны Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов һәм районның Мәгариф бүлеге башлыгы Илдус Габдрахманов тапшырды. Очиловлар гаиләсе биш малай һәм өч кыз тәрбияли. Олы кызларына 28 яшь, ә кечкенә 3 яшь. Читать дальше...

Ульяновск татарлары мохтарияте рәисе Рәмис Сафин Иҗтимагый палата әгъзасы булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамис Сафин быел кабат Ижтимагый палатага әгьза итеп сайланды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. Быелгы составтагы 45 әгъзаның дүртесе татар милләтеннән. Шулар арасында Рамис Сафин Палатаның милли, дини һәм мәдәни мәсьәләләр буенча комиссия әгьзасы була. Узган еллардагы зур хезмэте өчен, ул бүген шәһәр мэрының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән. Бүген Ульяновск шәһәре Иҗтимагый палатасының өченче чакырылышының беренче утырышы узды. Читать дальше...



Коронавирус таралу сәбәпле, Иерусалим шәһәрендә Әл-Әкса мәчете ябыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Мөселман дөньясының төп изге урыннарының берсе булган Иерусалим шәһәрендәге Әл-Әкса мәчете иртәгәдән ябыла. Бу хакта «Интерфакс» көнбатыштагы массакүләм мәгълүмат чараларына сылтама хәбәр итә. Мәчетне Израильдә Совид-19 инфекциясе таралу сәбәпле ябып торалар. Идарә карары белән мәчет дин тотучылар өчен 18 сентябрьдән башлап өч атнага кадәр ябылачак. Дин тотучыларны бу карарны аңлап кабул итүләрен үтенәләр. Җомга көнне Израильдә өч атналык изоляция режимы башлана... Читать дальше...

«Ак Барс» хоккейчылары Чәкчәк кубогын отты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Башкортстанның «Салават Юлаев» командасы белән очрашты. Уен Татарстан командасы файдасына 4:1 исәбе белән тәмамланды. Ике күрше республика командаларының формаларының төсенә бәйле «Яшел дерби» дип аталган «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчларында җиңүчегә Чәкчәк формасында ясалган кубок бирелә. Бу юлы кубокны «Ак Барс» отты. Әлеге уенда Данис Зарипов Континенталь Хоккей лигасында «Ак Барс» өчен 350нче очкосын җыйды. Читать дальше...

Татарстанда +22 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 сентябрьдә, Татарстанда азрак җылытачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.  Республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшем көтелми, көндез урыны белән яңгыр явып үтәргә мөмкин. Төнлә һәм иртәнге якта томан төшү ихтимал.  Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәр дип фаразлана.  Төнлә һава температурасы + 5.. +10 градус булыр дип көтелә. Республиканың... Читать дальше...

Төмән китапханәсе җитәкчесе: Татар китаплары бездә тузанланып ятмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Төмән Төмән муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәсе җитәкчелеге татар китапларына ихтыяҗ зур булуын әйтте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Татар китапларына бездә ихтыяҗ бик зур, алар бездә тузанланып ятмыйлар. Мәсәлән, соңгы вакытта Каскара, Ямбай, Муллаш авылы китапханәләреннән Мостай Кәрим, Муса Җәлил, Габдрахман Әбсәламов һәм җирле авторлар — Якуб Зәнкиев, Булат Сөләймановның әсәрләрен сорыйлар», — ди китапханә директоры Роза Арутюнян. Читать дальше...

Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» әгъзаларына: Халык белән эшкә күбрәк игътибар итү кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»нең Казан бүлеге әгъзаларын сайлаучыларның теләкләрен үтәүне озакка сузмаска чакырды. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең Казан бүлекчәсенең 33нче конференциясендә әйтте. «Озакка сузмыйча, программаны гамәлгә ашыра башларга кирәк булачак. Читать дальше...



Фәйзелхак Ислаевның «Югары Чагадай тарихы» китабы чыкты - «Мәгариф»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», «Мәгариф» , Таһир Сабирҗанов). Соңгы елларда республикабыздагы аерым авылларның тарихына багышланган фәнни-популяр китаплар әледән-әле дөнья күрә. Бу өлкәдә фәнни нигездә иң нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе — әлбәттә, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев. Бу җәһәттән, аның Азнакай районындагы Күктәкә, туган ягы — Пермь краендагы Чәйкә авыллары тарихын колачлаган саллы китаплары — күп кенә тарихчылар өчен өлге басмалар. Фәйзелхак ага бигрәк тә Чирмешән төбәге авыллары тарихын өйрәнеп... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов алтынчы тапкыр Мәскәү яшьләре форумында катнашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм аның каршында оешкан яшьләр советы проектларының берсе — «Мәскәү-Татарстан күпере» Мәскәү яшьләр форумы 21 ноябрьдә алтынчы тапкыр узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел да форумда катнашырга ризалык биргән. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Ел саен форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты катнаша. Читать дальше...

Президент инаугурациясе көнендә Казан телеманарасы Татарстан флагы төсләренә керәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 сентябрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе көнендә, Казан телеманарасы Татарстан флагы төсләренә керәчәк. Бу хакта Татарстан телерадиостанциясе матбугат үзәге хәбәр итә.  Республика җитәкчесе вазифасына керешү тантанасы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концертлар залында узачак. Ул иртәнге сәгать 10.00 сәгатьтә башлана һәм онлайн трансляцияләнә, дип язган идек. «Телевидение манарасын кичке 19.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр яктыртачаклар» ... Читать дальше...

Татарстанда рапс, шикәр чөгендере һәм бәрәңге җыя башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның авыл хуҗалыгы эшчәннәре рапс, шикәр чөгендере һәм бәрәңге уңышын җыя башлады Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте. Бүгенге көнгә 40 район рапс җыюга керешкән, 81,8 мең га мәйданда Буа, Чирмешән һәм Чистай районнары игенчеләре аны җыюны төгәлләгәннәр инде. Әлмәт, Зәй, Минзәлә, Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсе районнары тәмамлап килә. Шикәр чөгендерен җыюга 10 район — Апас, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Минзәлә, Түбән Кама... Читать дальше...

Арча хастаханәсендә яшүсмерне начар карау турында эш Тикшерү комитетына тапшырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы Арча хастаханәсендә яшүсмерне тиешенчә тикшермәү турындагы эш материалларын Тикшерү комитетына тапшырган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. Ведомство Арча үзәк район хастаханәсе медицина хезмәткәрләренә карата шикаятьләрне тикшергән. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карарны район тикшерү бүлеге кабул итәчәк. 16 яшьлек пациентның туганы Арча үзәк район хастаханәсе медицина хезмәткәрләренә... Читать дальше...

«Бердәм Россия» партиясе Казан башлыгы итеп тәкъдим итү өчен Илсур Метшинны сайлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Бердәм Россия» партиясе Илсур Метшинны Казан башлыгы — дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасы рәисе вазифасына тәкъдим итү өчен сайлады. Мондый карар бүген «Бердәм Россия» партиясе Казан җирле бүлекчәсенең 33нче конференциясендә кабул ителде. Илсур Метшин кандидатурасын Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Казан шәһәренең 12нче хастаханәсе генераль директоры Рамил Әхмәтов тәкъдим итте. «Илсур Рәис улы Метшин Казанның алга таба үсеше өчен бик күп эшләр башкара... Читать дальше...

Түбән Кама кызы «WorldSkills Russia» чемпионатында алтын медаль яулады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың 35 нче лицей укучысы Азалия Вилданова «WorldSkills Russia» эшче һөнәрләр чемпионатында алтын медаль яулады. Бәйге дистанцион рәвештә үтте. Бу турыда Түбән Кама районының рәсми сайтында хәбәр ителә. Бу бүләккә Азалия Вилданова «Медицина һәм социаль карау» юнәлешендә лаек булды. Конкурс таләбе буенча, ул пациентны караган, аның сәламәтлек торышына бәя биргән, табиб күрсәтмәләрен башкарган, пациентны хәрәкәтләнергә өйрәткән. Азалияне чемпионатка... Читать дальше...

Рамай Юлдашев Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә «Марий Эл Республикасының татар авыллары тарихын өйрәнү һәм татар төбәкне өйрәнү үсеше» беренче бөтенроссия конференциясендә сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Рамай Юлдашевка Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. Бүләк аңа татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен бирелгән. «Мин исемлектә 1054 нче кеше. Медальгә үземне лаек дип уйлыйм. Читать дальше...

Сергей Морозов Рөстәм Миңнехановны Президент булып сайлануы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына сайлануы белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Кадерле Рөстәм Нургалиевич! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Президенты сайлауларында ышанычлы җиңүегез белән котлыйм. Сезне инде күп еллар беләм һәм сез, һичшиксез, сәяси лидер, республиканы яңа җиңүләргә һәм үрләргә ышанычлы алып барасыз, дип ышанып әйтә алам», — диелә котлау телеграммасында. Читать дальше...

Путин Медведевны, күпьеллык намуслы хезмәте өчен, орден белән бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведевны III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйган. Документ РФ хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырылган. Документ текстында әйтелгәнчә, Медведев «дәүләт алдындагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» бүләкләнгән. Элегрәк Россия Иминлек Советы Рәисе урынбасары II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен»... Читать дальше...

Чувашиядә «Гыйбатдинов укулары» оештырырга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясенең элеккеге рәисе, мәрхүм Фәрит Гыйбатдиновның истәлеген мәңгеләштерү өчен, Чувашиядә «Гыйбатдинов укулары» оештырырга телиләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясенең яңа рәисе Хәйдәр Сафиуллин Чувашия мәдәният министры Роза Лизакова белән очрашуда шул турыда әйткән. «Хәйдәр Сафиуллин автономиянең элеккеге җитәкчесе Фәрит... Читать дальше...


Музыкальные новости
Джиган

Джиган откровенно рассказал, почему начал худеть, и раскрыл свой максимальный вес





Персональные новости
Яндекс

Продвижение Песен и Музыки в Плей-листах Яндекс.Музыка.





Рөстәм Миңнеханов Салих Япиев истәлегенә сквер һәм бюст ачу тантанасында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Салих Япиев истәлегенә сквер һәм бюст ачу тантансында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССР Эчке эшләр министры, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Салих Җәләлетдин улы Япиевның бронза бюсты Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы бинасының (Казан, Дзержинский ур., 19) эчке ишегалдында урнаштырылган», — диелә хәбәрдә.  Ачылу тантанасында шулай ук... Читать дальше...

Татарстанның баш эпидемиологы республикада коклюш белән авыручылар артканын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече, баш эпидемиолог Дмитрий Лопушов балаларга бума ютәлгә (коклюш) каршы вакцинация үткәрергә өндәде. Ул республикада коклюш артканын билгеләп узды. Бу хакта ул журналистларга Сәламәтлек саклау министрлыгында очрашуда сөйләде. «Татарстанда коклюш белә авыручылар артты. Былтыр ул 4,3 тапкыр күбрәк ачыкланган. Нигездә, әле вакцинация узмаган бер яшькә кадәр балалар авырый, аларны сакларга кирәк. Читать дальше...

Мәүлет Чавушоглу Рөстәм Миңнехановны Президент вазифасына сайлануы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән телефоннан сөйләште, алар хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Әңгәмә барышында Чавушоглу Рөстәм Миңнехановны яңа срокка Президент булып сайлануы белән котлады. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Тышкы сәяси ведомство башлыгы Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайлануы белән котлады. Читать дальше...

Мөслим районына яңа мөхтәсиб билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Мөслим районы имам-мөхтәсибе вазифасында эшләгән Расыйх хәзрәт Каюмов шәхси үтенече буенча әлеге вазифадан азат итүләрен сорады. Мөслим районы имам-мөхтәсибе вазифасына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме нигезендә ачык тавыш бирү юлы белән Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин сайланды. Бу турыда Татарстан Диния нәзрәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Ул 1993 елның 24 ноябрендә Алабуга шәһәрендә туган, Әлмәт шәһәре мәдрәсәсендә, Казанда Россия ислам университетында белем алган. Читать дальше...

Казанская телебашня в день инаугурации Президента Татарстана зажжется цветами Государственного флага Республики Татарстан

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В пятницу 18 сентября 2020 года состоится торжественная церемония вступления в должность Президента Татарстана Рустама Минниханова.

«Татарча диктант» өчен сайланган текстларның авторлары билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). 26 сентябрьдә узачак «Татарча диктант» өчен сайланган текстларның авторлары билгеле. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Оештыручылар Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүчеләр өчен татар язучылары әсәрләреннән өч төрле өзек әзерләгән. Татарстаннан катнашучылар Ибраһим Гази тексты буенча диктант язачак. Төбәкләрдә яшәүчеләргә Нәби Дәүли әсәреннән өзек биреләчәк, ә чит ил вәкилләре өчен Афзал Шамов иҗаты белән танышырга киңәш ителә.

Спорт в России и мире
Москва

Блиц-матч по шахматам между двумя командами провели в павильоне «Спорт для каждого»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Хачанов: хочу вернуться в топ-10 ATP


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве прошла эковыставка Hydrate The World





Путин в России и мире
Москва

Путин спросил Беглова о причинах снижения популярности Петербурга у туристов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Розенбаум

Как Розенбаум судился с мусорщиками, Шнур прогорел на «Пушкине», а Нагиев заработал 4 тысячи рублей за год



Москва

Mash: ведущего Куличкова госпитализировали в Московской области с инсультом

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net