123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Новости за 23.09.2020

Аксубай районында тагын бер күпфункцияле үзәк ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Аксубайның Түбән Баланда авылында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды. Үзәк Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзелгән. Бу хакта «Сельская новь» газетасы яза. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга республика спорт министры Владимир Леонов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин килде. Яңа заманча һәм җылы клуб 50 утыру урынына исәпләнгән. Монда китапханә дә урнашкан. Читать дальше...

Әлмәт районында Дала Зәе елгасындагы койманы сүткәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Әлмәт районының Сосновка авылында, Садовая урамы буенча Дала Зәе елгасына ирекле керү мөмкинлеге чикләнгән. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Урман Зәе елгасының су саклау зоналарын тикшерү барышында, закон бозу очрагына тап булган. Билгеле булганча, гражданин судан 9 метр ераклыкта тимер койма торгызган... Читать дальше...

Татарстанда 20 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 сентябрьдә Татарстанда температура күтәрелү дәвам итәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохите күзәтү идарәсе хәбәр итә. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән кайбер җирләрдә томан төшәчәк. Төнлә һава температурасы 0…+5 градус булачак. Урыны белән, аеруча республиканың көньягында һәм көнчыгышында –2 градус салкын булачак. Көндез 15-20 градус җылы булачак. Читать дальше...



БДИга Россия Конституциясендәге үзгәрешләр турында сораулар кертеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханында Россия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр белән бәйле сораулар булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Рособрнадзорда хәбәр иттеләр. «Россия Конституциясенә үзгәрешләр 2020 елның 1 июлендә гомумроссия тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителде. Җәмгыять белеменнән биремнәр төзгән вакытта Төп законның актуаль тексты исәпкә алынды», — диделәр ведомствода. Хәзер Конституция белән бәйле сораулар имтихан биремнәрендә бар инде... Читать дальше...

Путин 2021 елда пенсияләрнең 6,3 процентка индексацияләнәчәген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Россиядә федераль бюджет керемнәре кимүгә карамастан, пенсияләр инфляция дәрәҗәсеннән шактый югарырак индексацияләнәчәк. Бу хакта сенаторлар белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин әйтте. «Киләсе елда Россиядә пенсияләр 6,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу 2021 елга фаразланган инфляциядән 1,5 тапкырга күбрәк. Ягъни, без бу юнәлештә гражданнарга вәгъдә иткәнчә эшләячәкбез», — диде Путин. Аның сүзләренчә, начар факторлар аркасында федераль бюджет керемнәре 11 процентка кимегән... Читать дальше...

Россия Мәгариф министрлыгы балаларны мәктәпкә кабул итү тәртибен үзгәртте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы балаларны мәктәпкә кабул итү тәртибен үзгәртте. Боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан дип хәбәр итә ведомство. Яңалыкларның берсе мәктәпне микрорайонга беркетү актына кагыла, моны муниципалитет 15 мартка кадәр чыгарырга тиеш. Ә документ басылып чыкканнан соң 10 көн эчендә мәктәп сайтына урнаштырылырга тиеш. Бер гаиләдәге балалар бертуганнары укыган мәктәпкә кабул ителү хокукы алды. Моннан тыш, беркетелгән территориядә яшәүче... Читать дальше...

Фәргать Мөхәммәтов Спас районы башлыгы вазифасында эшен дәвам итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Болгарда IV чакырылыш Спас районы советының беренче утырышы узды. Көн тәртибендә Спас районы башлыгын сайлау мәсьәләсе булды. Гамәлдәге район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов кандидатурасы бер тавыштан кабат сайланды. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза. Утырышта Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин катнашты. «Күрсәткән ышаныч өчен Советка рәхмәт белдерәм. Аны аклар өчен бар белемемне һәм тәҗрибәмне кулланырга сүз бирәм», — диде яңа сайланган район башлыгы. Читать дальше...



Ирада Әюпова: Экспериментлар театр сәнгатен бүгенге тамашачы өчен кызыклы итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Театр сәнгатендә экспериментлар яңа заман тамашачысына кызыклы булу өчен кирәк. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Казанда «Алтын битлек» спектакльләре күрсәтелүгә багышланган матбугат конференциясендә театр сәнгатендә экспериментлар һәм багланышлар турындагы фикерләрен җиткерде. «Минем иҗади лабораторияләрне яклавымны да гаеп итәләр. Ләкин минем ачык позициям бар — театр сәнгатендә экспериментлар булмаса, ул заман тамашачысына яраклаша алмый. Читать дальше...

Яшьләрнең күпчелеге алдагы биш елда Татарстаннан китәргә планлаштырмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда эшләүче яшьләрнең социаль халәте тормыштан канәгать булу белән тасвирлана һәм яшь белгечләрнең күбесе алдагы өч-биш елда республикадан китәргә планлаштырмый. Бу хакта республиканың Яшьләр министрлыгы хәбәр итә. Әлеге тикшерүне «Индекс 14-30» тикшеренү үзәге белән берлектә Татарстанның яшьләр, предприятиеләр һәм оешмалар союзы уздырган. Якынча 1,5 мең респонденттан сорау алганнар. «Эшләүче яшьләрнең тормыш кыйммәтләрендә гаилә кору, яхшы белем алу... Читать дальше...

Флера Андреева Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины булды

Tatar-inform.tatar 

(Яр Чаллы, 23 сентября, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Шәһәр советының сайлаулардан соң беренче утырышында Чаллы мэрының элекке урынбасары Флера Андреевага «Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелде. «Коллегабыз озак вакытлар шәһәр советында эшләде. Ике чакырылышта шәһәр мэры урынбасары булды. Без аны намуслы, эш өчен янып-көеп йөргән кеше буларак беләбез. Шәһәр өчен бик күпне эшләде. Без аңа Чаллыдагы иң зур бүләкне тапшырабыз», — диде Автокала мэры Наил Мәһдиев мактау билгесен тапшырганда. Читать дальше...

Сергей Димитриев кабаттан Кукмара районы башлыгы итеп сайланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Сергей Димитриев кабаттан Кукмара районы башлыгы булып билгеләнде. Дүртенче чакырылыш районы советы утырышында депутатлар аның кандидатурасын бер тавыштан хуплады. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. «Район башлыгы вазифасына соңгы алты елда муниципалитет белән идарә иткән Сергей Димитриев кандидатурасын Марат Җәббаров тәкъдим итте», — диделәр министрлыкта. — Аның урынбасары булып моңа кадәр район советы аппаратын җитәкләгән Резеда Гаянова билгеләнде». Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан 74нче пациент вафат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тагын бер кеше Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. «Татарстанда коронавирустан үлүнең 74нче очрагы теркәлде», — диделәр министрлыкта. 1974 елгы ир-ат яңа коронавирус инфекциясе аркасында килеп чыккан пневмония белән Казанның 7нче хастаханәсе базасындагы вакытлыча инфекцион госпитальгә китерелгән була. Вирусны ачыклыйлар, үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә расланган, диделәр ведомствода. Читать дальше...

«Алтын битлек» премиясе директоры Мария Ревякина «Әллүки» спектаклен яратып караган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Алтын битлек» театр премиясе директоры Мария Ревякина Туфан Имаметдиновның «Әллүки» спектаклен югары бәяләде. Бу хакта ул ТР мәдәният министрлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте. «Яңа гына Мәскәүдә Туфан Имаметдиновның „Әллүки“ спектаклен карадык. Искиткеч спектакль! Нинди актерлар! Нинди тавышлар», — дип сокланды ул «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итүче татар спектакленә. «1996 елда Казан ТЮЗы Борис Цейнтлинның „Буря“ спектакле белән катнашкан иде. Читать дальше...

Татарстан аграрийлары өчен онлайн-мәйданчыкта берьюлы 5 мең кеше укый ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). «Агрополия» белем бирү онлайн-мәйданчыгында берьюлы 5 меңе кеше укый ала, яшәү урынына, һөнәренә яки яшенә бәйсез рәвештә һәркем курсны тыңлый ала. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин сөйләде «Безнең мәйданчык ["Агрополия"] берьюлы 5 мең тыңлаучыга исәпләнгән. Шуннан соң техник мөмкинлекләр бетереләчәк», — диде спикер. Белем бирү платформасының максаты ... Читать дальше...

В Нурлате впервые прошли осенние сельскохозяйственные ярмарки

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Местные производители, кооперативы и личные подсобные хозяйства предлагали горожанам мясные и молочные изделия, нурлатскую рыбу, а элеватор и хозяйства района - зерно. Ярмарку осмотрел глава района и города Алмаз Ахметшин.


Музыкальные новости
Comedy Club

Турбо из «Слова пацана» раскрыл правду о личной жизни на съёмках Comedy Club





Персональные новости
Александр Бастрыкин

Бастрыкин запросил доклад по делу о нападении на журналистов в Москве





Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юллама онлайн күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара С. Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында узачак. Татарстан Дәүләт Советына юллама республика телеканалларында, шулай ук интернет челтәрендә онлайн күрсәтеләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкнең социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләрен тәкъдим итәчәк. Читать дальше...

Мәскәүдә совет дипломаты Кәрим Хәкимов турында китап тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә «Кәрим Хәкимов: гомер елъязмасы» китабын тәкъдим иттеләр. Ул СССРның мөселман Көнчыгышы белән мөнәсәбәтләрен урнаштырган күренекле совет дипломатының 130 еллыгына багышлап чыгарылган. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Китапның авторы — Россия һәм совет дипломаты, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Олег Озеров. Очрашуны ТР Премьер-министры урынбасары ... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об эффективности программ по формированию здорового образа жизни  


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова победила Самсонову в первом круге турнира WTA в Штутгарте


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АО «Транснефть – Дружба» подвело итоги деятельности в сфере экологической безопасности





Путин в России и мире
Москва

Путин 22 апреля проведет в Москве переговоры с президентом Азербайджана Алиевым


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Очередные кадровые назначения объявлены в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: Западу неинтересны планы Киева по атаке на Крымский мост


Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Карина Кокс

«Накинулись на нас как голодные собаки на кусок мяса!» Участники шоу «Сокровища императора» обвинили Карину Кокс и Женю Искандарову в беспринципной игре ради победы



Москва

Депутат Мособлдумы обсудила вопросы оказания стоматологической помощи

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net