123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Новости за 25.09.2020

Рәис Миңнехановны бертавыштан Саба районы башлыгы итеп сайладылар

Tatar-inform.tatar 

(Саба, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары» , Фәнил Мәүлетов). Бүген Саба муниципаль районы Советының дүртенче чакырылыш беренче утырышы үтте. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгын сайлау — көн тәртибенә куелган мөһим мәсьәләләрнең берсе иде. Рәис Миңнехановны бертавыштан Саба районы башлыгы вазифасына сайладылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Утырышта катнашкан Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әлеге җаваплы вазифага Татарстан Президенты... Читать дальше...

«Ак Барс» уенчылары 31 кешесе карантинда булган «СКА» командасын буллитларда җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Санкт-Петербургның «СКА» хоккейчыларын 3:2 исәбе белән җиңде. Уен Санкт-Петербургта узды. «Ак Барс»ның бүгенге көндәше «СКА» командасының күпчелек уенчылары һәм тренерлары карантинда булу сәбәпле, әлеге командада бик күп яшь уенчылар чыгыш ясады. Команданың баш тренер вазифаларын «СКА» клубының вице-президенты Роман Ротенберг башкарды. Континенталь хоккей лигасының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, «СКА» командасының 31 кешесе карантинда. Читать дальше...

Алабугада район башлыгы итеп Рөстәм Нуриевне сайладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябр, «Татар-информ»). Бүген дүртенче чакырылыш Алабуга муниципаль районы Советының беренче оештыру сессиясе булды. Сессиядә Алабуга муниципаль районы башлыгы сайланды. Әлеге вазифаны Рөстәм Нуриев башкарачак. Аның өчен депутатлар бердәм тавыш бирде. Бу турыда Алабуга муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Сессиядә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, алтынчы... Читать дальше...



Татарстанда нәниләр өчен «Үстерә торган китап» чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятында Лиана Әмирханованың «Үстерә торган китап» басмасы чыкты. Бу турыда нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итте. Нәниләргә багышланган әлеге китап хәрефләр аша сабыйларны укырга өйрәтүдә ярдәм итү һәм тел байлыгын арттыру максатында нәшер ителгән. Әлеге басмада ел фасыллары һәм балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып язылган шигъри үрнәкләр дә бирелә, диелә хәбәрдә.

Түбән Новгородта күренекле татарлар истәлегенә Дан аллеясы ясыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе «Түбән Новгород өлкәсенең күренекле татарларына Дан аллеясы» проекты башлануы турында хәбәр итә. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләр сайтында язылган. Дан аллеясы Бөек Ватан сугышы ветераннары, шулай ук Түбән Новгород өлкәсенең Х. А. Бигичев, А. А. Касьянов, Р. В. Ваһапов кебек күренекле кешеләре истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнгән. Әлеге аллеяда эшлеклеләрнең исемнәре язылган истәлекле такталар куелачак... Читать дальше...

Гөлнара Абитова 30 ел буена Яшьләр театрында эшләвенә бер дә үкенмәвен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитованың юбилей бенефисы үтә. Актриса «Татар-информ» хәбәрчесенә театрда 30 ел эшләвен, актерлык һөнәрен сайлавына үкенмәвен әйтте. «5-6 ел эчендә эшләрен алмаштырып торган кешеләрне аңламыйм, мин ул гамәлне хупламыйм. Минемчә, кеше бер эштә гел әйбәт кенә эшләргә тиеш. Балачагымнан ук үземне артистка булырга әзерләдем», — диде Гөлнара Абитова һәм алтмышка якын роль башкарганын... Читать дальше...

Тукай һәм реклама — «Идел»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Идел» ). Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхфәтова Габдулла Тукай иҗаты турында мәгълүмат белән уртаклашты. Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) иҗаты үзе исән вакытта ук популярлык казана, яратып укыла, кичәләрдә, бәйрәмнәрдә яңгырый. Аның әсәрләрен эпиграф итеп алалар, фотоларын бастыралар. Бу Тукай иҗатына ясалган рекламаның бер төре буларак та кулланылган, шигырьләрдән алынган өзекләр, шагыйрьнең фотосурәте халык арасында таралган. Читать дальше...

Луиза Батыр-Болгариның «Хәтер манарасы» кантатасының премьерасы тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле композитор Луиза Батыр-Болгари Сөембикә манарасын безнең хәтер символы дип саный. Бүген Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында «Хәтер манарасы» кантатасының премьерасы тәкъдим ителде. «Мин үз иҗатымда тарихи үткәнебезгә еш мөрәҗәгать итәм. Мине һәрвакыт безнең Болгар цивилизациясе кызыксындырды. Иҗатымда үткәнебездән башка киләчәк булмавын ассызыкларга тырышам. Кантатаның беренче өлешендә Сөембикә моңы булса, икенче өлеше героик итеп эшләнгән»... Читать дальше...



Башкортстанда президент гранты хисабына «Борынгы Уфа» тарихи фестивален оештыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). 14 октябрьдә Уфада «Россия - минем тарихым» мультимедиа паркы базасында ел саен үткәрелә торган өченче «Борынгы Уфа» тарихи фестивале була. Ул президент грантлары федераль конкурсында җиңгән «Мин Уфаны өйрәнәм» тарихи-мәдәни проекты кысаларында узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Оештыручылар бу көнне тарихи парк мәйданчыгы төрле һөнәр осталарын җыячак, дип хәбәр итә. Алар арасында чүлмәкчеләр, тимерчеләр, зәркәнчеләр, күннән эшләнмәләр ясау буенча белгечләр була. Читать дальше...

Татарстанның иң яхшы юл-патруль хезмәте инспекторының исеме билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның иң яхшы юл-патруль хезмәте инспекторы исеменә Казан полициясе лейтенанты лаек булды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Иң яхшы автоинспектор исеме өчен республиканың төрле районнарыннан 15 полиция хезмәткәре көрәште. Хөкемдарлар конкурсантларны берьюлы берничә дисциплина буенча бәяләде — «Хокукый әзерлек», «Медицина әзерлеге», «Махсус оператив-техник чаралар» һәм «Юл хәрәкәтен җайга салу». Читать дальше...

Татарстан халыкларының Дуслык йорты каршында китап алмашу мөмкинлеге барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан халыкларының Дуслык йорты каршында #буккроссинг проекты ачылды. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте. Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова «ирекле китапханә»дә үзенең «Язмышлар такыясы» китабын калдырган. Биредә Дуслык йорты директоры Ирек Шәриповның Удмуртиядә милли хәрәкәт турындагы китабы да бар. Китапларны Дуслык йортына килгән кунаклар алып таныша яки, алып килгән китабын калдырып, үзенә алып китә ала. «Үзара китап алмашу проекты киң таралган... Читать дальше...

Владимир Путин Россия, Кытай, Пакистан һәм Мьянма гаскәрләренең өйрәнүләрен карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь,«Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Әстерхан өлкәсендә Капустин Яр полигонында «Кавказ-2020» стратегик команда-штаб өйрәнүләре мәйданчыгында булды. Дәүләт башлыгы Россия солдатларының Әрмәнстан, Беларусь, Кытай, Пакистан һәм Мьянма хәрбиләре белән бергә шартлы көндәш һөҗүменә каршы торуын күзәтте. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә. «Кавказ-2020» өйрәнүләре «Көньяк хәрби округы җитәкче составының һәм хәрби идарә органнарының хәрби әзерлеген тикшерү, тынычлыкны саклау... Читать дальше...

Татарстанда сентябрь ахырына кадәр коры һәм җылы һава торышы сакланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Берничә көн элек Татарстанга килгән коры һәм уртача җылы һава торышы республика территориясендә сентябрь ахырына кадәр сакланачак. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Әбиләр чуагы төбәктә көчле көнбатыш антициклоны аркасында урнашкан. Ул «Атлантиканың дымлы һава массалары континентка тирәнтен үтеп керүгә киртә була һәм безнең территориядә уңайлы һава торышын тота», — дип аңлата синоптиклар. 26 һәм 27 сентябрьдә ял көннәрендә явым-төшем булу ихтималы аз. Читать дальше...

2022 елда Казанда ЮНЕСКО комитетының 46нчы сессиясен үткәрергә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда 2022 елда ЮНЕСКО комитетының 46нчы сессиясен үткәрергә ниятлиләр. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәбәр итте. «ЮНЕСКО белән дә хезмәттәшлек дәвам итәчәк. 2022 елда Казанда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитетының 46нчы сессиясен үткәрергә планлаштыралар», — диде Минтимер Шәймиев. Мондый чараны үткәрү мактаулы хокукы — озак дәвам иткән эш нәтиҗәсе, дип өстәде ул. Күптән түгел Татарстанда әлеге вакыйгага әзерлек һәм аны уздыру буенча эшче төркем утырышы узды. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Кириллов Идел-Кама сусаклагычлары турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов белән Идел-Кама каскадын да кертеп, сусаклагычларны үстерү турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашу көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Яклар шулай ук су ресурсларын саклау эшендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Кирилловка «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды. Читать дальше...

Журналистларга ковидтан вакцинаны өстенлекле тәртиптә ясарга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Журналистлар үзләрен куркыныч төркеменә кертүне һәм яңа коронавирустан вакцина ясауны өстенлекле тәртиптә уздыруны сорый. Бу хакта «Парламентская газета» яза. «Масс-медиа хезмәткәрләре медицина хезмәткәрләре яки укытучылар кебек үк көн саен үзләрен куркыныч астына куярга мәҗбүр. Россия журналистларын ковидтан ирекле вакцинация ясау мөмкинлеге бирелә торган өстенлекле һөнәрләр исемлегенә кертү максатка ярашлы дип саныйм», — диелә Дәүләт Думасы депутаты Евгений Ревенкога журналистлар мөрәҗәгатендә. Читать дальше...

Евро бәясе 2016 елдан бирле беренче тапкыр 91 сумнан артып китте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Долларга карата рубльның бәясе кимү Европа валютасына карата кимүне дә тизләтте. Бу хакта Мәскәү биржа мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Шулай итеп, Европа валютасы курсы 17:06 сәгатькә (Мәскәү вакыты белән) 2016 елның февраленнән беренче тапкыр 91,01 сумга кадәр күтәрелде. Үз чиратында, доллар курсы 78,2 сумнан артып китте (2 апрельдән беренче тапкыр). Brent маркалы нефтьнең бер барреле бәясе ноябрь аенда 0,8 процентка — 41,6 долларга кадәр кимегән.


Музыкальные новости
РЭС

Новосибирские энергетики поделились опытом цифровой трансформации





Персональные новости
Дети

Дети с ограниченными возможностями здоровья посетили курорт «Манжерок»





Татарстан волейбол лигалары Covid-19 аркасында тукталып торган турнирларны яңарта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда волейбол буенча ярышлар яңартыла, уеннар санитар таләпләр буенча узачак. Бу хакта бүген ТР Волейбол федерациясе президиумы утырышында билгеле булды. Утырышны федерация башлыгы, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә республиканың барлык муниципалитетлары вәкилләре катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда спорт чаралары туктатылуга карамастан спорт тормышының дәвам иткәнлеген искәртте. Читать дальше...

Өйдә һәм хастаханәдә дәваланучыларга коронавирустан дарулар бушлай була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясеннән «Авифавир» даруы өйдә һәм хастаханәдә дәваланучы татарстанлылар өчен мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) буенча каралган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. «Бу препарат хастаханәгә салыначак кешеләр өчен, һичшиксез, түләүсез, һәм дәвалау ОМС кысаларында башкарылачак. Күпчелек төбәкләрдә Covid-19... Читать дальше...

Татарстанда «Әбү Хәнифә» мәчете ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Буа шәһәрендә 8нче мәхәллә мәчете ачылды. Яңа мәчеткә «Әбу Хәнифә» исеме бирелде. Төзелеш 2018 елның май аенда башланды. Буалылар, Казан, Ульяновск, хәтта Төмәндә яшәүче якташлар да матди яктан булышлык күрсәтте. Әлеге иман йорты район күләмендә 62нче мәчет, район үзәгендә 8нче булып төзелде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте. Дин эшлеклеләре, хакимият вәкилләре, җитәкчеләр, иганәчеләр мәхәллә халкының сөенечен уртаклашырга килде. Алар арсында ... Читать дальше...

Разведчик Исхак Әхмәровның шәхси әйберләрен кызы Татарстан вәкиллегенә тапшырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга легаль булмаган разведчик Исхак Әхмәровның (1901-1976) кызы әтисенең шәхси әйберләрен тапшырган. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Екатерина Исхаковна әйтүенчә, ул тапшырган киемнәрне Исхак Әхмәров АКШка сатып алган булган. Равил Әхмәтшин легендар разведчикның... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Прием заявок на участие в конкурсе на лучшее путешествие по Дальнему Востоку начнется в мае


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Бадоса из-за травмы снялась с матча против Соболенко и заплакала у сетки


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прием заявок на участие в конкурсе на лучшее путешествие по Дальнему Востоку начнется в мае





Путин в России и мире
Москва

Путин 22 апреля проведет в Москве переговоры с президентом Азербайджана Алиевым


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: Западу неинтересны планы Киева по атаке на Крымский мост


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Шапка

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)



Москва

Сбер сообщает о новых мошеннических схемах: "Госуслуги" находятся в опасности

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net