Минтимер Шәймиев: Татарстанда күптелле балалар бакчалары өчен кадрлар әзерләнәчәк
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда полилингваль балалар бакчалары өчен кадрлар әзерләү эшләре алып барылачак. Бу хакта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «100процент Татарстан» эшлекле киңлеге эше кысаларында оештырылган интервьюда әйтте.
«Без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән полилингваль нигездә эшләүче балалар бакчалары өчен кадрлар әзерләячәкбез, дип килештек. Һәм инде әзерлекле балалар күптелле белем бирү комплексларына киләчәк, - диде Татарстан Республикасының Беренче Президенты. — Бу бүгенге көн эше генә түгел, киләчәк эше дә. Әйе, кадрлар әзерләүдә акча таләп ителә».
«Адымнар — белем һәм татулыкка юл» беренче күптелле белем бирү комплексы Казанда 1 сентябрьдә ачылды. Яңа белем бирү оешмасы Казанның 165нче мәктәбе базасында оештырылган. Комплекс өч мәктәпне үз эченә ала: 480 урынга төзекләндерелгән башлангыч мәктәп, Бичурин урамындагы 800 урынга исәпләнгән яңа билингваль мәктәп һәм 1224 урынга исәпләнгән Бондаренко урамындагы яңа полилингваль мәктәп.