Россия гвардиячеләре юллардагы хәрби техникадан курыкмауны сорый, өйрәнүләр бара
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Россия гвардиячеләре Татарстан юлларында хәрби техникадан курыкмауны сорый, өйрәнүләр бара. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Гвардиянең Идел буе округы планлы өйрәнүләр үткәрә. Аларда Идел буе федераль округы территориясендә урнашкан бүлекчәләр һәм хәрби частьләр катнашачак.
Россия гвардиячеләре өйрәнүләрдә авто- һәм бронетехника кулланачак. Ул кисешкән һәм авыр үтә торган урыннарда да, республика юлларында да йөриячәк.