Татарстанда ял көннәрендә җылыта башлый
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Ял көннәрендә Татарстанда җылыта башлаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Иртәгә, 5 сентябрьдә, республикада аз болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем булу ихтималы аз, төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 4-9 метр фаразлана.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 1дән 6 градуска кадәр җылы булачак. Шул ук вакытта кырау төшүе көтелә, шуның аркасында төбәктә шторм кисәтүе игълан ителгән. Көндезге сәгатьләрдә һава +16, +21 градуска кадәр җылыначак.
Якшәмбе, 6 сентябрьдә, төнлә кырау төшәргә мөмкин. Шуңа да карамастан, һава температурасы -2дән 7 градуска кадәр, ә көндез 18дән 23 градуска кадәр җылы булачак. Һава торышы да шулай ук коры торачак.
Синоптиклар алдан фаразлавынча, дүшәмбе, 7 сентябрьдә, көндез + 20, +25 градуска кадәр җылы була.