Павел Лоханов: Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр санаторийлардан күпләп баш тарта
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр санаторийларга дәүләттән бушлай бирелә торган юлламалардан күпләп баш тарта. Бу хакта Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсендә җәмәгать оешмалары җитәкчеләре белән узган очрашуда фондның төбәк бүлекчәсе идарәчесе Павел Лоханов хәбәр итте.
«Юлламалардан баш тартуның төп сәбәбе — сәламәтлеге болай да нык булмаган кешеләрнең коронавирус инфекциясен йоктырудан куркуы. Быел федераль бюджеттан льготалы Татарстан гражданнарын санаторийларда сәламәтләндерү өчен 162 млн сум акча бүленде. 5500 юллама сатып алынды, ел азагына кадәр тагын 1580 юллама алу көтелә», — дип әйтте Павел Лоханов.
Фонд хезмәткәрләре аңлатуынча, бүгенге көндә Татарстанда санаторийларда бушлай ял итәргә хокуклы 42 мең кеше чиратта тора. Федераль бюджеттан күчерелә торган акча елына якынча 6800 кешене канәгатьләндерергә җитә. Ялдан баш тартучының юлламасы чираттагы икенче кешегә тәкъдим ителә. Шулай итеп, юлламалар янмый. Ял итәргә бара алмыйча калган кешенең дә чираты югалмый. Аңа юллама өчен яңа контракт төзелүен көтәргә туры киләчәк.