Татарстанда коронавирус йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган, дүрт очракта читтән кайтучылар авырган. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. «Ике кеше хастаханәдә һәм 25 кеше өйдә дәвалана», — диделәр министрлыкта. Авыртучыларның иң күбе (11 кеше) 30-50 яшьлек кешеләр төркеменә керә, биш авыру балигъ булмаганнар арасында теркәлгән. Коронавирус белән авыручылар арасында 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк. Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән. Читать дальше...