Бөгелмәдә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). 19 сентябрьдә Бөгелмәдә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора. Быелгы фестиваль нәзарәт игълан иткән Туган тел елы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла. Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла. Ярыш «Соло» һәм «Ансамбльләр» номинацияләрендә узачак. Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк. Фестивальдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солист һәм ансамбль сертификатлар алачак. Фестиваль хакында тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә танышырга мөмкин. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2020 елның 15 сентябренә кадәр Бөгелмә шәһәре, Краснослободская урамы, 68нче йорт адресы буенча һәм bugulma-muhtasibat@mail.ru һәм tatar.sentre@mail.ru электрон почталары аша кабул ителә. Барлык сораулар буенча 8 (85594) 4-16-98, 89870639744, 89397361461 телефоннары буенча элемтәгә керергә мөмкин. «Милли моң» мөнәҗәтләр фестивале 19 сентябрьдә сәгать 09.30да Татар мәдәнияте үзәгендә узачак. Адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3нче йорт.