Грипп һәм Covid-19 турындагы сорауларга татарстанлыларга туры эфирда җавап бирделәр
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстанда җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә сәламәтлек саклау проблемалары буенча гражданнарны кабул итү атналыгы башланды.
Беренче туры эфирда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков катнашты.
«Безнең сайлаучылар сәламәтлекне саклау мәсьәләләре буенча бик күп сораулар бирә. Мөгаен, бу табигый. Яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе бөтен дөньяда беренче тема булып тора. Безгә көн саен бу темага күп сорау килә», — диде Айрат Фәррахов.
Спикерларга алдан ук 19 сорау килде, алар туры эфир вакытында Инстаграм социаль челтәренә һәм телефон линиясенә килүдән туктамады.
Республика халкын гриппка каршы вакцинация, вакцинаның сыйфаты кызыксындырды. Татарстан баш санитария табибы сүзләренчә, ул үзе һәм аның балалары да гриппка каршы Россиядә җитештерелгән прививканы ясата, аның сыйфаты тикшерелгән.
«Вакцинаның барысында да актуаль штаммнар бар, вакцинаның яраклылык срогы — бер ел һәм Россия вакцинасы бушлай ясала», — диде Марина Патяшина.