Россиядә евро бәясе соңгы дүрт ел эчендә беренче тапкыр 90 сумнан арткан
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Евро курсы 2016 елдан беренче тапкыр 90 сумнан артты. Бу хакта ТАСС Мәскәү биржасы порталына сылтама белән хәбәр итә.
Сатулар барышында Мосбиржада евро бәясе 90,1 сумга җитте. Мәскәү биржасында доллар курсы 76,11 сумга кадәр күтәрелде.
Brent маркалы нефть фьючерсларының бәясе баррель өчен 41,94 долларга кадәр (-1,69%), ә WTI сортлары — баррель өчен 39,04 долларга кадәр (-1,84%) кимеде.