Фәрит Мөхәммәтшин Байлар Сабасында индустриаль парк үсешен уңай бәяләде
(Саба, 7 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зиатдинова). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Байлар Сабасында сәнәгать паркының җитештерү мәйданчыкларын карады. Фәрит Мөхәммәтшинга вентилятор һәм катнаш азык производстволарын да күрсәттеләр. Байлар Сабасында парк «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Фәрит Мөхәммәтшин резидентлар белән аралашты һәм продукция белән танышты. Аерым алганда, ул Казахстан компаниясе эшли торган мәйданчыкта булды, анда сәнәгать вентиляторлары җитештерелә. «Моноазык җитештерү» проекты кысаларында сәнәгать паркында бу елның ноябрендә сәгатенә 10 тонна катнаш азык җитештерә торган завод төзүне төгәлләү планлаштырыла. Объект территориясендә 53 эш урыны булдырылган. Биш компания белән парк үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады, аның нигезендә 2020 елда предприятиеләргә җир кишәрлекләре биреләчәк. 2024 елга «Саба» территориясендә 22 резидент эшләячәк, ә эш урыннары саны 511гә кадәр артачак. Проектны гамәлгә ашыруга 377 млн сумнан артык акча җибәрелде. Шуның 77,2 млн сумы шәхси кертемнәр, 249 млн сумы Россия бюджетыннан бирелгән, ә калган өлеше республика бюджетыннан кергән.