Чиләбедә «Татар кызы» конкурсының финал тантанасы узачак
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Чиләбедә «Татар кызы» конкурсының финал тантанасы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы ның матбугат хезмәте хәбәр итә. 2020 елның 18 сентябрендә 18: 00 сәгатьтә Чиләбе филармониясенең Прокофьев исемендәге концерт залында барлык җанатарларны һәм татар мәдәниятен үз итүчеләрне көтәләр. Биредә Чиләбе өлкәсе татар конгрессы оештырган милли проект - «Татар кызы»ның юбилей, унынчы конкурсы финал тантанасы узачак. Чара берничә милли проектны үз эченә ала: «Татар егете-2020»; «Нәни энҗеләр-2020»; «Нәни батырлар-2020» ; «Нәни тамчылар-2020». Тамашачыларны конкурсантлардан кызыклы тамашалар, шулай ук эстрада йолдызлары концерты көтә, дип вәгъдә итә оештыручылар.