Мәскәүдә мөселман эшмәкәрләре Cабан туе дини вәгазьдән башланды
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, Мөхәррәм аеның 18нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә китте. Биредә ул Ислам бизнесының халыкара ассоциациясе (МАИБ) уздырган бизнес-сабантуйда мәртәбәле кунак буларак катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Бизнес сабантуе - ул нетворкинг форматындагы мөселман эшмәкәрләренең кризис шартларында табыш алу юллары буенча үзара тәҗрибә уртаклашу җыены. Эшлекле сессияләр намаз, спорт чаралары һәм шәхси бизнес-очрашулар белән аралаштырылды. Шунысы әһәмитле, оештыручылар җыенны дини вәгазьдән башларга булды. Сәүдәне сөннәт буенча алып бару турында нәсихәтләрне җиткерү өчен чарага Татарстан мөселманнары башлыгы чакырылды. Камил хәзрәт катнашучыларга исламда акча эшләү һәм табыш алу кагыйдәләре аңлатты, Рәсүлебез (с.г.в.) һәм аның сәхабәләренең мисалында уңышлы эшмәкәр булу серләре хакында сөйләде. Ул шулай ук үз чыгышында татарлар арасында сәүдәгәрлек традицияләре көчле булганлыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын искә алды.