Курган өлкәсендә «Ел гаиләсе-2020» бөтенроссия конкурсында татар гаиләсе җиңүче булды
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). 2020 елда «Ел гаиләсе» бөтенроссия конкурсының оештыру комитетына төбәк этапларында җиңгән 342 гаилә тәкъдим ителгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оештыру комитеты карары белән 89 гаиләне үз эченә алган бөтенроссия конкурсында җиңүче гаиләләр исемлеге расланган. Экспертлар онлайн-форматта гаиләләр портфолиоларын, аларның визит карточкаларын һәм туган якның социаль тормышында актив катнашуларын бәяләгән.
«Ел гаиләсе» бөтенроссия конкурсы 2020 елда бишенче тапкыр үткәрелә. Аның оештыручылары булып авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды һәм Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тора.
«Ел гаиләсе» конкурсы Россиянең иң яхшы гаиләләрен берләштерә торган масштаблы вакыйга гына түгел, ә социаль җаваплы гаиләләрнең гаиләгә һәм ата-анага ярдәм итү өчен иҗтимагый хәрәкәтен формалаштыруга этәргеч булды. Конкурс «Минем гаиләм – минем Россия» шигаре белән биш номинациядә уза: «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авыл гаиләсе», «Алтын гаилә», «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә».
Конкурс нәтиҗәләре буенча Курган өлкәсенең Шадринск шәһәреннән Вахитовлар гаиләсе («Дуслык» балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбенең актив катнашучылары) «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» номинациясендә җиңүче булды һәм «Ел гаиләсе. Россия 2020» Мактаулы китабына кертү өчен тәкъдим ителде.
Вахитовлар гаиләсе жюрига үзенең төп гаилә традицияләре турында сөйләде, күпсанлы казанышлары һәм бүләкләре белән уртаклашты. Радик һәм Альбина үз үрнәгендә балаларда өлкән буынга ихтирам, татар халкының гореф-гадәтләренә, милли дини йолаларына, бәйрәмнәргә хөрмәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен тырыша, диелгән хәбәрдә.