Татарстанда 25 градуска кадәр җылытачак
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 сентябрьдә, Татарстанда җылы һәм коры һава торышы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Аз болытлы һава торышы фаразлана, республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз. Хәер, төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин. Талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 5-10 градус җылы була. Көндез һава 20, 25 градуска кадәр җылыначак. Синоптикларның якынча фаразына караганда, төбәк территориясендә һава торышы чәршәмбе, 9 сентябрьдә, янә начарланачак.