Лениногорскида ике җиңел машина бәрелешкән, һәлакәттә ике кеше зыян күргән
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Лениногорскида ике җиңел машина бәрелешкән, һәлакәттә ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.
Юл-транспорт һәлакәте кичә Әгадуллин һәм Сәнәгать урамнары кисешкән урында булган. Биредә 9нчы модель «Лада» һәм «Лада Приора» бәрелешкән.
Утыз яшьләрдәге ир-ат һәм унсигез яшьләр тирәсендәге кыз зыян күргән. Кызны «ашыгыч ярдәм» машинасында алып киткәннәр.