123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

«Авыр чакта тәүбә кылу калебне чистарта» - «Шәһри Казан» газетасы

0

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», « Шәһри Казан »). Тормыш сынаулары өметсезлек өчен сәбәп түгел, киресенчә, алар бездә сабырлык һәм максатчанлык тәрбияли. Авыр чакта тәүбә кылу калебне чистарта, кеше Аллаһы Тәгаләнең янәшәдә булуын аңлый, Ул бары изгелек кенә тели…

Кеше тормышында күңелсез һәм авыр, көтелмәгән хәлләр күп була: гаилә һәм сәламәтлек белән бәйле мәшәкатьләр, законнарның бозылуы һ. б.

Ислам дине бу авырлыкларның барлыкка килү сәбәбен аңлатып бирә. Бу хакта Коръәннең түбәндәге аятендә дә телгә алына: «(И, кеше!) Сиңа берәр яхшылык килсә, ул (синең тырышлыгың белән булмыйча,) — Аллаһтан. Әмма сиңа берәр начарлык килсә, (ул да сәбәп булу ягыннан) синең үзеңнән. <…>» («Ән-Ниса» (Хатыннар) сүрәсе, 79-нчы аять). «Синең үзеңнән» дигән сүзләр гөнаһ аркасында җәза дигәнне аңлата. Әмма Аллаһы Тәгалә кыенлык аша кешене күтәрергә тели: «Кылган (начар) нәрсәләрнең (бөтенесенең җәзасын Ахирәттә биргәнче,) бер өлешен (дөньяда ук) аларга татытыр өчен, кешеләрнең куллары казанган (начар) нәрсәләр сәбәпле корыда һәм диңгездә бозыклык барлыкка килде. Бәлки, алар (гөнаһлардан) кайтырлар» («Әр-Рум» (Румлылар) сүрәсе, 41-нче аять).

 Туры юлга кайту — кеше өчен ике дөньяда да иң зур уңыш ул. Туры юлдан бару — кешене тәрбияли, аны гөнаһлардан арындыра, әйберләрнең асылын аңларга мөмкинлек бирә. Әбу Сәид әл-Худри һәм Әбу Һүрайра сүзләреннән килгәнчә (Аллаһы алардан разый булсын), Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Мөселман кешесенә ни генә кагылмасын, бу ару, авыру, борчылу, кайгы-хәсрәт, күңелсезлек яисә хәтта чәнечкеле әйбер кадалу булырга мөмкин, Аллаһы Тәгалә моның өчен аның гөнаһларын һичшиксез кичерер» (Әл-Бохари).

Кешегә үз-үзеңне камилләштерү юлында җиңәргә туры килә торган мәсьәләләрнең берсе — наданлык. Ул кешене тормышны катлауландыра һәм авырлыкларның сәбәбе булып тора торган гамәлләргә этәрә. Мөэмин-мөселманның бурычы — белем алу һәм башкаларны яхшылыкка өндәү: «Арагызда (дини һәм дөньяви) хәергә (файдалы эшләргә) чакыра, яхшы гамәлләрне (кылуны) әмер итә, начар гамәлләрдән тыя торган җәмәгать булсын. Менә шулар — уңышка ирешүчеләр» («Әлү Гыймран» (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 104-нче аять).

Кешегә үзлегеңнән белем алу эшендә тырышлыклар куеп, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ катлаулы булмаган киңәшләрен тормышка ашыра башлау кирәк, моның җимешләре үзен озак көттермәячәк. Мисал өчен, Умм Сәламә (Аллаһы аңардан разый булсын), болай дип сөйләгән: «Мин Аллаһы Илчесенең ﷺ болай дип сөйләгәнен ишеттем: «Әгәр дә Аллаһы колларының кайсына да булса кайгы-хәсрәт килсә һәм ул: «Хакыйкатьтә, без Аллаһыдан һәм Аңа кайтачакбыз! И Раббым, хәсрәткә алмашка миңа хәерлесен насыйп әйлә һәм әҗер-савапларыңны бир!» — дисә, Аллаһы Тәгалә һичшиксез аны әҗер-саваплар белән бүләкләр һәм хәерлесен бирер» (Мөслим). Бервакыт Пәйгамбәребез ﷺ авыру кешенең хәлен белергә килгән һәм аның хәле бик авыр икәнен күреп, аннан сораган: «Син догалар кылмыйсың, Раббыбыздан сорамыйсыңмы?» Авыру кеше җавап биргән: «Әйе, мин әйтәм: «Ий Аллаһы, әгәр Син миңа Ахирәттә җәза бирәсең икән, аны бу дөньяда арттырсаң идең». Пәйгамбәр ﷺ әйткән: «Аллаһы Бөек! Хакыйкатьтә, син аны күтәрә алмаячаксың! Ә ни өчен сиңа болай дип дога кылмаска: «Ий Аллаһы, безне бу дөньяда һәм ахирәттә рәхмәтең белән бүләклә, һәм безне Җәһәннәм газабыннан сакла»?! Шуннан соң теге кеше дога кылган һәм Раббыбыз аңа шифасын биргән» (Мөслим).

Тормыш сынаулары өметсезлек өчен сәбәп түгел, киресенчә, алар бездә сабырлык һәм максатчанлык тәрбияли. Авыр чакта тәүбә кылу калебне чистарта, кеше Аллаһы Тәгаләнең янәшәдә булуын аңлый, Ул бары изгелек кенә тели. «<…> Сез нәрсәне дә булса сөймәскә мөмкин, әмма ул — сезнең өчен яхшылык. Сез нәрсәне дә булса сөяргә мөмкин, әмма ул — сезнең өчен начарлык! (Сезнең өчен нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы булганын) Аллаһ белә, сез исә белмисез!» (Әл-Бәкара (Сыер) сүрәсе, 216-нчы аять).

Аллаһы Тәгалә бу дөньяда тырышлык куючыларны әҗер-савап белән шатландыра: «(Дусларыбызның) Янтыклары (тәһәҗҗүд намазы укыр өчен) ятаклардан аерыла. (Гыйбадәтләре кабул булмас дигән) Курку белән һәм (Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешәм дигән) өмет белән Раббыларына ялваралар, аларны Без ризыкландырган нәрсәләрдән (хәерле эшләргә) сарыф итәләр. (Дөньяда) Кылган (хәерле) эшләре өчен күзләргә куаныч (китерүгә сәбәп) булачак нәрсәләрнең алар өчен яшерелгәнен һичкем (хәтта иң олуг фәрештәләр дә, пәйгамбәрләр дә) белми» («Әс-Сәҗдә» (Сәҗдә) сүрәсе, 16-17-нче аятьләр).

Ике дөньяда да бәхетле булу өчен, Аллаһы Тәгалә барыбызга да үз мөмкинлекләребезне тормышка ашырырга ярдәм итсә иде. Әмин!






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин назначил нового главу Стройкомплекса Москвы


Спорт в России и мире
Москва

Like FM – федеральный партнер релиза «Идеальная зависимость»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Полина Кудерметова проиграла Плишковой в первом круге турнира WTA в Руане


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Московские краснокнижные зайцы обзавелись потомством





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии отечественного судостроения   


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Игорь Бутман

Бутман: не стоит обращать внимания на выбранную МОК музыку для россиян на ОИ



Москва

Уже с 1 мая ваша пенсия может увеличиться на 10 тысяч рублей

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net