Минзәлә театры коллективы легендар артистлары хөрмәтенә истәлек такталарын ачты
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Минзәлә шәһәрендә Татарстанның халык артистлары Илүсә һәм Фәез Бәдриевләр, Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллин яшәгән йортларга күренекле шәхесләр хөрмәтенә истәлек такталары куелды. «Истәлек такталары танталы шартларда ачылды. Әлеге тантаналар Минзәлә театрының 85 еллыгына багышланган чаралар кысаларында үтте», дип хәбәр итә театрның әдәби бүлек җитәкчесе Нурсибә Адиева. Истәлек такталарын ачу тантанасында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Галиева һәм театр коллективы катнашкан. Чараны театр директоры Илнур Гайниев алып барган. Театрның баш режиссеры Булат Бәдриев, Татарстанның халык артистлары Венера Нигмәтуллина, Рәзилә Муллина, Хафиз Хамматуллин, Татарстанның атказанган артисты Раушания Галиуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурсибә Адиева, артистлар Ринат Бәдретдинов, Ильяс Закировлар хатирәләр белән уртаклашкан. Йомгаклау сүзе итеп Илүсә һәм Фәез Бәдриевләрнең улы Булат Бәдриев, Рөстәм абый Муллинның тормыш иптәше Рәзилә Муллина театр коллективына зур рәхмәтләрен җиткергән.