Минзәлә районы башлыгы самолет һәлакәтендә вафат булучыларның туганнары белән очрашты
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Минзәләдә L-410 самолеты һәлакәткә очраган урынга район башлыгы Айдар Сәлахов килде. «Ул самолетта булган кешеләрнең туганнары белән очрашты. Хәзерге вакытта самолеттан бөтен кеше дә чыгарылган», — дип сөйләде әлеге хәлнең шаһиты. Айдар Сәлахов самолетта очкан кешеләрнең исемлеген күрсәтте, шулай ук зыян күрүчеләрнең, һәлак булучыларның туганнарына һәм якыннарына юату сүзләре әйтте. Алдарак «Татар-информ» Минзәләдә һәлакәткә очраган самолетның... Читать дальше...