Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2021

Новости за 04.10.2021

Казан метросының икенче линиясендә өч километр юл казылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-инфом», Эльза Кузнецова). Казанда төзелә торган метроның икенче линиясендә — «Айсылу» һәм «Ләйсән» комплекслары беренче өч чакрымны казыды. Ул дүрт метро станциясеннән торачак. Мэрия аппарат киңәшмәсендә төзелеш турында «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов сөйләде. Рәхимов сүзләренә караганда, 2020 елның апрелендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин ярдәме белән «Икеа» сәүдә үзәге каршындагы станциядән Фучик һәм Ломжинская урамы киселешендәге... Читать дальше...

Кариев театрында «Калеб.Импровиз» чарасы узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). «Калеб» яңа буын җыены 5 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә Кариев театрында «Калеб.Импровиз» чарасын уздыра. «Безнең баш мие, дөресрәге, аның эшчәнлеге бик кызык корылган. Аны музыка белән чагыштырсак, бу — үзенә күрә джем-сейшн, джаз импровизациясе, дияр идек. «Калеб. Импровиз“да катнашучыларны да әнә шул баш мие нейроннары эшчәнлеге белән чагыштырырга мөмкин. Аларның партитуралары да, дирижерлары да юк, әмма уртак максатлары бар: менә хәзер, шушында иҗат тусын өчен... Читать дальше...

Путин Белгород өлкәсе Арбитраж суды рәисе итеп Татарстаннан Марат Гомәровны билгеләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Белгород өлкәсе Арбитраж суды (мәхкәмәсе) рәисе итеп Марат Гомәровны билгеләү турындагы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган. «6 еллык эш срогына Белгород өлкәсе Арбитраж суды рәисе итеп Гомәров Марат Илгиз улын билгеләргә», — диелә документта. Элегрәк Марат Гомәров Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе урынбасары вазифасын башкарган.



Әфганстанның төньяк провинцияләрендәге Ислам дин белгечләре — күбесенчә татарлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселёв). Әфганстанның төньяк провинцияләрендә исламның теоретик һәм практик якларын өйрәнгән абруйлы һәм танылган галимнәр арасында күпчелек өлешне татарлар тәшкил итә, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия мөселманнарының Хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин. Әфганстанның сәяси системасында үзгәрешләр булуга карамастан, җирле университетларның укытучылар составында һәм дәүләт идарәсендә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре күбрәк урын алып тора. Читать дальше...

Түбән Кама мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районы Трудовой бистәсендә яңа мәчет ачылды. Күптән көтеп алынган мәчет ачылышы тантанасы Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов җитәкчелегендә узды. Күркәм вакыйганы зурлап, бистә халкының сөенечен уртаклашырга дәрәҗәле кунаклар килде. Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән барлык катнашучыларны мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Ул үзенең чыгышында... Читать дальше...

Эшкуар Альберт Хуҗин Мөслим районы башлыгы булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова).Татарстанның Мөслим муниципаль районының «Август-Агротехнологияләр» дилерлык үзәге генераль директоры Альберт Хуҗин район башлыгы булып сайланачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды. Мөслим районы белән 2013 елдан җитәкчелек иткән Рамил Муллин бүгеннән ТР Түбән Кама районы башлыгы булачак. Бу Түбән Кама мэры Айдар Метшинның Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты мандатын алуы һәм бүгеннән үз эшенә керешүе белән бәйле. Читать дальше...

Башкортстанның Яңа Кизгән авылында «Әр-Рахман» мәчете ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләре шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән, аның урынбасары Рушан Аббясов Башкортстан Республикасының Яңа Кизгән авылында урнашкан «Әр-Рахман» мәчетен ачуда катнашты. Мөфтиләре шурасы хәбәр иткәнчә, чарада Борай районы хакимияте башлыгының иҗтимагый, кадрлар һәм эчке мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Гемир Нуретдинов, шулай ук Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге, Борай районы халкы һәм кунаклары катнашты. Читать дальше...

Башкортстанда халыкның бер өлешенә үзизоляция режимына күчәргә киңәш ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Башкортстан Республикасы буенча идарәсе хроник авырулары булган кешеләргә мөстәкыйль рәвештә үзизоляция режимына күчәргә киңәш итте. «Моннан тыш, прививка ясату өчен сәламәтлек буенча чикләүләре булган гражданнар, нигездә, хроник авырулары булган кешеләр. Беренче чиратта, әлеге кешеләргә, сезонлы респиратор инфекцияләр һәм Covid-19 белән авыручылар арту чорында изоляция режимын сакларга киңәш ителә»... Читать дальше...



Кравцов «Ел укытучысы» җиңүчесе киңәшче буларак министрлык эшенә кушылыр дип ышана

Tatar-inform.tatar 

(Ростов-на-Дону, 4 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә җиңүче укытучы киңәшче ролендә министрлык эшенә актив кушылачагына ышанычын белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесе соравына биргән җавабында әйтте. Ул узган елгы җиңүче Ростов укытучысы Михаил Гуров ел дәвамында министр киңәшчесе буларак нәтиҗәле эшләде дип бәяләде. «Аның тәкъдимнәре исәпкә алынды. Министрлык башлангыч, төп мәктәп өчен кабул иткән... Читать дальше...

«Үз телем» конкурсы оештыручылары татарча комикс ясый белүчеләрне эзли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Үз телем» конкурсы оештыручылары комикс ясый белүчеләр өчен бәйге игълан итә. Комикслар Казан тарихындагы вакыйгалар, легенда, каһарманнарга багышланырга тиеш. Киләсе елда татарча комикслар җыентыгы конкурс гранты акчасына басылып чыгачак. «Татарча комикслар туплау өчен, оештыручылар рәссамнар һәм башка сәнгать осталарына мөрәҗәгать итә. Комикс форматы — A5 форматындагы дүрт бит. Эш өчен түләнәчәк. Үзләрен сынап карарга теләүчеләр 11 октябрьгә кадәр шушы сылтама буенча гариза тутыра ала»... Читать дальше...

Виктор Садовничий «Ел укытучысы» бәйгесе конкурсантларының үзенчәлекләрен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Ростов-на-Дону, 4 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий «Ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашкан быелгы конкурсантларның үзенчәлекләрен әйтте. Ул бәйгенең Зур жюри составында 26 ел рәислек итүен искәртте. «Конкурс Россия өчен үзе зур бер күренеш. Башлангыч этапта меңләгән укытучы катнаша, аннары үз төбәкләренең җиңүчеләре биредә очраша», — диде ректор.  «Ел саен яңа буын укытучылар алдагы еллардагы укытучыларының җилкәләрендә дияргә була. Читать дальше...

Галим Илдус Нургалиев: Татарлар арасында яшәмәгән татарларның сөйләм теле чиста була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Россиядә һәм чит илләрдә билгеле татар галиме, Мәскәүдә яшәүче физик-теоретик Илдус Нургалиев татарлар арасында яшәмәгән татарларның сөйләм теле саф чиста була дип саный.  «Татарстанга кайткач: „Сез татарлар белән эшлисездер, сөйләмегез бигрәк чиста“, — диләр. Юк, киресенчә, татарлар арасында яшәмәгәнгә, алар белән сөйләшмәгәнгә минем татар телем элеккечә саф. Әгәр Татарстанда яшәсәм, минем татарчам башкаларныкы кебек ярымрусча булыр иде»... Читать дальше...

Россиянең мәгариф министры укытучыларның хисап эшләрен киметү кирәклеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Ростов-на-Дону, 4 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов укытучыларның хисап мәшәкатьләрен киметү әһәмияте турында әйтте. «Укытучылар белән бюрократия хисапларын киметү, контроль һәм тикшерү эшләрендә тәртип урнаштыру турында фикерләштек. Мин төбәк җитәкчеләренә хат яздым. Без анда контроль эшләрен системалаштыру турында катгый күрсәтмәләр бирдек. Ел укытучылары шул хакта әйтте. Хат та шуңа нигезләнеп язылды», — дип сөйләде Кравцов журналистларга. Читать дальше...

Миңнеханов: Сүз кешеләрнең сәламәтлеге турында барганда, иң катгый чаралар күрәчәкбез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртәнге планеркада штаб, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчелегенә вакцинация буенча эшне көчәйтү һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны катгыйландыру бурычын куйды. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнехановны республикада 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең вакцинация үтү темплары түбән булу мәсьәләсе аеруча борчый. Кешеләренең бу төркеме авыруны катлаулы кичерә һәм үлем белән тәмамлану очраклары күбрәк. Читать дальше...

Германиянең «Ханым» берлегенең «Татар киеме» чарасында җиде ил вәкилләре катнашкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Германияненең «Ханым» берлеге татар халык киеменә багышланган флешмоб үткәргән. Ханымнар һәм ир-атлар, татар киеме флешмобында катнашып, атна дәвамында милли кием кигән фотолары белән уртаклашкан. «Флешмоб — татарларның киенү, бизәнүгә бәйле традицияләрен искә төшерергә бер сәбәп. Милли киемебез безгә килешә, үзенчәлек өсти, тирә-якка ямь тарата. Ул бүгенге заман өчен дә актуаль. Катнашучылар да идеяне хуплады. Халкыбызның нәфис һәм үзенчәлекле киенү... Читать дальше...

Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин Түбән Кама мэры итеп билгеләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бүген Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллинны Түбән Кама мэры вазифасына билгеләү чарасы була. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте. Моңа кадәр Түбән Кама мэры булган Айдар Метшин Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты мандатын алды. Шул сәбәпле шәһәргә яңа мэр билгеләнә. Рамил Муллин элегрәк Түбән Камада эшләгән булган. Ул 2003 елдан 2006 елга кадәр Түбән... Читать дальше...

Акмулла — Галимҗан Ибраһимов аны «уяну хәбәрчесе» дип атый

Tatar-inform.tatar 

Шагыйрь, акын Мифтахетдин Акмулла 1831 елның 12 декабрендә Оренбург губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы, Миякә районы) Туксанбай авылында имам гаиләсендә туа. Башлангыч белемне Ябалактамак авылында ала, аннары Эстәрлебаш мәдрәсәсендә илаһият галиме һәм суфи шагыйрь Шәмсетдин Зәкидә, Троицк мәдрәсәсендә Зәйнулла ишанда укый, соңрак шул төбәкләрдә мөгаллимлек итә. Башкорт сахрасын, казакъ далаларын гизгәндә «Акмулла», ягъни «Тугры сүзле» тәхәллүсе ала һәм кыю фикерләре белән таныла. Читать дальше...

Владимир Путин Актаныш районы башлыгын авыл хуҗалыгындагы казанышлары өчен бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка «Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемен бирде. Россия Президентының шул хактагы указы хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты. Документта Фәттахов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен бүләкләнүе хәбәр ителә. Шулай ук Россия Президенты указы белән ТР Гражданнар инициативаларына ярдәм итү буенча «Безнең эш» төбәк иҗтимагый хәрәкәте... Читать дальше...

Сергей Кравцов: Законда «белем бирү хезмәте» төшенчәсе булырга тиеш түгел

Tatar-inform.tatar 

(Ростов-на-Дону, 4 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиянең мәгариф министры, «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Сергей Кравцов әйтүенчә, законда «белем бирү хезмәте» төшенчәсе булырга тиеш түгел. «Мәгариф турындагы» законга үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде. Дәүләт Думасында бу беренче карар булыр, мөгаен», — диде министр Ростов-на-Дону дәүләт музыкаль театрында бәйгенең биш финалистын игълан итү һәм конкурсны ябу тантанасында. Кравцов әйтүенчә... Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт в музее П.И. Чайковского





Персональные новости
ЦСКА

ЦСКА разорвал дистанцию // Армейцы увеличили преимущество в финальной серии Единой лиги ВТБ





Татарстанда бассейнда балалар агуланганнан соң җинаять эше ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанның Алабуга районы Хлыстово авылының физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейннында балалар агулаганнан соң, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү турында җинаять эше кузгаттылар. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, эшне тикшерү күзәтчелек ведомствосында аерым контрольгә алынган. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның Алабуга... Читать дальше...

Магнитогорск татарлары җыенында халык санын алу турында сөйләштеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Магнитогорск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Магнитогорск татарларының «Җыен-2021» чарасы үткәрелде. Төп тема — 15 октябрьдә башланачак Халык санын алу булды. Җыенда Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев катнашты. Ул Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде, дип яза конгрессның матбугат хезмәте . Читать дальше...

Удмуртия укытучысы: Әти-әниләрне, әби-бабайларны милли чараларга тартырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Юкамен районында яшәүче укытучы, депутат Мәрьям Арасланова белән Рилия Закирова әңгәмәсе чыкты. Мәрьям Яхия кызы Арасланова исеме газета укучыларга яхшы таныш. Аның көн кадагына суккан язмалары, укучыларының иҗаты газетабыз битләрендә еш урын ала. Әйе, ул — Юкамен районында яшәүче милләттәшләребезне илһамландыручы, татарлыкны саклауда җигелеп тартучы милләтпәрвәрләрнең берсе. Мәгариф өлкәсендә 24 ел эшләү дәверендә ирешкән уңышлары да байтак. Читать дальше...

Милли китапханәдә сәяси репрессия корбаннарына багышланган күргәзмә эшли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсенең классик уку залында сәяси репрессия корбаннарына багышланган китап күргәзмәсе эшли. Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ел саен 30 октябрь көнне сәяси репрессия корбаннары искә алына. Икенче каттагы классик уку залында бу темага багышланган китаплар белән таныша аласыз. Күргәзмә биредә октябрь буе торачак, диелә.

Ульяновск өлкәсендә яшәүче татар гаиләсе ташландык җирләрне эшкәртергә керешкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең « Өмет » газетасында Исхак Хәлимов Радищево район үзәгендә гомер кичерүче Юныс белән Зәйтүнә Бирюковлар гаиләсе белән таныштыра. Бәхетле пар — Юныс Абдулкадыйр улы белән Зәйтүнә Муталлиб кызы Бирюковларның гаилә корып бергә яши башлауларына киләсе елның февраль аенда 50 ел була. «Россия Федерациясенең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре» дигән почетлы исем йөртүче Зәйтүнә Муталлиб кызы шушы көннәрдә юбилейлы туган көнен дә билгеләп үтте. Читать дальше...

Әгерҗе мәдрәсәсендә татар теле дәресләре башлана

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 4 октябрь, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). 5 октябрьдән Әгерҗенең «Нур» мәчете каршындагы мәдрәсәдә татарча өйрәнергә теләүчеләр өчен татар теле курслары ачылды.  Курслар атнага ике тапкыр кич үткәреләчәк. Язылу өчен «Нур» мәдрәсәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аларны оештыруга карата сорауларны 3 октябрьдә сәгать 10да узачак җыелышта бирә аласыз. «Быелгы курсларда хәзерге заман татар телен өйрәнүдән тыш, иске татар телен, ягъни гарәп хәрефләре белән укырга, язарга өйрәнү, татар телен... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Сделано в СССР. Первое историческое ралли в Москве стартует 2 июня


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Парижские сюжеты: Медведев играл в кошки-мышки, Котов творил историю, Калинская заставляла нервничать Синнера


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об усилении совместных усилий России и Китая по борьбе с загрязнением пластиковым мусором





Путин в России и мире
Москва

Путин указал на важность союзнического взаимодействия с Азербайджаном


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск приостановил действие ДОВСЕ




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Столтенберг решил не встречаться с Зеленским в Брюсселе


Навальный в России и мире
Москва

Адвокатам Навального продлили арест



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Булат Окуджава

Виктор Астафьев, Булат Окуджава, Юлия Друнина, Борис Васильев – 100-летие литераторов-фронтовиков отметили в Стамбуле



Москва

СУЭК – победитель Всероссийского конкурса флагманов бизнеса

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net