Табиб: Салкында өшегәндә спиртлы эчемлек эчү зыян китерүе ихтимал
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Салкында өшегәндә спиртлы эчемлекләр куллануның файдасы юк. Болай эшләү, киресенчә, хәлне катлауландырырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Казанның 7нче номерлы хастаханә хирургы Вячеслав Филиппов хәбәр итте. «Алкоголь кан тамырларын киңәйтә, шуңа күрә кеше үзен җылынган кебек хис итә. Әмма киңәйгән кан тамырлары тәндәге җылылыкны күбрәк сарыф итә. Спиртлы эчемлекләр кулланган кеше урамда тизрәк туңа башлый. Читать дальше...