Хәрби очучы, Шәйморатов ордены кавалеры Илдус Халитов вафат
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). 22 июльдә 70нче яшендә хәрби очучы, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, Шәйморатов исемендәге орденнар кавалеры Илдус Минңебай улы Халитов вафат булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Илдус Халитов генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнүчеләр арасында беренчеләрдән булды. Бүләкләү 2020 елның 23 февралендә булды. Бүләкне республика башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.
Илдус Минңебай улы 1951 елның 22 мартында Күгәрчен районы Күгәрчен авылында туа. Алтын медаль белән авыл мәктәбен тәмамлый, ә 1972 елда Сызрань югары хәрби авиация училищесын алтын медальгә тәмамлый.
Илдус Халитов 1972 елда Германиядәге Совет гаскәрләре төркемендә хезмәт итә башлый, экипаж командиры, звено командиры, эскадрилья командиры урынбасары була. Аннары Карпат буе һәм Ерак Көнчыгыш хәрби округларында хезмәт итә. 1984 елда Ю.А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясен тәмамлап, Одесса хәрби округында хезмәт итә: штаб начальнигы, полк командирының беренче урынбасары була. 1986-1987 елларда Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша.